Стана стала победа Казани в борьбе за право проведения в 2013 году XXVII всемирной летней Универсиады, отметил Президент Шаймиев в своем послании Госсовету рт

Вид материалаДокументы

Содержание


Чират – тенниста
Подобный материал:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14

24.10.2009


Чират – тенниста

Россия Президенты Татарстан башкаласындагы сәфәрен Универсиадага төзелгән корылмаларның берсе – Казан теннис академиясе белән танышудан башлады. Ике ел элек төзелә башлаган комплекс 8 ябык һәм 18 теннис мәйданчыгына ия, 3 мең тамашачыга исәпләнгән.

Халыкара теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битти Дмитрий Медведевка корылманың барлык таләпләргә туры килүен раслады. Россия Президенты биредә яшь теннисчылар белән очрашты. Балалар дәүләт башлыгына зур символик ракетка тапшырды. "Хоккей сезнеке, футбол сезнеке, хәзер теннис белән шөгыльләнегез", – дип мөрәҗәгать итте ил башлыгы булачак спортчыларга


24.10.2009


Җавап билгеле

Моннан тыш, Ил башлыгы Казанның Яңа Савин районында урнашкан 177нче мәктәптә дә булды. Россия Президенты уку йортының бассейнын карады, биредәге зур спорт залында баскетбол буенча ачык дәрестә булды, мәктәп каршындагы футбол кырында яшь спортчылар белән аралашты.

Дмитрий Медведев укучылардан атнасына ничә физик культура дәресе кирәк, дип кызыксынды. "Ким ди­гәндә өчәү", – дип җавап бирде алар. Россия Президенты исә балаларны сөендереп, Казан "Рубин"ының Чемпионнар Лигасында "Барселона"ны җиңүен Россия футболы өчен мөһим вакыйга дип телгә алды. "Сез, әлбәттә, булдырасыз, – диде Ил башлыгы. – Ә 4 нче ноябрьдә кем җиңәчәк?" Җавап билгеле инде – "Рубин".


24.10.2009


Нәрсә ул спорт?

Финанс авырлыклары булуга карамастан, төбәк бюджетларында спорт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Кичә "Россия – спорт державасы" форумында Дмитрий Медведев әнә шундый таләп куйды

"Башкарылган эшнең нә­тиҗәсе күренә, – дип сөй­ләде Россия Президенты. – Без бүген күр­гән мәк­тәптәге шартлар башка төбәкләрдә дә тудырылса, спорт буенча дөньяда беренче булачакбыз". Халыкара Олимпия комитетының иң югары бүләге – Олимпия орденына ия булган Минтимер Шәймиев исә спортның һәм "Без булдырабыз!" гыйбарәсенең мәгънәсен ачып сал­ды.

Яңача эшләргә вакыт җитте. Медведевның ачылыш тантанасында сөйләгән сүзләреннән әнә шул аңлашылды. "Бүген без Россиянең спорт традициясенә яңа нигез салабыз. Бирегә тө­бәкләр, халыкара спорт оешмаларыннан вәкилләр, танылган спортчылар һәм тренерлар, шулай ук Мәс­кәүдән "начальник"лар җыелды, – дип шаяртты Россия Президенты. – Барыбызны да спортны аңлау һәм аны күтәрү теләге берләштерә. Бу исә халыкның сәламәтлеге һәм илнең абруе дигән сүз".

Ил башлыгы Россия спортчыларының зур ярышларда һәрвакыт тарихи җи­ңүләр яулавын, меңгә якын Олимпия рекорды куюын искә төшерде. "Әлбәттә, мондый уңышлар белән горурланмый мөмкин түгел, – диде ул. – Бүгенге спортчыларыбыз да калышмый. Халыкның спортка күбрәк тартылуын да әйтми мөмкин түгел. Федераль һәм төбәк программалары кысаларында яңа спорт корылмалары төзелә. Әмма бу гына аз. Бик күп эшләр башкарасы бар әле. Шуңа күрә төбәк бюджетларында, финанс кыенлыклары булуга карамастан, физик культура һәм спорт тармагы өстенлекле юнәлешләрдән берсе булырга тиеш. Спорт белән шөгыль­ләнү өчен яхшырак шартлар тудыру теләге булган төбәк­ләрдә нәтиҗәләр бар. Әйтик, Казанда. Бүгенге форумның Татарстан башкаласында узуына шатмын. Казан инде бүген үк үзенең спорт традицияләре белән танылу яулады. Бөтен ил "Ак барс" һәм "Рубин" җиңүләре белән горурлана".

Россия Президенты тантанага килер алдыннан башкаладагы 177нче мәктәпкә баруы хакында да әйтте. "Әгәр башка төбәкләрдә дә мондый уку йортлары булса, дөньяда спорт буенча беренче урында булыр идек", – дип сөйләде ил башлыгы. Медведев фикеренчә, һәр ишегалдында спорт белән шөгыльләнерлек шартлар тудырырга вакыт җитте. Шу­ңа күрә спорт клублары һәм түгәрәкләре, аларда шөгыльләнүче балалар һәм әти-әниләр санын арттырырга кирәк. Шундый ук таләпләр югары уку йортларына да куела. "Университетларда спорт дәресләре һөнәри белем юнәлешләреннән калышмаска тиеш. Әнә шул вакытта гына чын шәхес тәрбияләп була".

Вузлар дигәннән, Дмитрий Медведев Казан дәүләт университеты базасында Идел буе федераль университеты төзү турында указ имзалавын да искә төшерде. "Әле­ге вакыйга тагын бер кат бу уку йортының зур абруйга ия булуын күрсәтә", – диде ул.

Форумны оештыру комитеты башлыгы, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Алексей Жуков әлеге чараны уздыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шунда ук республика башлыгына бүләк тә ясадылар, аңа Халыкара Олимпия комитетының (ХОК) иң зур бүләге – Олимпия ордены бирелде. ХОКның вице-президенты, Россия Олимпия комитетының мактаулы президенты Виталий Смирнов һәм халыкара оешманың тагын бер вәкиле, милләттәшебез Шамил Тарпищев тарафыннан тапшырылган бүләккә моңа кадәр Борис Ельцин, Владимир Путин, Нельсон Манделла, Индира Ганди кебек кешеләр лаек булган. Минтимер Шәймиев сөенүен яшермәде һәм моның сәбә­бен дә ачып салды. "Бүген дөньядагы төрле милләт, дин кешеләрен башка бер генә идеология дә спорт кебек берләштерә алмый, – диде ул. – Иң мөһиме: халык мәҗбүри рәвештә түгел, ә хезмәт, көрәш аша рәхәт күңел белән берләшә. Спорт, мөгаен, илнең һәм аның халкының көндәш­леккә сәләт­лелеген раслаучы иң яхшы нәрсәдер".

Республика башлыгы форумның исеме дөрес сайлануын да билгеләп узды. "Ул Россиянең катлаулы үзгә­решләр аша узып, үзен бөек спорт дәүләте итеп күрсәтү дәрәҗәсенә җиткәнлеген раслый, – диде Татарстан Президенты. – Без республикада 6 ел элек "Без булдырабыз!" дигән шигарь игълан иттек. Һәрбер кеше, мин булдырам дип, үз-үзенә ышаныч арттыра, без бер­гәләп, чыннан да, күп нәр­сәне булдыра алабыз. Универсиаданы уздыру да җиңел булмаячак, ләкин без спорт белән рухланабыз, безнең кулдан бар да килә".


24.10.2009


Тәртип булсын. Дмитрий Медведев түрәләрдән тәртип урнаштыруын таләп итте

Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Дөрес, бик озак шөгыльләнергә туры киләчәк. Форумның ачылыш тантанасыннан аермалы буларак, Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында Дмитрий Медведев түрәләргә кырыс таләпләр куйды. Ул түрәләрдән тәртип урнаштыруны таләп итте.

Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 ел­да Сочидагы XXII кышкы Олимпия уеннары һәм 2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны үт­кәрү Советы утырышы Казан Ратушасында узды. Төп мәсьәлә балалар һәм үсмер­ләр спортын үстерүгә бәйле иде. Медведев сүзләренә караганда, соңгы елларда башкарылган эшнең нәтиҗәсе юк түгел. Әмма башка күр­сәткечләр дә бар. "Россиядә биш мәктәпнең берсендә спорт залы юк! Яхшы мәк­тәпнең спорт залы булмавы мөмкин хәл түгел" – дип сөйләде Медведев. Аның фикеренчә, университетлар белән дә шул ук хәл. Президент фикеренчә, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылмаган вуз югары уку йорты дип санала алмый. Илнең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко спорт залы булмаган мәктәпләрнең кайберләрен­дә укучылар санының унга да тулмавын әйтеп акланырга маташты. "Ә нәрсә, алар балалар түгелмени?" – дип аптырады Медведев. – Менә бүген без булган мәктәп күп­тәнге районда төзелгән. Шу­ңа да карамастан, спорт корылмалары өчен дә җир табылган. Ә бит алар урынына йортлар, офислар да калкып чыгарга мөмкин иде. Эре шәһәрләрдә мондый хәлне күз алдына китерәсезме? Юк шул. Тәртип булмавы турында сөйли бу. Сүз­ләремне бирегә килмәгән җитәкчеләр дә ишетер дип өметләнәм".

Президент тәртип булмаудан килеп чыккан тагын берничә санны телгә алды. Россия укучыларының 80 процентының физик активлыгы түбән булуы ачыкланган. Балаларның өчтән икесе хроник авырулардан интегә. Мәктәп тәмамлаучыларның бары 10 процентын гына тулысынча сәламәт дип әйтергә мөмкин. "Без балалар һәм үсмерләрнең күпчелеге спорт белән шөгыльлә­нә алсын өчен барысын да эшләргә бурычлы. Бу юнәлештә федераль программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәк", – дип ышандырды Россия Президенты. Сүз уңаеннан, дәүләт, кирәк­ле чараларны тормышка ашырып, 11 елдан халыкның 40 процентын даими рәвеш­тә спорт белән шөгыльләнү­гә җәлеп итмәкче. Узган ел, мәсәлән, бу күрсәткеч 15,9 процент кына булган.

Медведев моның өчен спорт корылмалары, ярышлар саны арттырылачагы турында сөйләде. Әмма иң беренче эш итеп мәктәпләрдә­ге физик культура дәресләрен арттыру күздә тотыла. Аны икедән өч сәгатькә җиткерү турындагы тәкъдимне кайбер төбәкләр тормышка ашырган инде. "Әгәр кабул итүчеләр бар икән, димәк әлеге тәкъдимне мәҗбүри кагыйдәгә әйләндерергә ки­рәк". Медведев фикеренчә, спорт белән шөгыльләнүчеләрне арттыру эшенә матбугат та үз өлешен кертергә тиеш. Иң көтелмәгән яңа­лыкны исә Россия Президенты профессиональ спортчылар әзерләү турында сөйлә­гәндә җиткерде. Ил башлыгы фикеренчә, түрәләр спорт федерациясе башлыгы була алмый. "Бу оешмаларны профессионаллар җитәкләр­гә тиеш, – дип сөйләде ул. – Үзләренең спорт төрләре турында тәүлек буе кайгырта торган кешеләр. Безгә ыштан туздырып, чит ил командировкаларыннан кайтып кермәүчеләр кирәкми. Телиләр икән, түрәләр, спорт федерацияләренең химаячеләр советын җитәкләсен. Үзгәрешләр кертү өчен бер ай вакыт бирәм. Бу барыгызга, шул исәптән, профильле министрга да кагыла". Билгеле булганча, Россиянең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Виталий Мутко илнең футбол берлеген җитәкли.

Совет утырышында чыгыш ясаучылар арасында моңа кадәр уздырылган чараларда кабул ителгән карарларның үтәлмәвеннән зарланучылар булды. "Бер үк мәсьәләләрне кабатлап утырабыз", – дип сөйләде танылган спортчы Ирина Роднина. "Ә безгә аларны һәрвакыт кабатларга туры килә­чәк, – дип нәтиҗә чыгарды Дмитрий Медведев. – Без мондый чараларга бер-беребезгә карап утыру түгел, ә катнашучылар тикшерелгән мәсьәләнең мөһимлеген аң­ласын, чаралар күрелсен өчен җыелабыз. Вәзгыятьне тиз генә үзгәртеп булмаячак. Без моның белән һәрвакыт шөгыльләнергә тиеш. Сезгә Кытай спортчыларының кагыйдәләрен исәпкә алырга тәкъдим итәм: тырышып шөгыльлән, гадел уйна, пөх­тә һәм тәртипле бул, тәмәке һәм хәмердән ерак тор, гашыйк булма, гаилә корырга ашыкма, анархиягә каршы көрәш. Әйдәгез, анархиягә каршы көрәшик – тәртип булсын".


26.10.2009


Уңышлы сынау

Форум Татарстан, бигрәк тә Казан халкы өчен имтихан булды. Спортчылар нинди уңышларга ирешә алуын, түрәләр мондый чараларны оештыра белүен, башкала халкы исә зур вакыйгаларга әзер булуын раслады. "Россия – спорт державасы" Универсиадага әзерлекнең бер этабына әверелде. Зур кунаклар куйган билге безне сөендерсә, Казанда кабул ителгән карарлар бөтен ил халкына файдалы булыр дип өметләндерәләр.

Форумның төп өлеше шимбә көнне тәмамланды. Пленар утырышта Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков Казандагы чараларның эшлекле рә­вештә узуын һәм кыска гына вакыт эчендә күптән көн кадагында булган мәсь­әлә­ләрнең тикшерелүен әйтте. Форумның оештыру комитеты башлыгы вазыйфаларын да башкарган Жуков республика җитәкчелегенә аерым рәхмәтен җиткерде. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исә бу чараның Казанга тагын әй­ләнеп кайтасына өметләнүен яшермәде.

Кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта әлеге тәкъдимгә мөнәсәбәтен Россия Президентының Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Кулаковский белдерде. "Форумны уздырырга теләүчеләр аз түгел. Ә инде Татарстан мөрәҗәгать итә икән, сезнең тәкъдим беренче чиратта исәпкә алыначак, – диде форумның оештыру комитеты башлыгы урынбасары. – Сезнең нинди эшләр башкаруыгызны күрдек. Нәрсә эшләргә сәләтле булуыгызны аңладык. Форум мөмкин булган иң югары дәрәҗәдә узды".

Россия Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов та чараның әһәмиятен билгеләп узды. Депутат сүзләренә караганда, форумда сөйләнгәннәр сүз генә булып калмасын өчен законнарга үзгәрешләр кертү көтелә.

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев исә чил ил вәкилләренең Казанда күргәннәрдән хәйран калуы хакында әйтте. Моңа кадәр Россиядә Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала башка шәһәрләр булуын күз алдына да китерә алмаган халыкара федерация вәкилләре үзләренең тәкъдимнәрен дә ясаганнар. Әйтик, башкалада 2010 елда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты уздырылырга мөмкин. Спортның әлеге төре буенча халыкара федерацияләр президенты Ламьен Диак әнә шундый фикер әйткән. Моннан тыш, чит ил кунагы башкалада җиңел атлетика үзәге төзү тәкъдиме ясаган. Бүген дөньяда әнә шундый нибары 9 гына төбәк үзәге бар икән.

Чаллыдан – Казанга

Берничә көн дәвамында җыелган сорауларга исә шимбә көн узган матбугат очрашуында Россиянең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Виталий Мутко җавап бирде. Әлбәттә, беренче сорау форумда тикшерелгән төп мәсьәлә – балалар һәм үсмерләр спорты белән бәйле иде. Министр фикеренчә, Россия мәктәп­ләрендә атнага ким дигәндә 3, хәтта 4 сәгать физик культура дәресе укытылырга тиеш. "Иң мөһиме – бу дәресләр балалар өчен кызыклы булсын, – дип сөйләде Мутко. – Һәр кеше спортчы булсын дигән максат юк. Бу дәресләр балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтергә тиеш. Моны сабыйлар түгел, өлкәннәр дә белеп бетерми. Икенчедән, балалар үзе теләгәнен сайлап ала алсын өчен, аларны спорт төрләре белән таныштырырга кирәк. Өченчедән, бала селкенергә тиеш. Күп очракта исә сабыйларга андый мөмкинлек тудыра алмыйбыз". Журналистлар белән аралашканда Мутко илнең 53 төбәгендә балалар тренерларының уртача 6 мең сум хезмәт хакы алуы хакында да сөйләде. Шул ук вакытта сабыйлар белән эшләүче тренерларга 150шәр мең түләүчеләр дә бар. Мутко фикеренчә, тренерларга түләнәсе акчаның минималь күләмен билгеләргә вакыт җиткән.

Форум барышында вузларда да вәзгыятьнең шәптән түгеллеге күп тапкырлар кабатланды. Хәтта спорт вузларында да. Аларны яңартып кору өчен киләсе биш елда ел саен икешәр миллиард сум акча сарыф итү күздә тотыла. "Чөнки кайбер уку йортлары матди-техник яктан бик нык артта калган, – дип сөйләде федераль министр. – Йөзү дәресе бар, ә бассейннары юк. Чаллыда урнашкан Кама дәүләт физик культура институты белән дә шул ук хәл. Вуз гади мәктәп бинасында урнашкан, ә ректор нәрсә эшләргә белми аптырый. Татарстан Президенты белән очрашып, уку йортын Казанга күчереп, белем бирүне биредә төзелүче спорт корылмалары базасында алып бару турында килештек". Кичә әлеге мәсьәләгә Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев та ачыклык кертте. "Чыннан да мондый эш башкарылачак. Әмма үзгәреш­ләрдән студентлар зыян күрергә тиеш түгел, – диде ул. – Бүгенге студентлар укуларын Чаллыда дәвам итәчәк. Яңаларын Казанда кабул итә­чәкбез".

Ә минем урынга кем?

Журналистларның барысын да кызыксындырган сорау спорт федерацияләре белән бәйле иде. Инде хәбәр иткәнебезчә, Дмитрий Медведев түрәләргә бүгенге вазыйфаларыннан китү өчен бер ай вакыт бирде. "Федерацияләр хакында Россия Президенты белән 6 ай элек үк сөйләшкән идек, – диде В.Мутко. – Тулаем алганда, Дмитрий Медведев белән килешәм. Килешми хәлем дә юк. Чыннан да спорт федерацияләрен әлеге төрләр буенча профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнерлек кешеләр җитәкләргә тиеш. Министр яки эре бизнесменнар барлык проблемаларга да игътибар бирми. Ә теге яки бу федерациянең башкарма комитеты вәкиле буласың икән, елга ким ди­гәндә 150-160 көнне халыкара эшчәнлеккә багышларга туры килә. Олы дәрәҗәдәге чараларга федерациядәге төп кеше йөрми икән, оешманың абруе кими. Шул ук вакытта кайбер министрлар арасында үз эшен лаеклы рәвештә башкаручылар да бар".

Сүз уңаеннан, Мутко үзе Россиянең футбол берлеген җитәкли. Аның тел төбеннән бу вазыйфадан бик үк ки­тәргә теләмәве сизелде. "Узган ел ФИФА башкарма комитетына әгъза буларак кабул ителдем. Блаттер һәм Платини белән яхшы мөнә­сәбәтләр кордык. Ә хәзер үз урыныма кемне җибәрим? – дип сөйләде ул. – Президент дөрес бурыч куйды. Әмма аны ничек башкару турында Хөкүмәт рәисе белән дә очрашып сөйлә­шәчәкмен".


02.11.2009


Спортчылар районы

Әлмәттә яшәүчеләр спорт белән һәрвакыт дус. Узган атнада гына район спортчылары әлеге өлкәдә әллә ничә җиңүгә ирешкән. 23 октябрь көнне биредә мини-футбол буенча ярыш үткәрелгән. Мәйданда җәмәгать тәрбиячеләре, ветераннар һәм начар гаиләләрдә тәрбияләнүче үсмерләр үзара көч сынашкан. Беренче урынга тәрбиячеләр лаек булган. 22-25 октябрь көннәрендә Казанда үткәрелгән өстәл теннисы буенча Россиякүләм турнирда да әлмәтлеләр командасы икенче урын алган. Моннан тыш Әлмәттә бильярд остасын да билгеләгәннәр. Шахмат ярышында исә ветераннар да бик теләп катнашкан.


02.11.2009


Гаҗәп бәйгедә – көтелгән нәтиҗәләр

Кризис көрәшчеләрне тыныч булырга өйрәт­кән. Атна ахырында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына узган ярышларга әнә шундый нәтиҗә чыгарырга мөм­кин. Бәйгедә сенсацияләр дә булмады, бәхәс­ләрне хәл итү белән шө­гыльләнүче аппеляция жюрие дә эшсез утырды. Чөнки хөкемдарларның бер генә карары да сорау тудырмады. Ә кискенлек өчен барлык шартлар да бар иде.

Ел инде ахырына якынлашса, көрәш сезоны ачылып кына килә. Министрлык призына уздырылучы бу бәйгене күпләр тәүге турнир буларак кабул итә. Әлбәттә, һәркемнең сезонны җиңү белән башлыйсы килә. Турнирдагы очрашуларның кискенлеген арттырырга башка сәбәпләр дә җитәрлек. Кризис, ә менә җиңүчеләргә бирелә торган акча күләме кимемәгән. Үз авырлыкларында алга чыккан егетләргә 30, 20, 15 һәм 10 мең сум түләнә. Уртакул көрәшчеләргә дә тырышырга кирәк. Чөнки беренче биш командага да 100, 80, 70, 60 һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә. Ә инде Татарстан Хө­күмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, милли кө­рәш федерациясе башлыгы Марат Әхмәтовның узган елгы күрсәткечләрен яхшырткан биш районга аерым премия вәгъдә итүе кискенлекне тагын да арттырып җибәрде.

Теләче – Балтач – 2:0

Тик сенсацияләр булмады. 60 килолы көрәшчеләр арасында чемпион исемен Нәфис Миңнебаев яулады. Яңа Чишмә егетенә финалда Рүзил Ганиев белән очрашырга туры килде. Актанышта туып, бүген Әлмәт өчен көрәшүче бу егет әле узган атнада гына Ташкенттан билбаулы көрәш буенча бронза медаль отып кайтты. Әмма татар көрәшенең үз кануннары. Биредә титулларга карап тормыйлар. Рү­зил кебек үк спорт остасы исемен йөртүче Айнур Гыйс­саметдинов (быел Казан дәүләт аграр университеты өчен чыгыш ясады), мәсә­лән, быелгы ярышта өченче урын белән генә канәгать­ләнде. Дүртенчедә Буадан Илдар Җамалетдинов. Егет үзе дә, фамилиясе дә өмет уята.

70 килолы көрәшчеләр арасында исә яшьләр ут уйнатты. Биредә өлкәннәргә хөрмәт бар, әмма рәт юк. Өченче урын өчен барган алышта Буадан 23 яшьлек Марсель Җамалетдинов үзен­нән җиде яшькә өлкән­рәк Зөлфәт Вәлиевне (Әл­мәт) отты. Ә финалда Теләчедән Илдар Гыйниятуллин белән Балтачтан Ранил Габдрахманов очрашты. Беренчесенә – 22, икенчесенә 30 яшь. Теләче егете көчлерәк булып чыкты. Ранил исә тамашачысын үзенең яшьрәк чакларын искә алып юанырга мәҗбүр калдырды.

Алардан соң да мәйданда Теләче – Балтач көндәш­леге дәвам итте. Финалда Ра­ил Нургалиев белән Ринат Хәйретдинов очрашты. Раил 80 килолылар арасында һичшиксез лидер. Моңа кадәр җиңелрәк үлчәүдә чыгыш ясаган Ринат Теләче егетенә каршы тора алмады. Әмма кече Хәйретдиновның җиңе­лүендә башка сәбәпләр дә бар. Абыйсы Айдар келәм­нән киткәч, тамашачы Ринаттан да шундый ук уңышлар көтә, хәтта ки таләп итә. Миңа калса, егеткә әнә шул җаваплылык та басым ясый. Энесе яшендә инде күпне күрсәтергә өлгергән Айдар исә бүгенге ярышларны чит­тән генә күзәтергә мәҗбүр. Ә бит әле бүген дә күпне күр­сәтә алыр иде. Күзләрендә, энесе һәм якташлары көрәш­кәндә күңеле белән келәмгә чыкканда әнә шул чагыла.

Хөкемдарлар ник ачулана?

Айдар үзе дә сагына, аны да сагыналар. Әмма 90 килода бүгенге алышлар да гаҗәп матур уза. Бу авырлыкта Ташкенттагы дөнья чемпионатыннан ике алтын медаль яулап һәм шуны берсен үзбәкләрнең милли көрәшендә отып җирле халыкны шаккатырган Илнар Әхмәтҗанов бар. Балык Бис­тәсе егете җиңүләре санын үзе дә төгәл генә хәтерләми. Аның каравы җаваплылык барлыгын яхшы белә. Хәй­ретдинов китүе, Чаллының җиңелмәс батыры Айрат Гыйлаев та карьерасын тә­мамлау турында кабатлавы төп игътибарны Илнарга юнәлтә. "Андый җаваплылык барлыгын үзем дә сизәм, – ди Әхмәтҗанов. – Кайбер ярышларда артык ватылмыйча гына җиңү яуларга тырышабыз. Тамашачы мо­ны тиз сизеп ала. Хәтта хө­кемдарлар да ачулана". Илнар былтыр тренерлык бе­лән дә ныклап шөгыльләнә башлады. Шуңа күрә үзе генә түгел, башкалар турында кайгыртуы да сизелә. "Ма­тур көрәш матур итеп түләгәндә була, – дип фикер йөртә ул. – Ул вакытта алдан сөйләшүләр дә, башкасы да булмый. Җиңгән көрәшчегә 100 мең түлиләр икән, җиң­дерсен өчен аңа 200 мең бирмәячәкләр. Югары үлчәү­дәге егетләрне махсус оттыруда гаеплиләр. Оттыра, әл­бәттә, аларның да яшисе килә бит. Көрәшченең тырышлыгы тиешенчә бәя­лән­сә, күп проблемалар юкка чыгачак".

Быелгы финалда Илнарга Кама Тамагы егете Лениз Абдуллин белән очрашырга туры килде. Бер караганда, Әхмәтҗановның өстенлеге һәркемгә билгеле кебек, әмма егетләр кайчандыр бер командада чыгыш ясап, бер-берсен бик яхшы өйрәнергә өлгергән көрәшчеләр. Шуңа күрә финал бәйгесе ахырга кадәр тигез барды. Әмма алыш тәмамланырга җиде-сигез секунд калып барганда Әхмәтҗанов көндәшен чистага атты. Өченче урында "Вамин-Мамадыш" командасы өчен чыгыш ясаган Илнур Галимов, дүртенчедә – Кукмарадан Илфат Хәбибуллин.

Ильяс тәртип урнаштырды

100 килолы көрәшчеләр арасында сенсация булмады. Әлмәттән Фәнил Минһаҗевның Тукайдан Тәлгать ­Гыйлметдиновны отасына шикләнүчеләр юк иде. Өченче һәм дүртенче урыннарда исә Кукмара егетләре – Зөлфәт Хәсәнов белән Илмар Шәй­мәрданов. Дөрес, Зөлфәт соңгы ярышларда Биектау районы өчен чыгыш ясый.

Татар көрәшендә авыр үлчәүләрдәге алышларны каравы кызык түгел. Ильяс Галимов исә соңгы вакытта әнә шул фикерне җимерү белән шөгыльләнә. Авыр үлчәү икегә бүленгәч, Әлмәт батыры 130 килолылар арасында һичшиксез лидер. "Биредә тәртип урнашты. Хәзер сиңа Мухамов белән Аббасовны куркытырга вакыт", – дип киңәш бирүчеләр дә бар Ильяска. Галимов исә ашыкмый. Быелгы финалда, мәсәлән, ул Радик Фәйзуллинны (Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты) чистага атып бәрде. Өченче урында Теләчедән Зөлфәт Ибраһимов, дүртенчедә Кукмарадан Фәнил Исмәгыйлев.

"Легион" – беренче

Ә алыпларда яңа мода. Рөстәм Мухамов та, Илдар Габбасов та чәч үстерә, егет­ләр яшәреп тә киткән кебек әле. Хәер, Ташкенттан ике алтын медаль белән кайткан Нурлат батырының планнары да яшьләрчә. "Моңа ка­дәр дөнья чемпионатларында беренче урынны яулый алмадым, – диде ул фикер­ләре белән уртаклашып. – Ме­нә быел, ниһаять, бәхет елмайды. Башта максатым чемпионлык иде. Хәзер исә атказанган спорт остасы исеме турында хыялланам. Ә мо­ның өчен тагын бер тапкыр дөнья чемпионы булырга кирәк. Яшь тә бара, көн­дәшләр дә арта. Шуңа күрә соңга калырга ярамый". Таш­кенттан Мәскәү һәм Ульян аркылы туры Казанга кайткан Илдар финалда төп көндәше Рөстәм белән очрашты. Мухамов оттырырга мәҗбүр булды. Әмма Әлмәт районының Ямаш авылы халкы бу җиңелүгә борчылмасын. Аларның якташы Рөстәм дөнья чемпионына оттырды бит. Бу авырлык үлчәвендә – Менделеевтан Владислав Гудоковский өченче, ә Кама Тамагыннан Ильяс Минвәлиев дүртенче булды.

Җиңүчеләр исемлегенә күз йөртеп чыккач, командалар арасында кемнең алга чыгуы шунда ук аңлашыла. Әлмәт беренче. Нефть төбә­ге уңышка ирешүнең үз ысулын тапты: алар "легионер"лардан оста файдалана. Мо­ңарчы Рүзил Ганиев, Айнур Әнвәров, Ильяс Галимов, Рөстәм Мухамов белән килешү төзегән әлмәтлеләр быел тагын бер көчле кө­рәш­чегә баеган. Алар өчен хәзер тумышы белән Актаныштан булган, Казанда укыганда Киров районы данын яклаган Руслан Нургалиев та чыгыш ясый.

Икенче урындагы Теләчедә исә вәзгыятьнең нәкъ киресе күзәтелә. Район бу ярышларда берьюлы өч команда белән катнашты. Төп составтан тыш, әле "ВАМИН-Теләче" (6 урын), "Нива-Шәдке Теләче"нең (18 урын) уңышы да игътибарны җәлеп итә. Кукмара һәм Балтачның тотрыклылыгы аларга өченче һәм дүртенче урыннары алып килде. Казан дәүләт аграр университетының бишенчегә күтәрелүе исә бу уку йортында милли көрәшнең кабат уянасына өмет бирә. Ә алдан әйтелгән биш премияне Апас (узган елгы 38нче урыннан быел 8нче урынга күтәрелгән), Балык Бистәсе (31 – 10), Әтнә (41 – 14), Мөслим (28 – 16) һәм Сарман (33 – 17) командаларына бирделәр.