Сочинение Насретдинова Дина Джамилевна, учащейся

Вид материалаСочинение
Подобный материал:

Эш-хезмәт... Нинди матур сүз.

Тирән мәгънәгә ия.

Электән кеше – хезмәтне,

Хезмәт кешене сөя.


Хезмәт ярдәмендә генә

Орлыктан үсә чәчәк.

Тырышучы кешеләрне

Көтә якты киләчәк.


Хезмәтсез без йоклар идек

Тормыш төбенә ятып.

Озак йоклаган очракта

Авыр, булмый уятып.


Куллар эшкә әзер торсын,

Күзләр гел ачык булсын.

Күңелеңә, йөрәгеңә

Эш күбәләге кунсын.


Эш күбәләге матур ул,

Үзенә тартып тора.

Чын эш-хезмәт күбәләге

Йөрәктә оя кора.


Хезмәт орлыгы чәчелә

Инде бала чагында.

Сабый бит үсәргә тиеш

Эш-хезмәт кочагында.


Эш кочагы кояш кебек

Бирә җылылык, рәхәт.

Эш адәмне адәм иткән

Һәм аңа чиксез рәхмәт.


Иң түбәнлек, иң зур хурлык

Гел ялкау булып калу.

Хезмәттә авыр булса да,

Рәхәт җимешен алу.


Алга омтылырга кирәк,

Баскычтан менү авыр.

Укымаган, тырышмаган

Баскычтан бик тиз авар.


Хезмәт - кешенең дусты ул,

Хезмәт - кешегә терәк.

Эш, тырышлык hәркемгә дә

Тормышында бик кирәк.


Гимназия № 1 им. Р.Фахретдина

423450, г.Альметьевск

ул. Ленина, д.124,

директор Шакироа Я.А..


«Кешене хезмәт бизи»


Сочинение

Насретдинова Дина Джамилевна, учащейся

9 класса, проживающей по адресу 423450,

г. Альметьевск,

ул. Загородная, д.29,

тел. 32-85-58