Стана стала победа Казани в борьбе за право проведения в 2013 году XXVII всемирной летней Универсиады, отметил Президент Шаймиев в своем послании Госсовету рт

Вид материалаДокументы
Подобный материал:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14
«МТ»-комментарий
Зинэтула Билялетдинов «Ак Барс»: «Должен сказать, что не совсем хорошо и правильно сыграли в третьем периоде, отсюда и отрицательный результат. Счет говорит сам за себя».
Андрей Хомутов «Динамо»: «Очень интересная игра, очень быстрая, очень тяжелая. Благодарен ребятам, что с первой секунды все старались и бились. Думаю, что это командная победа».





07.10.2009


Кунак көткәндә

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов 22-25 октябрь көн­нәрендә Казанда узачак "Россия – спорт державасы" форумының иң югары дәрәҗәдә оештырыласын әйтте.

Спорт чарасы турында Мәскәүдә Россия вице-премьеры Александр Жуков катнашында узган матбугат очрашуында сөйләделәр. Миңнеханов сорауларга видеоэлемтә аша җавап бирде.

"Казан – Россиянең спорт иң нык үсеш алган төбәкләреннән берсе, – дип сөйләде Александр Жуков. – Шуңа күрә беренче форум нәкъ менә Татарстан башкаласында узачак. Башка бер генә чара да спорт кебек берләштерүче көчкә ия түгел". Жуков фикеренчә, шундый чараларның берсе – Казанда башланган "Ефәк юлы" раллие ел саен уздырылырга тиеш. Бу фикерне Россия яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Виталий Мутко, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Республика Хөкүмәте башлыгы катнашучыларга Татарстанда соңгы елларда спортны үстерү өчен күрелгән чаралар һәм аларның нәтиҗәләре хакында бәян итте. "Бездә спорт социаль сәясәтнең төп юнәлеш­ләреннән санала. Быел республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы игълан ителү дә юкка түгел, – дип сөйләде ул. – Ә "Россия – спорт державасы" форумын иң югары дәрәҗәдә оештыру өчен кулдан кил­гән­нең барысын да эшләя­чәкбез". Сүз уңаеннан, форум кысаларында, Казанда Универсиада өчен төзелүче ике зур спорт корылмасын ачу да күздә тотыла. Бу спорт чарасына Россиядән – 1500, чит илләрдән исә 300 кеше килер дип көтелә. Моннан тыш, 17 халыкара спорт оешмасының башлыгы да катнашырга ризалык белдергән.


07.10.2009


Кече палатага – зур өмет

2011 елгы Универсиада узачак Шенжень шәһәрендә (Кытай) тагын 110 метро станциясе төзергә җыеналар. 2013 елгы ярышлар булачак Казанда исә биш станцияне ничек өлгертергә дип кайгыралар. Ә бит Татарстан башкаласындагы Универсиада дәрәҗәсе ягыннан Лондон Олимпиадасыннан да, Кытайдагы спорт чарасыннан да калышмаска тиеш дигән хыял да бар. Кичә Казан мэры Илсур Метшин Дәүләт Советында узган очрашуда Россия Дәүләт Думасының 2013 елгы Универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсе вәкилләренә әнә шул хыял һәм проблемаларны җиткерде. Татарстан җитәкчелеге олуг спорт чарасын оештыруда федераль үзәккә зур өмет баглый. Чөнки ярышлар Татарстанның гы­на түгел, Россиянең дә абруена йогынты ясаячак. Депутатлар берләшмәсе быелның язында төзелгән. Аңа Дәүләт Думасының барлык фрак­ция­ләреннән 36 кеше кабул ителгән. Берләш­мә белән якташыбыз Олег Морозов җи­тәкчелек итә, сәркатип вазыйфалары исә Илдар Гыйльметдиновка тапшырылган. Кичә парламентарийлар Казанга килеп, Универсиада корылмалары төзелеше белән танышты.

Әйтүләренә караганда, бер өлеше Татарстаннан сайланган Мәскәү кунаклары күргәннән бик канәгать калган. Хәер, бу гаҗәп тә түгел. Чөнки кайбер депутатлар моңа кадәр Универсиаданың, аның ни дәрәҗәдә зур проект булуын күз алдына да китермәгән бит. Халыкара студентлар спорты ярышы Россиядә соңгы тапкыр элеккеге СССР заманнарында – 1973 елда ук уздырылган. Димәк, дүрт елдан булачак Универсиада республика гына түгел, илнең дә абруена йогынты ясаячак. Шуңа күрә, шартын туры китереп, кунаклар алдында чыгыш ясаган җитәкчеләр федераль үзәктән зур ярдәм өмет итүен яшермәде. "Депутатлар безнең бу эшкә бик җаваплы каравыбызны тоярга тиеш, – дип сөйләде Татарстан Дәү­ләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин. – Без бик җитди эшкә тотындык". "Максатыбыз – зур бурычларны бергәләп хәл итү, – дип күңелдә өмет уятты Олег Морозов. – Әлегә чишеләсе проблемаларның очы-кырые юк. Бигрәк тә финанслау юнәлешендә".

Чыгыш ясаучылар эшне озакка сузмады һәм федераль үзәктән нәрсә өмет итүен әйтеп тә салды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, мәсәлән, корылмаларны төзү өчен киләсе елда 13 миллиард сум акча кирәклеген әйтте. Моннан тыш, ул Россия Дәүләт Думасы вәкилләреннән катнашучыларга виза ясау, аларны таможня аша уздыру кебек мәсьәләләрдә кулайлыклар булдыруны сорады.

Иң зур проблеманы исә Илсур Метшин телгә алды. Аның сүзләренә караганда, Универсиадага әзерлек барышында төп игътибар төзелеш, транспорт системасын яңарту, кадрлар әзерләү һәм җыелма командаларга спортчылар туплау мәсьәләләренә биреләчәк. Метшин транспорт проблемасына аерым тукталды. Чөнки аны хәл итү күпкә катлаулы һәм башкаларыннан ике тапкыр кыйбаткарак та төшә. Казанда транспорт саны нормадан 5,60 тапкырга күбрәк икән. 2013 елга кадәр исә бу күрсәткеч тагын да куркынычрак дәрәҗәгә җитәчәк. "Казан Универсиада уздыру хокукын яулау белән Санкт-Петербургта урнашкан махсус проектлау институтларының берсенә мөрәҗәгать иттек, – дип сөйләде башкала мэры. – Чөнки Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) бу мәсьәләдә катгый шартлар куя. Институт әзерләгән документ нигезендә, 228 чакрым юл салу һәм 37 транспорт киселеше корылмасын төзү өчен 100 миллиард сум чамасы акча таләп ителә". Универсиаданы оештыру комитеты башлыгы, Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов белән сөй­ләшкәннән соң әлеге сумманы 61,7 миллиард сумга кадәр киметкәннәр. Нәти­җәдә транспорт киселеше корылмаларының 15е генә төзеләчәк.

Әмма бу акчаның да вакытында килеп җитүе мө­һим. "Чөнки инде хәзер үк соңара башладык, – дип сөйләде Метшин. – Проектлау һәм төзелеш эшләрен дәвам итү өчен киләсе елда 10 миллиард сум акча кирәк". Казан башлыгы Мәс­кәү кунакларыннан Универсиада юлларын төзү өчен Россия бюджетында аерым сумма билгеләүне сорады. Телгә алынган акчаның аз яки күп булуын аңлау өчен, киләсе елның федераль бюджетында юллар төзү өчен нибары 40 миллиард сум каралуын белү дә җитә. Әл­бәттә, аның 25 проценты Казанга биреләсенә өмет зур түгел. Шуңа күрә безнекеләр бюджетта аерым маддә сорый да инде. "Кичекмәстән, теләсә нинди юллар белән акча табарга кирәк, – дип сөйләде Метшин. – Кризис беткәч, акча табылырга мөмкин. Әмма ул чакта соң булачак инде. Финансларга кытлык барлыгын беләбез. Тик Россия кебек бөек дәүләт мондый чара өчен чыгымнар кызганмаска тиеш дип уйлыйм". Бөек дәүләтнең Федераль җые­нындагы кече палата вә­килләре мәсьәләне яхшылап тикшерергә вәгъдә бирделәр.


08.10.209


Без спорт яратабыз

Билгеле булганча, 22-25 октябрь көннәрендә Казанда "Россия – спорт державасы" дип аталучы илкүләм форум узачак. Шул уңайдан Россия Президенты Дмитрий Медведев бу чарада катнашучылар, аны оештыручылар һәм бәйрәм кунакларына сәлам хаты юллады.

"Кадерле дуслар! Сезне "Россия – спорт державасы" форумы ачылу белән сәламлим, – диелә хатта. – Форумда Халыкара олимпия комитеты, Студентлар спортының халыкара федерациясе һәм башка дәрәҗәле спорт оешмалары катнашу 2014 елда Сочида узачак XXII Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарына әзерлек вакытында спорт үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышырга яхшы җирлек тудыра. Бүген илдә спорт инфраструктурасын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә: яңа стадион һәм бассейннар, шугалаклар һәм чаңгы юллары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелә. Гади халык арасында да спорт белән шөгыльләнүчеләр күп. Бигрәк тә яшьләрнең кызыксынуы артты. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, тән һәм җан гармониясенә ирешергә теләүчеләр көннән-көн күбәя.

Зур күләмле чараның нәкъ менә Казанда уздырылуы да әһәмияткә ия. Бу шәһәр үзенең спорт традицияләре белән танылган, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы да шушы калада узачак. Форум эчтәлекле доклад һәм бәхәсләргә бай булыр, яңа эшлекле элем­тәләр урнаштырырга, булганнарын тагын да киңәйтергә ярдәм итәр дип ышанам. Әлеге чара барышында әзерләнгән тәкъ­димнәрнең исә гамәлдә дә кулланылыш табачагына өмет­ләнәм. Сезгә уңышлар, кызыклы аралашу һәм спортта югары дәрә­җәләргә ирешүегезне телим".


13.10.2009


"Алтын"–"көмеш"кә баедык

Ралли-кросс буенча Россия чемпионатында Татарстан спортчылары җиңү яулады.

Бәйгенең Тольяттида үт-кән соңгы этабыннан соң "алтын" – Ирек Миннәхмәтовка, ә "көмеш" Рәсул Миңнехановка эләкте. Моннан тыш, Ирек Миннәхмәтов "югары" дивизионда да икенче урынны яулады. Әлеге Д1 классында җиңүне исә республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бәйрәм итте.

Ирек Миннәхмәтов сүз-ләренә караганда, бу сезонда ул ярышның ике генә этабында катнашмакчы булган. Тик икесендә дә җиңү яулаганнан соң, эшне ахырына кадәр җиткерергә карар кылган. Нәти-җәдә чемпион исеменә үк лаек булган.


14.10.2009


Форум Роггесыз узачак

Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) башлыгы Жак Рогге Казанда узачак "Россия – спорт державасы" форумына килә алмый. Аның алдан билгеләнгән эшләре бар икән – Рогге 22-25 октябрь көннәрендә узачак форумда катнашучыларга сәлам хаты җибәрергә вәгъдә биргән.

Ә ХОКны бу чарада Виталий Смирнов тәкъдим итә­чәк. Ул әлеге оешманың иң өлкән әгъзаларыннан берсе санала, моннан тыш, Россия Олимпия комитетының шә­рәфле президенты булып та сайланган. ХОКтан тыш, Казанга 20ләп халыкара спорт оешмасыннан вәкилләр килүе көтелә. Форум кунакларына исә волонтерлар ярдәм итә­чәк. 400ләп егет-кыз кил­гән кешеләрне каршы алу, кунакханәләргә урнаштыру, озатып йөрү кебек эшләрне башкарачак. Бу хакта Татарстан Яшь­ләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хәбәр итә.


14.10.2009


Татарча узыш

Татарның тагын бер милли спорт төре барлыкка килергә тора. Хәер, кайбер Сабантуйларда аны уздыралар да инде. Көрәш һәм ат чабышларыннан тыш, автоспорт ярышларын оештыру табигый вакыйгага әйләнеп бара. Моның юкка түгеллеген берничә көн элек тәмамланган Россия беренчелегендә Татарстан вәкилләре тагын бер кат раслады.

Инде хәбәр иткәнебезчә, безнекеләрдән Ирек Миңнәхмәтов белән Рәсүл Миңнеханов ил чемпионатының Д1А төрендә беренче һәм икенче урынны алдылар. Моннан тыш, Ирек Д1 дивизионында да көмеш медальгә ия булды. Ил беренчелегенең соңгы ярышлары Тольятти шәһәрендә узды. Алтынчы этап узышларында Рөстәм Миңнеханов та алтын медаль яулады. Әмма Хөкүмәт Рәисенә гомуми зачетта беренчеләр арасына эләгү өчен бу уңыш кына җитмәде. Хәер, моның сәбәбе дә бар бугай. Быелгы ярышларның нәтиҗәләреннән тәҗрибәле ветераннарның яшьләргә юл бирергә җыенуы аңлашыла. Моны егетләрнең халыкара ярышларда да яхшы чыгыш ясавы раслый. Тимур Тимерҗанов, мәсәлән, Европа чемпионатында Д1А дивизионында бронза медаль иясе булып танылды. Әлеге нәтиҗәләрне бик зур уңыш дип әйтергә була, чөнки егетләр мондый ярышларда әле тәүге тапкыр гына катнаштылар һәм үзләре турында бөтен автоспорт дөньясын шауларга мәҗбүр иттеләр. Әнә шул уңышлар уңаеннан Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында узган очрашуда танылган җырчы, автоспортта да ярыйсы гына танылу яулаган Салават Фәтхетдинов та яшьләрнең уңышларына сөенүе хакында сөйләде. Сүз уңаеннан, ул быелгы ярышларның ике этабында җиңү яуларга өлгергән.

Очрашуда төп игътибар Салаватка булды. Ә ул яшьләрне мактарга тырышты. "Башкалар Европада ниндидер уңышка ирешү өчен 4-5 ел узышалар, ә безнекеләр исә анда барды да беренче сезонда ук медальләр яулады. Тарихта әле андый хәлнең булганы юк иде. Яшермим, чит илләрдә бездән бик күпләр көнләшә. Хәзер аңлыйм: юкка гына бу спорт төрен без унбиш еллар элек күтәрә башламаганбыз икән". Яраткан җырчыбыз быел ярышларда әллә ни күп катнашырга җыенмаган. Әмма дуслары аны "куркыткан" булып чыкты. Баксаң, узган сезон ахырында ул Тольяттида җиңү һәм бабай булуы хөрмәтенә өстәл әзерләгән булган икән. Шул чакта автоспорт дөньясындагы коллегалары аңа "киләсе елга да катнашмасаң, быелгы җиңүеңне юкка чыгарачакбыз, танымаячакбыз" дип "янаганнар". Салават тагын бер сезон катнашырга булган һәм, инде билгеле булганча, янә җиңү яулады.

Сүз уңаеннан, җырчы улы Рөстәмнең дә автоспорт белән кызыксынуын әйтте. Әлегә малай хоккей белән мавыга икән. Димәк, шул ук Ирек һәм Рәсүлләргә инде бүгеннән үк алмаш әзерләнә. "Татарча көрәш һәм ат чабышлары белән беррәттән, безнең хәзер автоузышлар да милли спорт төрләре рәтеннән карала ала, – дип нәтиҗә чыгарды Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Бу егетләр максатка ирешүчәнлек, ныклык, тырышлык кебек татарга хас сыйфатларга ия".


20.10.2009


Казанга кемнәр килә?

23 октябрь көнне "Россия – спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү, Югары казанышлар спорты, 2014 елда Сочида үтәчәк XXII Олимпия кышкы уеннарына, XI Параолимпия кышкы уеннарына, 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм үткәрү советының өченче утырышы да булачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда балалар һәм үсмерләр спортына дәүләт ярдәме һәм Россия спортчыларын 2010 елда Сингапурда узачак I җәйге Олимпия яшүсмерләр уеннарына әзерлек хакында сөйлә­шәчәкләр. Казанга күпсанлы спорт "йолдыз"лары да киләчәк. Форум кунаклары – Ирина Винер, Валентин Писеев, Владислав Третьяк, хоккей буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов, суда йөзү буенча 4 тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов, фигуралы шуу буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина, Олимпия чемпионы, Россия Дәүләт Думасының Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Антон Сихарулидзе, спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Светлана Хоркина булыр дип көтелә. Совет утырышында дәүләт хакимиятенең федераль органнары җитәкчеләре, шул исәптән Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, Россия финанс минис­тры Алексей Кудрин, Россия икътисад министры Эльвира Нәбиуллина, Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин һәм башкалар катнашачак.


20.10.2009


Яңа нигез корыр вакыт

Казанга ике меңгә якын халыкны Универсиадага акча сорау түгел, ә тәҗ­рибә уртаклашу, республика һәм башкалада баш­карылган эшләрне күрсәтү өчен җыячаклар. Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган очрашуда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев "Россия – спорт державасы" форумының максатын әнә шулай дип аңлатты. Тәүге тапкыр уздырылучы һәм якынча 100 миллион сумга төшәчәк бу чараның бөтен ил спорты өчен әһәмияте булыр дип ышандыралар. Ә форумда алынган карарларның Универсиадага, ягъни безгә дә ярдәме тими калмас.

Россия, шул исәптән аның спорты да ике дистә ел чамасы яңа шартларда көн күрә. Әлбәттә, безнең спортчылар әле һаман дөньяда иң көчлеләрдән санала. Әмма соңгы җиңүләр СССР вакытында башкарылган эшнең нәтиҗәсе. Ә ул мирас таркала бара. Былтыр узган Пекин Олимпиадасы да әнә шуны раслады. Димәк, спортка яңа нигез корырга кирәк. Бәхеткә, моны ил җитәкчелеге дә аңлый. Чөнки спорт медальләр генә түгел, илнең горурлыгы да, халыкның кәефе, ә иң мөһиме җәмгыятьнең сәламәтлеген дә үз эченә ала. Әнә шул мәсьәләләрне хәл итәчәк нигезне Казанда булачак Универсиада, Сочида узачак Олимпиада алдыннан корып өлгерергә кирәк. Форумда әнә шул хакта сөйләш­әчәкләр. Сөйләшергә туры киләчәк, чөнки бу эшкә болай да соң тотындылар. Башта икътисадны яңа шартларга җайлаштырырга тырыштык, аннары сәясәт белән мавыгып алдык. Ә спорт читтәрәк кала килде. Россия футболчыларының Европа беренчелегендә бронза отуы, "Ак барс" белән "Рубин"ның ил чемпионы булып танылуы исә спортта проблемалар юк дигән сүз түгел әле.

Моннан безгә ни файда?

Беренче форумның ни өчен Казанда уздырылуын кичә журналистларга Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев аңлатты. "Без Универсиада уздырырга әзерләнәбез, Россия футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру хокукын отса, Казанда халыкара матчлар узарга мөмкин, Татарстан башкаласын "ил­нең спорт җәүһәре" буларак бәялиләр. Бу форум шәһәрне спорт каласы буларак тагын да ныграк танытырга ярдәм итәчәк", – дип сөйләде ул кичә Министрлар Кабинетында.

Инде хәбәр иткәнебезчә, моннан ике атна элек Татарстан Дәүләт Советында узган чарада Татарстан вәкилләре Россия Дәүләт Думасының 2013 елгы Универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Безнекеләр Мәскәү­дән 2013 елгы ярышларга тиешенчә әзерләнү өчен ярдәм сорады. Бу форум да Универсиада өчен акча табарга ярдәм итәчәкме? "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Марат Бариевка әнә шул соравын җиткерде. "Бу форум финанс ярдәм алу өчен уздырылмый, – дип җавап бирде министр. – Биредә яңа технологияләр, заманча чаралар турында сүз булачак. Төп максат спорттагы проблемалар турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу булачак. Спортны үстерү өчен дәүләт нинди чаралар күрергә җыена? Без әнә шул сорауларга җавап табылуына өмет итәбез. Белгечләребез исә бу чараларда катнашып, тәҗрибә туплый алачак. Ә иң мөһиме – форумда катнашучылар Татарстан һәм Казанның бу юнәлештә башкарган эшләрен бәяләячәк. Менә шуннан соң үзебезгә кагылган мәсьәләләрне хәл иткәндә җиңелрәк буласына өметләнергә мөмкин. Ә Дәүләт Советында сез телгә алган очрашуның нәтиҗәсе икенче көнне үк булды. Универсиадага әзерлек мәсьәләсен Дәүләт Думасындагы барлык фракцияләр күтәреп чыккан".

Күргәзмә, фильмнар һәм допинг

Иртәгә башланып, шимбәгә кадәр дәвам итәчәк форумда ике меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия Хөкүмәте әгъзалары да, төбәк башлыклары да, илдәге һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре дә булачак. Дмитрий Медведев исә форумның ачылыш тантанасында һәм Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спортны үстерү, Сочида узачак Олимпия һәм Паралимпия уеннары, Казан Универсиадасына әзерлек советы утырышында катнашыр дип көтелә. Бу чарада төп сүз үсмерләр һәм балалар спорты турында барачак. Ил башлыгы катнашачак башка чаралар әлегә тәгаенләнмәгән. Шулай да форум кысаларында Казанда ике яңа спорт корылмасы – Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән Көрәш сарае һәм Теннис академиясе эшли башлаячак. Комплексларның икесендә дә беренче ярышлар узачак. Форум кысаларында узачак зур чараларның тагын берсендә исә башкарма хакимият органнарының физик культура һәм спорт өчен җаваплы җитәкчеләре киңәшәчәк.

Казандагы илкүләм чара кысаларында фәнни-гамәли конференцияләр уздыру да күздә тотыла. Россиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко җитәкчелегендә узачак чарада, мәсәлән, укучыларның сәламәтлеге, уку йортларында физик тәрбия бирү турында сөйләшәчәкләр. Ә спорт мәктәпләре вәкилләре катнашында узачак конференциядә бу уку йортларының нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикер алышачаклар. Башка бер чарада Олимпия хәрәкәтенең абруен күтәрү һәм спорттагы җиңүләрне наркоманиягә каршы көрәштә файдалану юлларын эзләячәкләр. Фәнни-гамәли конференцияләрдә күтәреләчәк мәсьәләләр моның белән генә чикләнми. Башкаларында спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре һәм аның сәламәтлеккә йогынтысы хакында фикер алышачаклар. Спортны икътисадый үсешнең бер юнәлеше буларак тәкъдим итүчеләрне тыңлау да кызык булачак.

Форум кысаларында сигез "түгәрәк өстәл" утырышы оештыру да күздә тотыла. Алар дәүләт һәм спорт оешмалары арасындагы мөнәсәбәт, җыелма командаларны әзерләү кебек мәсьәләләргә багышланачак. Ә иң кызу бәхәсләр спорт медицинасы һәм допингка каршы көрәш проблемалары телгә алыначак чарада булыр дип көтелә. Форумда спортка багышланган күргәзмәләр һәм спорт фильмнары фестивале дә булачак.

Түрәләр форумы гына түгел

Татарстан исә студентлар спортын үстерү юнәлешендә туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашачак. 147 кешедән торган республика делегациясе вәкилләре барлык чараларда да катнашырга җыена. "Әлеге форум безнең белгечләр өчен менә дигән тәҗрибә уртаклашу урыны булачак", – дип өметләнә Марат Бариев.

Телгә алынган чараларның барысы да спорт юнәлешендә эшләүчеләр өчен. Форумга гади халыкны да җәлеп итмәкчеләр. Спорт сөючеләрнең бу көннәрдә "Йолдыз" нәфис гимнастика турнирында илнең Ольга Капранова, Дарья Кондакова, Евгения Канаева кебек иң гүзәл кызларын, Балтия һәм БДБ илләре спортчылары катнашында узачак билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә иң көчле егетләрне күрү мөмкинлеге булачак. "Динамо" стадионында Регби-7 буенча ил чемпионатының бишенче туры, җиңел атлетика буенча "Шиповка юных" үсмерләр беренчелеге узачак. Инвалидлар арасында баскетбол ярышлары исә бүген үк башлана. Чөнки башка бер генә чара да спорт кебек берләштерә алмый. "Россия – спорт державасы" форумында әнә шул хакыйкатьнең дөреслеген тагын бер кат расламакчылар.


23.10.2009


Сарай түгел, зал кирәк

Халыкның 40, ә мәктәп укучыларының 80 проценты спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Махсус стратегия төзеп, түрәләр 11 елдан әнә шундый күрсәткечләргә ирешү турында хыяллана. Ә моның өчен инновацияләрдән файдаланырга туры киләчәк. Кичә Казанда башланган "Россия – спорт державасы" форумы кысаларында узган чараларда әнә шул хакта сөйләделәр.

Форум кысаларында узган беренче зур вакыйга "Заманча спорт. Инновацияләр һәм ки­ләчәк" күргәзмәсен ачу тантанасы булды. "Форумның нәкъ менә шундый күргәзмә белән ачылуы игътибарга лаек, – дип сөйләде Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков тантанада. – Чөнки, башка тармаклардагы кебек үк, спортта да инновацияләрсез бернигә ирешеп булмый. Җитмәсә, ике зур чара – Казан Универсиадасы һәм Сочи Олимпиадасын уздырырга әзерләнәбез. Бу ярышларда заманча мөмкинлекләрнең барысы да кулланылачак. Шуңа күрә форум бик күп проектларның башлангычы булыр дип өметләнәм".

6 елда 750 бассейн?!

Форум кунакларын Россия Дәүләт Думасы һәм олимпиячеләр исеменнән Светлана Журова сәламләде. "Биредә барысы да спорт үсеше өчен эшләнә, – дип сөйләде ул. – Спортчылар яхшырак чыгыш ясасын, ә нәтиҗәләре югарырак булсын дигән максат куелган. Казанда исә Россия төбәкләренә тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек бирелә. Сер түгел, чит илдәгеләр безне Мәскәү һәм Санкт-Петербург аша гына күзаллый. Ә Россиянең күрсәтерлек мөм­кинлекләре бик күп. Әлбәттә, аны эшләү өчен инновацияләр кирәк". Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов исә форум башланыр алдыннан республикада зур вакыйгалар булуын искә төшерде: "Казан дәүләт университетына федераль университет дәрәҗәсе бирелде, ә "Рубин" "Барселона"ны җиңде. Без исә спортны үстерү өчен зур эшләр башкарырга кирәклеген аңлыйбыз".

Ничек икәнлеге хакында башка чарада сөйләштеләр. Россия физик культура һәм спортны үстерү федераль максатчан программасын, мәсәлән, 2020 елга кадәр озайтмакчылар. Илнең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Виталий Мутко бу карарга килүләрен документны тормышка ашыру чараларының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавы белән аңлатты. Программада илнең нибары 30 төбәге генә катнаша икән. Бу хакта ул башкарма хакимият органнарының физик культура һәм спорт тармагы өчен җаваплы җитәкчеләренең илкүләм семинар-киңәшмәсендә сөйләде. Программа буенча 2015 нче елга кадәр 4 меңгә якын спорт корылмасы, шул исәптән 750 бассейн төзү күздә тотыла. Бүгенге көндә спорт корылмалары бер үк вакытта 6 миллион кешене кабул итә ала. Чынлыкта исә бу күр­сәткеч ике-өч тапкыр зуррак булырга тиеш. "Моңа ирешү өчен 10-20 миллиардка төшәчәк зур сарайлар түгел, ә күп функцияле заллар төзергә кирәк. Эшебезне аңлап башкарырга вакыт", – диде министр.

Ким дигәндә өч дәрес

Спортта нәтиҗә булсын өчен күреләчәк чараларның зур суммалар таләп итми торганнары да бар. Әйтик, укыту системасы. Россиянең барлык мәктәп­ләрендә дә физик культура атнасына ким дигәндә өч дәрес булырга тиеш. Виталий Мутко кичә әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге укыту системасы камил түгел. Ә укыту программасына уен рәвешендәге спорт төрләрен кертергә җыеналар. "Минифутбол, баскетбол һәм волейбол. Бу өч проектка кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Бу төрләр белән барлык балалар шөгыльләнергә тиеш. Ярышларның ничек оештырылуы да канәгать­ләндерми. 2012 нче елдан, мәсәлән, балаларны күбрәк җәлеп итәчәк "сыйныфка-сыйныф" рәвешендәге бәйге­ләргә өстенлек биреләчәк".

Мутко сүзләренә караганда, халыкка физик культура һәм спорт тәрбиясе бирүнең илкүләм системасы барлыкка килергә тиеш. Аның кысаларында күре­ләсе чаралар тормышка ашырылган очракта тагын 11 елдан Россия халкының 40, ә мәктәп укучыларының 80 проценты спорт белән шөгыльләнәчәк. Мутко әнә шундый саннар китерде. "Уртак система булдырырга кирәк, – диде ул. – Һәр төбәкнең үз тәҗрибәсе бар инде, хәзер менә шуларны бергә туплыйсы калды". Күр­сәткечләрне үстерү гомуми бурыч. Шуңа күрә Мутко инвалидларны спортка җәлеп итүне дә төп максатларның берсе буларак телгә алды. Бүген аларның бары 3 проценты гына спорт белән шө­гыльләнә. Максат исә бу күр­сәткечне 20 процентка җиткерүдән гыйбарәт. Моның өчен һәр төбәктә паралимпия үзәкләре төзү күздә тотыла. Ә бүген инвалидлар өчен булдырылган спорт комплексларының икенче катта, ягъни бу кешеләр барып җитә алмаслык урыннарда урнашуы гадәти хәл.