Стана стала победа Казани в борьбе за право проведения в 2013 году XXVII всемирной летней Универсиады, отметил Президент Шаймиев в своем послании Госсовету рт

Вид материалаДокументы
Подобный материал:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   14

11.11.2009


Февраль – теннис ае

Киләсе елда Казанда беренче тапкыр АТР классификациясендәге (профессиональ теннисчылар ассоциациясе) "Challenger" халыкара теннис турниры үтәчәк.

Бу хакта кичә АТР инспекторы Валерий Лутков хәбәр итте. Татарстан башкаласына дөньяның 50 илен­нән 100дән артык спортчы килер дип көтелә. Турнир 1 февральдән 7сенә кадәр узачак. Ә сайлап алу этабы 30 һәм 31 гыйнварга билгеләнгән. Теннисчылар Казан теннис академиясендә көч сынашачак. Әлеге бинаны Валерий Лутков үзе дә карап чыкты. Аның сүзләренә караганда, Казан Россиянең теннис үзәгенә әйләнә ала. "Сезнең моңа бөтен мөмкинлекләрегез дә бар", – диде ул. Ярышның приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә. Моңа өстәп, спортчылар Казанда бушлай яшәячәк. "Challenger" ярышлары теннисчылар арасында ел дәвамында берничә тапкыр үт­кәрелә. Турнир яшь спортчыларга һәм икенче төр­кемдә чыгыш ясаучыларга төп бәйгеләргә эләгү өчен очколар җыярга ярдәм итә. Бүген дөньякүләм билгеле теннисчыларның күбесе спорт юлын нәкъ менә "челленджер"дан башлаган.


13.11.2009


Хәрәкәттә – бәрәкәт

Кичә "Иман" ислам мәдәнияте мәркәзендә "Ислам һәм спорт" дигән конференция булып узды. Анда 2013 елда башкалабыз Казанда уздырылачак студент яшьләр универсиадасында мөселман яшьләрне дә актив катнаштыру зарурлыгы күтәрелде.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл булуын яшьләр яхшы аңлый. Шул ук вакытта проблемалар да юк түгел. Уку йортларында физкультура дәресләрен ислам әхлагына туры китереп укыту зарур.

– Бу тиешле спорт киеменә һәм кызлар арасындагы кайбер ярышларны аерым залда уздыруга гына кайтып калмый, – дип сөйләде, мәсәлән, Казан педагогия көллиятенең һәм 27 нче мәктәпнең физкультура укытучылары Мансур Бикморатов белән Камил Галиуллин. Чынлап та, мөселман яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бәлкем аерым спорт заллары булдырырга кирәктер. Анда тәхарәтханә дә, намаз уку бүлмәсе дә булырга тиеш, ләбаса.

Казан мэриясенең яшьләр һәм спорт комитеты урынбасары Рамил Хафизов мөселман яшьләрнең бу омтылышын – универсиадада актив катнашырга җыенуын хуплап чыкты.


17.11.2009


Чемпионат бетте, ә чемпион ачыкланмады

Россиянең Спорт арбитраж суды башкаланың "Динамо-Казан" клубы дәгъвасын кире какты. Мәхкәмә чыгарган карар нигезендә, Казан һәм Электросталь командалары декабрь уртасына кадәр яңадан очрашу уздырырга тиеш. Җиңүче Россия чемпионы булып танылачак. Дөрес, Татарстан хоккейчыларын ничья да канәгатьләндерә.

Низаг быелның 23нче маенда килеп чыкты. Электростальнең "Динамо" командасы билгеләнгән вакытта Казан уенчыларына каршы узасы матчка чыкмады. Судьялар, очрашуның инспекторы һәм "Динамо-Казан" спортчыларына каршы якны бер сәгатьтән артык көткәннән соң, мәйданнан китәргә туры килде. Рәсми затлар, беркетмә төзеп, Электросталь командасына техник җиңелү бирде. Шунысы кызык: матчның нәкъ менә кичке сәгать алтыда узасын очрашуның инспекторына Россия чирәм хоккее федерациясе башлыгы Сергей Чеченков әйткән булган. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бу хакта Электросталь командасының баш тренеры Игорь Шишков та белгән. Тик каршы як ни өчендер уен дүрт сәгатькә алдан узарга тиеш дип уйлаган.

Хәзер исә командаларның берсе дә үз көндәшен хаклы дип танырга теләми. Бәхәсле мәсьәләне федерация да хәл итә алмады. Россия беренчелеге тәмамлануга хәйран вакыт узды инде, ә менә чемпион әле дә билгеләнмәгән. Турнир таблицасында "Динамо-Казан" командасы Электросталь клубыннан ике очкога өстәрәк урнашкан. Әмма әлеге җиңү рәсми рәвештә танылмаган бит. Ә Казанда узган "Россия – спорт державасы" форумында шул ук Чеченков "Динамо-Казан"ның илнең җиде мәртәбә чемпионы булуын үзе әйтте. Әмма аның сүзләре бу юлы да бернигә тормый. Чөнки чирәм хоккее федерациясе ике команда арасында бәхәс китереп чыгарган очрашуның яңадан уздырыласы турында хәбәр итте. Нәтиҗәдә ике клуб та бу карар белән килешмичә, Спорт арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Ике як та көндәшенә техник җиңелү бирүне таләп итә.

Кызганыч, суд утырышында хәлиткеч карар кабул ителмәде. Мәхкәмә карары нигезендә, командалар арасында тагын бер уен уздырылырга тиеш. Дөрес, әлегә ул матчның кайда узасы билгеле түгел. Россиядә кыш көне уеннар уздырырлык бер генә мәйдан бар. Ул Казанда урнашкан. Юк икән, уенны чит илдә уздырырга тиеш булачаклар. Очрашу булачак мәйдан 20 ноябрь көнне билгеләнәчәк. Хәлиткеч уен кайда гына узмасын, командаларның чыгымнарын Россия чирәм хоккее федерациясе күтәрергә тиеш.

Әлегә очрашуның нинди нәтиҗә белән тәмамланасын фаразлавы бик кыен. Әмма бу уенда Казан командасына Электростальгә генә түгел, ә "Динамо-Казан"ның алты ел рәттән ил чемпионы булып танылуына ачуы килгән башка көндәшләргә дә каршы торырга туры киләчәк. Ә түрәләрнең ни өчен Электросталь командасының мәнфәгатьләренә өстенлек бирүен аңлавы кыен түгел. Чөнки Россия җыелма командасының байтак чыгымнарын нәкъ менә бу клуб күтәрә. Бу бәхәстән файда өмет итүчеләр Татарстанда да бар. "Менә күреп торырсыз: яңа сезонда көндәшләребезне зур өстенлек белән җиңәчәкбез, – дип ышандыра "Динамо-Казан"ның баш тренеры Араик Маргарян. – Чын чемпионның кем булуын барысына да раслаячакбыз".


17.11.2009


Көрәш тә булачак

Казанда узачак Универсиадада татар көрәшчеләре дә бил алышачак. Шимбә көнне Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) Әрзурум (Төркия) шәһәрендә узган утырышында әнә шундый карар кабул иттеләр. Шулай итеп, дүрт елдан Татарстан башкаласында булачак ярышларда спортның 26 төре буенча бәйгеләр узачак.

Җәйге Универсиада программасына FISU тарафыннан расланган 13 мәҗбүри төр кертелә. Болар – җиңел атлетика, баскетбол, футбол, нәфис һәм спорт гимнастикасы, йөзү, су тубы, фехтование, зур һәм өстәл теннисы, суга сикерү, дзюдо һәм волейбол. Ярышны уздыручы якның исә үз төрләрен өстәргә хокукы бар. Татарстан ягы Казанда булачак Универсиада программасына тагын 13 спорт төрен өстәргә теләк белдергән иде – академик ишү, байдарка һәм каноэ ярышлары, регби, билбаулы көрәш, пляж волейболы, ату, синхрон йөзү, шахмат, чирәм хоккее, авыр атлетика, бокс, бадминтон, самбо.

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, FISU вәкилләре барлык тәкъдимнәр белән диярлек килешеп, билбаулы көрәш һәм дзюдо мәсьәләсендә каршылыклар булган. Халыкара спорт түрәләре билбаулы көрәшнең яшь спорт төре булуын һәм Халыкара Олимия комитеты тарафыннан кабул ителмәвен алга сөргән. Әмма безнекеләр аңлата торгач, күпчелек аны ярышка кертергә ризалык биргән. Шунысы үзенчәлекле: Универсиада тарихларында хуҗалар тәкъдим иткән барлык спорт төрләренең дә ярыш программасына кертелүе беренче тапкыр булган. Шулай итеп, Казанда узачак Универсиадада бөтен дөньядан җыелган студент спортчылар 26 спорт төре буенча ярышачак.

FISUның башкарма комитеты әгъзалары каршында Казандагы Универсиадага әзерлек эшләре турында хисап тотылган. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россиянең студентлар спорты берлеге җитәкчесе Олег Матыцин һәм Универсиаданы оештыру комитеты башкарма директоры Владимир Леонов 2013 ел уеннарын уздыру буенча эшләнгән һәм башкарылачак эшләр турында сөйләгән. FISU вәкилләре бу юлы да безнекеләр чыгышыннан канәгать калган. Әле күптән түгел генә Татарстан башкаласында узган "Россия – спорт державасы" форумы да Казан өчен "тавыш" булган.


17.11.2009


"КамАЗ-Мастер" Дакарга китте

Әлегә спортчылар түгел, ә машиналар гына юлга кузгалды. Куәтле техника Франциянең Гавр шәһәренә юл алды. Өч узыш, өч йөк һәм бер җиңел автомобильдән торган ярдәм машиналарын киләсе атнада, паромга төяп, Аргентина башкаласы Буэнос-Айреска озатачаклар. Спортчылар исә туры шунда барыр дип көтелә. Чаллы командасында "Дакар"да катнашачак экипажларга әлләни үзгәреш кертергә җыенмыйлар. Владимир Чагин һәм Фирдәвес Кәбиров шул ук егетләр белән чыгыш ясаячак. Ә менә өченче экипажда техник Айрат Мәрдиевны Андрей Каргинов алмаштырыр дип көтелә. "Дакар" суперраллие 1 гыйнвар көнне башланачак.


20.11.2009


Көрәшчеләр сарайга күчте

Милли көрәш ярышларын оештыручылар һәр бәйгедә катнашучыларны да, тамашачыны да нинди дә булса яңалык белән гаҗәп­ләндерә. Кичә башланган Татарстан чемпионатында призларны да, командалар санын да арттырып тормадылар. Аның каравы, елның төп бәйгесе яңа бинада – башкалада әле күптән түгел генә ишекләрен ачкан яңа Көрәш сараенда уза. Әле биш ел элек кенә "Батыр" комплексына да риза булган көрәш җәмәгатьчелегенә зур бүләк булды бу. Хәзер исә бирегә тамашачыны да җәлеп итәсе калды.

Республика беренчелегенең быелгысында 46 командадан 400гә якын көрәшче чыгыш ясый. Соңгы бәйгеләр яшьләргә үрнәк булырлык шә­хесләрне тәбрикләү белән башлана. Бәхеткә, андыйлар аз түгел. Кичәге ярышны ачу тантанасында күптән түгел 65 яшен тутырган Фәрит Мадьяровны котладылар. Россиянең атказанган тренеры үзе кебек биш халыкара класслы спорт остасы, өч дөнья чемпионы тәрбияләгән. Әле дә ветераннар арасында уздырылучы ярышларда келәм тотучы Фәрит ага үз уңышларының нигезендә Сабантуй мәйданындагы тәүге алышлар ятуын сөйләде. Ә аннары түзмә­де, татар көрәшен бик тырышып сакларга кирәклеген әйтте.

Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры, республиканың милли көрәш федерациясе башлыгы Марат Әхмәтов исә яңа бинада беренче ярыш уздыруның шатлыгы белән уртаклашты. "Бу корылмага килеп кергәч, әлеге мәһабәт бинаның зурлыгыннан үзем дә югалып калдым, – дип сөйләде ул. – "Баскетхолл"да халык шыгрым тула иде, биредә исә буш урыннар да бар. Димәк, мондый залларга да көрәш рухы сеңдерәсе бар әле".

Республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бүлек җитәкчесе Альбет Баһаутдинов исә билбау көрәшенең Казанда узачак Универсиада программасына кертелүен искә төшереп, Татарстан егетләренең әлеге ярышларда катнашу мөмкинлеге артуын сөйләде. Шул ук фикерне журналистлар белән аралашканда Марат Әхмәтов та җиткерде. "Әмма мин татар көрәшен үзгәртү ягында түгел, – диде ул. Дөньякүләм мәйдан тоткан егетләр – барысы да милли спорттан чыккан егетләр. Шуңа күрә татар көрәшен милләтнең йөзе буларак сакларга, ә билбау көрәшен безнең егетләргә дөньяга чыгу юлы буларак кабул итәргә кирәк. Кагыйдәләрдә әлләни зур аерма да юк. Бу ике төр бер-берсенә комачауламый. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп, эзлекле рәвештә эшләргә тиеш. Ул вакытта милләт тә, аерым көрәшчеләр дә ота".


08.12.2009


Кышкы Сабантуй

Башкалада әле күптән түгел генә ачылган Көрәш сарае икенче зур бәйгене кабул итте.

Бу юлы мәһабәт бинага Россия төбәкләреннән җыелган спортчылар таң калды. Милли көрәш буенча ил беренчелеге исә кышкы федераль Сабантуйны хәтерләтте. Җитмәсә оештыручылар да халыкны җәлеп итү өчен танылган җырчыларны чакырган иде. Ә келәмдә Татарстан егетләре ут уйнатты. Дөрес, үсмерләр беренчелегендә сигез авырлык үлчәвенең дүртесендә кунаклар чемпион калды.

Россиянең быелгы чемпионаты яңа бинада уздырылуы гына түгел, көрәшчеләрнең узган елгыдан күбрәк булуы белән дә истә калды. Былтыр Казанга 27 команда җыелса, быел аларның саны 36га җиткән. Бил алышучылар арасында Литва, Латвия, Беларусь һәм Таҗикстан вәкилләре дә бар иде. Татарстан исә узган елгы кебек үк бер генә команда белән чыгыш ясады – кунакларның да призлы урынга эләгәсе килә. Дөрес, алар үзләре дә көрә­шергә өйрәнеп килә икән инде. "Көрәшнең сыйфаты быел бөтенләй башка дәрә­җәгә күтәрелде, – дип ышандырды Россия милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Рафил Әхмәтханов. – Хәзер командалар теләсә кемне түгел, ә көрәшә белгән профессионалларны туплап килә. Үс­мерләр арасында бил алышучыларның күбесе, мәсә­лән, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә. Тренерлар эшенең дә нәтиҗәсе күренә башлады. Билбау көрәше буенча ярышларның күп узуы да йогынты ясый. Әлбәттә, бу спорт төренең Универсиада программасына кертелүе дә игътибарны арттырды".

Әлеге сүзләрне нәтиҗә­ләр дә раслады. Үсмерләр арасында сигез үлчәү авырлыгының дүртесендә кунаклар җиңү яулады. Чуашстаннан Марат Күпкенов, мәсә­лән, 50 килолы егетләр арасында беренче булды. Башкортстаннан Салават Йосыпов 65 килолылар арасында батыр калды. Мари Иленнән Муса Галләмов (75) белән Төмәннән Нурлан Фаталиев та (80) Татарстан егетләреннән көчлерәк булып чыкты. Ә безнекеләрдән беренче урыннарны Илсур Гыймадетдинов (55), Рәмис Саматов (60), Василий Чурашов (70), Руслан Абдуллин (80 килодан авыррак) яулады. Призлы урынга эләгеп 15, 10, 8 һәм 6 мең сум бүләк алучылар исемлегендә исә Волгоград, Ульян, Чиләбе, Владимир өлкәләре, Карачай республикасы һәм Ханты-Манси автономияле округы егетләре дә бар иде. Көрәш­нең башка төрлә­рендә мондый бүләкләр бирелмәүне исәпкә алганда, җиңүчеләрнең бик канәгать булып кайтып китүен фаразлавы кыен түгел.

Келәмнән – армиягә

Китү дигәннән, шушы көннәрдә Татарстанның тагын бер яшь көрәшчесен солдатка озатачаклар. Кукмара егете Фарис Билалов 75 килолы көрәшчеләр арасында бронза медаль иясе булды. Бүген туган авылында исә Фарисны армиягә озату кичәсе булачак. Егет солдатның да иң кәттәсе булачак – ул һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. "Чакыруны үзем барып алдым, – дип сөйләде Рязаньга барырга җыенучы Фарис. – Көрәш солдат хезмәтендә дә ярдәм итәр дип уйлыйм. Инде 7 яшемнән бирле бил алышам. Шуңа күрә солдаттан кайткач та ке­ләмнән китәргә җыенмыйм". Безгә исә егеткә хәерле юл телисе һәм аның исән-имин кайтып, яңа җиңүләр яулыйсын көтәсе генә кала.

Ә менә өлкән көрәш­челәр арасында Татарстан егетләре кунакчыллык күр­сәтеп тормады. Республика командасындагы тугыз чемпион егетнең сигезе бу дәрәҗәләрен Россия беренчелегендә дә раслый алды. Нәфис Миңнебаев (60), Руслан Нургалиев (65), Ранил Габдрахманов (70), Айвар Билалов (80), Лениз Абдуллин (85), Илнар Әхмәтҗанов (90), Айрат Гыйлаев (100), Ильяс Галимов (авыл үлчәү) башка төбәкләрдән килгән көн­дәшләреннән өстен булып чыкты. 75 килолы көрәш­челәр арасында бил алышкан Морат Әмирханов кына үз авырлыгында икенче урын белән канәгатьләнде. Финалда ул Башкортстан вәкиле Наил Мөхәм­мәт­җановка оттырды. Призлы урын алган көрәшчеләр арасына исә Мәскәү, Чиләбе, Ульян, Оренбург, Новосибирск, Владимир өлкә­ләре, Пермь крае, Ханты-Манси автономияле округы, Чуашстан һәм Удмуртия вәкилләре дә эләкте. Өл­кәннәр арасында җиңү­челәргә 30, 25, 20,15 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

ФИЛА татар көрәшен ала

Әлеге исемлеккә озакламый чит ил вәкилләре дә эләгергә мөмкин. Һәр­хәлдә, ФИЛАның (көрәш­нең һәвәскәр төрләре ассоциациясе) билбаулы көрәш төрләре башлыгы Гинтаутас Вилиета әнә шулай дип фаразлый. "Татар көрәшен быелның сентябрь аенда рәсми рәвештә ФИЛАга кабул иттек. Ә бу оешма үз чиратында Халыкара Олим­пия комитеты тарафыннан танылган, – дип өметләндерде ул. – Дөньяда 200дән артык көрәш төре бар. Шуларның 70тән артыгында билбау белән бил алышалар. Алар бер-берсеннән артык аерылмый. Әйтик, Швейцария, Испания һәм Австриядә сезнекенә охшаш төрләр бар. Дөрес, кайдадыр шәрә килеш, ә кемнәрдер пычкы чүбе өстендә бил алыша. Әмма охшаш алымнар бик күп. Шуңа күрә берсендә уңышка ирешә алмаган спортчы үзен икенчесендә сынап карарга мөмкин. Ә нигә, мәсәлән, татарча көрәшеп карамаска? Универсиада исә бу көрәшкә әһәмият бирер дип кенә уйлыйм".


14.12.2009


Казан – Россиянең спорт башкаласы

"Советский Спорт" басмасы уздырган тавыш бирү шуны күрсәткән. Бу исемгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Пенза, Ханты-Мансийск шәһәрләре дә дәгъва кылган булган. Казан исә "Россия – спорт державасы" форумын уздырган, 2013 ел­гы Универсиаданы каршы алучы кала буларак, көн­дәшләрен бик нык артта калдырган. Әле бит безнең спорт командалары да даими рә­вештә зур җиңүләр яулый. Казан өчен тавыш бирүче­ләр моны да исәпкә алмый калмагандыр. Кичә Мәскәү­дә "Россиянең алтын командасы" премиясе лауреатларын тәбрикләү тантанасы үтте.


15.12.2009


Икенчесе дә мактаулы

Узган атна ахырында Казанда җиңел атлетика ветераннары арасында халыкара бәйге узды. Әлеге чарада Россия, Украина, Мәскәү һәм Санкт-Петербург җыелма командалары катнашты. Бәйгегә Белоруссия спортчылары килә алмаганлыктан, Татарстан җиңел атлетларына аерым команда булып чыгыш ясау хокукы бирелде. Безнекеләр Россия җыелмасын гына алга уздырып, икенче урынны яулады, дип хәбәр итә Казан шәһәре һәм Татарстан җиңел атлетика ветераннары берләшмәсе президенты Мәхмүт Шакиров.


Начало формы

Конец формы