Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

Вид материалаДокументы
Бәетләрдә – халык язмышы
Ана теле – йөрәк теле, рухи тамыр
Классик татар язучыларының әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы
Телемне баету, әсәрләремдәге тел кимчелеген бетерү өчен халыкның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәсенә – халык иҗатына, халыкның сөйл
Подобный материал:
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   26

БӘЕТЛӘРДӘ – ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ

Спиридонова Э. И.

Дүсмәт

урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н. Г.


Татар халкының әби—бабалардан ата—анага, ата—аналардан балага, ягъни буыннан—буынга күчеп килгән әсәрләре бар. Аларның бөтен җыелмасы «фольклор» дип атала, «халык авыз иҗаты» дип тә, халык әдәбияты дип тә йөртелә. Халкыбызның авыз иҗаты бай. Фольклор әсәрләрендә халыкның көнкүреше, гореф—гадәтләре, бәхетле тормыш турындагы өмет һәм хыяллары, зәвык, фәлсәфи, педагогик карашлары, тарихы чагыла.

Халык элек—электән үк яшь буынга яратып, кадерләп, өмет белән караган, үзенә лаеклы алмаш үстерүне изге бурыч итеп санаган. Аның укуын да, ялын да аң—зиһенен үстерерлек, кызыклы һәм мәгънәле итеп оештырырга тырышкан.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда халкыбызның авыз иҗаты киң кулланыла. Безнең укытучыларыбыз татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә, туплауга зур әһәмият бирәләр. Авылда яшәүче әби—бабайлардан такмазалар, бәетләр, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, уеннар, мөнәҗәтләр язып алуны оештыралар һәм хуплыйлар.

Без туган төбәгебезнең авыз иҗаты жанрларыннан берсе — бәетләр турында белемнәребезне тирәнәйтүне максат итеп куйдык һәм узган гасырның төрле елларында һәм безнең көннәрдә иҗат ителгәннәрен эзли башладык. Эзләнү эшебез бушка китмәде: төрле яшьтәге һәм төрле урыннарда эшләүче якташларыбыз тарафыннан иҗат ителгән бәетләрне язып алдык.

Нәрсә соң ул бәет? Татар халык авыз иҗатында бәетләр аерым урын алып тора. Тарихи вакыйгаларны, тормыш—көнкүреш вакыйгаларын җыр, шигырь формасында сөйләп биргән халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала. Бәетләр, башлыча, әһәмиятле тарихи яки гадәттән тыш фаҗигале хәлләр уңае белән барлыкка килеп, үзәккә фаҗигале вакыйгаларны алалар. Бәет чыгаручы, шундый әсәр иҗат итеп, авыр хәсрәтен тарата, бәлага юлыгучының истәлеген мәңгеләштереп калдырырга омтыла. Тыңлаучы, укучы күңеленә кызгану хисләре сала, гыйбрәт алырга өйрәтә. Бәет жанрының бүгенге көннәрдә дә очравы шуның белән аңлатыладыр, мөгаен. Безнең халкыбыз - хис-тойгыларга бай халык. Бигрәк тә фаҗига, хәсрәт белән бәйләнешле хәлләргә битараф түгел. Бу турыда бөек шагыйребез Габдулла Тукай да: “Чү, әз генә бернәрсә шылт иттеме5, хәзер бәет чыгарыла”, - дигән.

Бәетләр тарихи һәм тормыш-көнкүреш төрләренә бүленәләр. “Сөембикә бәете”, “Рус-француз сугышы бәете”, “Гражданнар сугышы бәете”, “Бөек Ватан сугышы бәете” кебек тарихи бәетләр белән янәшәдә тормыш-көнкүреш бәетләрен дә өйрәнү халык язмышын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә.

Бәетләр еш кына язма шигърият традицияләренә таяналар һәм халык арасында да башлыча язма рәвештә, кулъязма китаплар ярдәмендә таралалар. Ягъни бәетләр – язма шигърият белән халык иҗаты очрашкан ноктада торучы иҗат төре.

Болгар, Алтын урда, Казан ханлыгы чорларыннан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бәетләр арасында гади халык тормышы, аның аерым вәкилләренең язмышы турында әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Бу тема, ягъни гади халык вәкилләренең язмышын сурәтләү 18 нче йөздә генә башлана. Тормыш-көнкүреш бәетләренең чәчәк ату чоры 19 нчы гасырга гына карый, дигән фикердә торалар фольклорчы - галимнәребез

Минем әниемнең туган авылы – күрше Иске Комазан авылы. Аның халкы элек— электән бәетләр чыгарырга оста булган. Авыл бәетләре төрле вакыйгаларны ача. Узган гасырның 60 нчы елларында, 70 нче еллар азагында һәм 90 нчы еллар башында фаҗигале төстә һәлак булган кешеләрнең үзләреннән сөйләтү алымы белән язылганнар. Мондый алымның традицион алым булуын беләбез. Без авыл бәетчеләре Әминә әби, Биби әби (алар инде вафат), Зәйтүнә апа, Миннур апа, Саимә, Вазыйга, Гүзәлия апаларның иҗат җимешләренә таяндык. Бу бәетләрдә авыл халкының рухи байлыгы, әхлаклылыгы, югары дәрәҗәдә камилләшкән шигъри сөйләме күренә. Бәет геройларының күбесе эш урынында, хуҗалык эшләрен башкарганда фаҗигале төстә һәлак булган. Моннан чыгып, без авыл халкының шул еллардагы кәсеп—шөгыльләре белән танышуны да максат итеп куйдык.

Әти-абыйларның йорт салу, каралты-кура җиткерү, утын әзерләү кебек эшләрен бүгенге көн авыл һөнәрләренә бәйлибез.

Бәетләрдә вакытсыз вафат булучыларны кызгану, аларның ятим калган балаларына, тол хатыннарына ярдәм итәргә омтылу хисләре өстенлек итә. Кеше гомеренең вакытсыз өзелүе язмыш белән бәйләнә. Бәетләрдә халык хакыйкате, авыл тормышының чынбарлыгы тасвирлана. 60 нчы елларда вафат булган Габделхәй бабай бәетеннән бер өзек:

Күкрәп үсә арышлар биек тауның башында,

Йорт кирәге, яраклары җитте минем башыма.

Сәгатьләр бүген дә уникенчегә сукты,

Әнкәем, мине пилорамда такталар сукты.

Кер чайкарга төштең инде су буена инешкә,

Зәйнәп бәгърем, мин юк инде сиңа киңәшкә.

Ике алма агачы утырттым, алмаларын күрмәдем,

Җан биргәндә балаларым – 2 кызым күрмәдем.

“Габделхәй бәете”н Әминә әби Дәминова иҗат иткән. Бәет Габделхәйнең кызы Гөлфия апа Мөхәммәдиевада саклана.

1981 елның февраль аенда 19 яшьлек тракторчы егет Батыр Билалов һәлакәткә юлыга. Батыр абый – минем әниемнең бертуган абыйсы. Бабабызның апасы Саимә Билалова 30 куплеттан торган бәет язып, Батыр абый исеменнән сөйли:

Хаҗи тавы бигрәк үрләч, төшәргә текә икән.

Әҗәлләр якадан тотты, инде нишләргә микән?

Пешердең, әни, ашыңны, ашамый мине көттең.

Тракторларга басылып, сине кайгылы иттем.

Бүгенге көндә Саимә апа Казан шәһәрендә яши. Шигъри җанлы бу авылдашыбызның кызы Әлфинур вафатыннан соң язган бәете дә бар. Туган авылы Иске Комазанга багышлап язган шигырьләре дә шактый.

Авылда Миләүшә исемле бик чибәр, яхшы укучы, тырыш, шат күңелле, чын мәгънәсендә тормышны яратучы кыз яшәгән. 7 нче сыйныфта укыганда бик каты салкын тидерә һәм вафат була. Авыл халкын тетрәндерә торган вакыйга була бу. Әнисен, әтисен, туганнарын авыр хәсрәткә салып, вакытсыз арабыздан киткән Миләүшәгә багышлап тиз арада бәет чыгарыла. Авторлары - Әгъләмова Миннур һәм Ибраһимова Вазыйга апалар. Бәет Иске Комазанда Миннур апада саклана. Түбәндәге юллардан без Миләүшәнең әнисенә үз авызыннан сөйләтеп язылган мөрәҗәгатен ишетәбез

Әнекәем, мәктәпләрдә өзелер үзәкләрең.

Минем дусларымны күргәч, түгелер күз яшьләрң.

Әнекәем, сиңа әйтәм, тыңла минем сүземне,

Күз яшьләрең белән юма минем нурлы йөземне.

Журналларны ачкан чакта исемемне күрерсең.

Мине сагынып, әнекәем, елый—елый йөрерсең

2005 нче елның җәй башында Иске Комазанда 48 яшьлек ир, 5 бала атасы кинәт кенә үлеп китә. Гаиләгә олы кайгы килә. Расих абыйның кызы Гүзәлия апа үзләренә килгән кайгы-хәсрәтне кәгазь битенә төшерә, ягъни бәет яза. Бу бәет “Юлдаш” газетасында да басылып чыкты. Монда да без традицион бәет алымын күрәбез: вафат булган кеше авызыннан сөйләтү балаларының аһ-зарлары белән аралаштырылып бирелә:

Таң алдыннан йөрәгем кыскач, тордым сезгә дәшәргә.

«Әлфия»,—дип авыз ачкач, очты җаным җәннәткә.

Әлфиям, сиңа әйтәм: «Догаңнан мине ташлама.

Кичләрен минем җан да ашкыныр синең янга».

Киттең, әти, безнең арадан, киттең кайтмас урынга.

Каберләргә кереп ятып, салдың кайгы утына.

Без бу әсәрләр ярдәмендә авыл халкының тормышын өйрәнәбез, үткәне белән танышабыз. Вакытсыз арабыздан киткән якташларыбызны кызганабыз, аларның гаиләләренә, туганнарына теләктәшлек күрсәтәбез. Безне шул куандыра: авылның гап — гади кешеләре шигъри җанлы һәм бай рухи дөньялы булып яшәүләрен дәвам итәләр. Бәет жанрының уңай традицияләре төбәгебез тарихында да уңышлы дәвам итә.

Гомумән, Иске Комазан авылында буыннардан буыннарга күчеп килгән халык авыз иҗаты үрнәкләрен күпләп очратырга мөмкин. Элеккеләре үрнәгендә яңа иҗат җимешләре дә барлыкка килеп тора. Әкиятләрне, мәзәкләрне, җырларны, балалар фольклоры төрләрен (санамышлар, эндәшләр, әйтенүләр, сюжетлы уеннар һ. б.) өйрәнүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк.


Әдәбият
  1. Татар халык иҗаты: Бәетләр. Ф. Әхмәтова, И. Надиров, К. Җамалетдинова. – Казан, 1983.
  2. Энҗе чәчтем – энҗе җыям: Бәетләр, мөнәҗәтләр.К. Миңнуллин, Ф. Урманче, Җ. Кәлимуллин. – Казан, 2000.
  3. Әдәбият. 7 нче сыйныф. Ф. Хатипов, Ф. Галимуллин. – Казан, 2006.
  4. Иске Комазан авылында язылган бәетләр.



АНА ТЕЛЕ – ЙӨРӘК ТЕЛЕ, РУХИ ТАМЫР


Суербаева А.Г.

Җәлил беренче санлы

гомуми белем бирү урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Камалова Л.Р.


“Ни гаҗәп, әмма чит өлкәләрдә яшәүче татарларыбыз милләт,

туган тел дигән кыйммәтләрнең чын бәһасен белә һәм

баласына сабый чактан ук ана теле тәмен сеңдерегә ашыга.”


Татарстанның башкаласында яшәп тә, ни кызганыч, балам татарча гына сөйләшә торган балалар бакчасына, мәктәпкә йөри дип мактанырлыгыбыз юк безнең. Ә, шулай булгач, ана телен ничек саклап калырга соң? Оеткыны башлангыч сыйныфларда салырга кирәк, дигән фикер йөри. Ә менә минемчә, эшне балалар бакчасыннан башларга кирәк. Әй, минеке болай да татар төркеменә йөри инде, дип кул селтергә ашыкмагыз. Башка телдә аралаша торган бер генә сабый булса да, тәрбия татар телендә алып барылмый бит. Татар хәрефләре басылган шакмаклар, балалар яратып җыя торган пазллар, мультфильмнар булса, барыбер икенче төрле булыр иде әле ул. Балалар уен барышында татар хәрефләрен, милли каһарманнары хәтеренә сеңдерер иде.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, докладыбызга татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләрен ачыклауны максат итеп куйдык. Максатка ирешер өчен, иң элек, телнең үткәнен, бүгенгесен һәм, якынча, киләчәген карап чыгарга туры килде. Әйтергә кирәк, телне үстерү һәм саклап калу мәсьәләләре галимнәрне, язучыларны гына түгел, гади кешеләрне дә борчый икән. Мәсәлән, Фәридә Бибарсова үзенең “Татарчага ничек өйрәтәсе?” дип исемләнгән статьясын интернет битенә чыгарган. С. Г. Исмәйгылова да бу проблемага битараф калмаган. “Туган тел – очар канат” брошюрасында бу хакта үзенең фикерләрен туплаган.

Гомумән алганда, безнең докладыбыз эчтәлек, кереш, бер бүлек, йомгак һәм фәнни әдәбияттан тора. Бүлектә төп мәсьәләләр ачыклана, ә йомгакта исә, нәтиҗәләр чыгарыла.

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәю. Бу исә балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирә башлауны, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтүнең, әдәбият белән таныштыруның сыйфатын күтәрүне иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды. Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Дистәләгән, йөзләгәгн елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә үз дигәненә иреште. Байтак кына ул һәм кызларыбыз, сеңел – апайларыбыз туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, “газизлек”, “изгелек”, “олылау”, “истәлек” төшенчәләренең нәрсә икәнлеген белми үстеләр, авызлары ата – баба ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләрдән нур качты, күзләргә әллә ниткән тонык томан төште, ят кешеләргә генә түгел, ата – анага кул күтәрү гадәти күренеш булып китте. Туган теленнән, нигезеннән читләшү, туган телне махсус өйрәнмәү балаларыбызны милли үзаңнан, кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, саф чишмә кебек җырлап – чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача.

Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр ткплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.

Безнең әби – бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, сөйләмдә чит – ят сүзләр буталып йөрүен яратмаган, татарның татар белән саф татарча сөйләшүен, үз ана телеңдә милләтеңә хәлеңнән килгәнчә хезмәт итүне, аны алга өндәүне таләп иткән. Үз баласының нинди шартларда зиһенле, белемгә хирыс, гаилә җанлы, кешелекле, мәгърифәтле булып үсәсен үз тәҗрибәсендә ачыклаган.

Туган тел дәрьясына сабый ничек чума ала соң? Йөрәк теленә ничек ирешергә мөмкин ул?

Иң беренче чиратта, әлбәттә, дөньяның иң гүзәл, иң мәрхәмәтле кешесе ана аша, ясле – бакчаларда вакытлыча газиз әнкәне алыштырырга лаек тәрбияче аша.

Нинди чаралар беләнме?

Иң әүвәл бишек җырлары ярдәмендә. Вакыты җиткәч (туган телен һәр татар “газиз телем” дип саный башлагач), бишек җырларын белмәгәннәрне, аны, аналарча, талгын һәм җылы хисләр белән башкара алмаганнарны гомумән нарасыйлар янына якын да җибәрмәсләр әле. Килер ул көн! Милли рухлы ир – егетләребезнең кәләшләренең матурлыгына, байлыгына, “модный”лыгына гына мөкиббән китмичә, бишек җырларын, әкиятләр, такмак, табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр белүе белән дә кызыксынуын, аларны бергәләп өйрәнүен күрер көннәр җитмәгәе әле!.. Шулай була күрсен! Туган телгә, иксез – чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган бәя биреп бетергесез әһәмиятле тәрбия чыганаклары бит алар. Бишек җырлары аша, мәсәлән, сабый тәүге мәртәбә матурлык, йөрәк җылысы, ата – ана, өлкәннәр мәхәббәте һәм мәрхәмәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган ил, туган йорт, туган туфрак, чишмә суы, киң аланнар, урман – кыр кебек төшенчәләр белән рухи аралаша.

Бишек җырларының әнә шундый сихри куәте нәрсәләр белән аңлатыла соң?

Белгәнебезчә, табигать (һәм кешелек дөньясы, аның хезмәте, яшәеше) дөньясында тигез тибрәлеп – агылып торган авазлар бар: кошлар сайравы, агач – яфраклар кыштырдавы, яңгыр шыбырдавы, җилләр, агымсулар китергән хәбәр - өннәр һәм башкалар. Табигатьнең әнә шул сихри авазлары, ананың (бала багучының) табигый йөрәк җылысы белән өретелеп, аның табигый таланты белән поэтик калыпка һәм моңга төрелеп, сабыйга тынычлык иңдерә, үзенә бертөрле иминлек мохите тудыра, һәм бала, рәхәтләнеп, изрәп йоклый. Шуның өчен дә бишек җырлары өйдә генә түгел, ясле – бакчаларда да, йокы вакыты җиттеме, һәр группада ипле генә, салмак һәм моңсу гына яңгырарга тиеш.

Бала йокысыннан уянгач та (уяныр вакыты җиткәч тә), халык тарафыннан аңа әйтерлек үрнәкләр иҗат ителгән:

Тор, тор, тургай,

Йокың туйган бугай.

Кояш яктырып чыккан,

Сине яланга чакырган.

Тор, тор, то – о – ор!

Гаиләдә, балалар бакчаларында һәм, ниһаять, мәктәпләрдә, билгеле, бигрәк тә нәниләр, кечкенәләр белән, халык тарафыннан иҗат ителгән җырлар, шигырьләр файдаланып, ана, тәрбияче, укытучы туган телнең илаһи аһәңе, теләсә кайчан кулланылырлык мөмкинлекләре дәрьясына иң тәүге сукмак салу кебек изге эш башкаралар.

Үсә - үсә, бала үзе белән аралашучы кешеләрне таный, аларны үзенә “газиз җаннар” буларак кабул итә бара, тирә - юньдәге әйберләр, күренешләр, билгеләр белән таныша, аларның атамаларын дөрес әйтергә, аларны үзара бәйләнештә карарга, үзгәрешләрнең сәбәпләрен белергә өйрәнә. Чолгап алган мохитта ориентлашуы камилләшкән саен, сүзлек запасы да байый, сөйләме аһәңен тоюы чарлана. Тел баю һәм дөньяны танып белү процессының сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге, һичшиксез, табышмаклар, әкиятләр, тел шомарткычлар, җыр – биюләр, әдәби әсәрләр белән танышу исәбенә тәэмин ителә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: татар телен саклап калыр өчен, иң элек, аның нигезен салырга кирәк. Ул нигез булмаса, саклар нәрсә дә булмый бит.


Кулланылган әдәбият

  1. Галиуллин Талгат. Замана балалары. Истәлекләр, уйланулар / Талгат Галиуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 223 б..
  2. Гыйлаҗев Т. Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т. Ш. Гыйлаҗев - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 205 б..
  3. Исмәгыйлова С. Г. Туган тел – очар канат / Исмәгыйлова С. Г. – Чаллы “КАМАЗ” нәшрияты, 1994. – 63 б.


КЛАССИК ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Сәлимҗанова Л.Ә.

Актаныш районы

аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

икенче санлы Актаныш гомуми

урта мәктәбе

Җитәкче: Хафизова Т. М.

Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен, шигъриятен, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык икәнлеген мең еллар буена саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гаҗәеп хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсың да хәйран каласың.

Әдәби әсәрнең теле дә, аның эчтәлеге кебек үк, билгеле, беркайчан да күктән генә килеп төшми, үзеннән-үзе генә чәчрәп чыкмый. Кыскасы, юктан бар булмый. Яхшы әсәр языйм, үз сүземне үземчә әйтим дигән әдип иң элек телен баетырга тырыша. Чөнки йорт салучыга төзү материалы никадәр кирәк булса, язучыга тел дә шул дәрәҗәдә үк кирәк. Халык тормышында телнең тоткан урынын, аның әһәмиятен тирәнтен аңлап, телгә мәхәббәте булган язучы гомер буе тел байлыгы җыя. Андый язучы һәм галим өчен һәр сүзнең үзенә генә хас кадерле үзенчәлеге, үз кыйммәте бар.

Әсәрнең теле образлы да, нәфис тә, җиңел дә һәм, шуларның һәммәсе өстенә, дөрес тә булырга тиеш. Һәр сүзне, һәр җөмләне, бөтен көче, бөтен нәфислеге ачылып җиткәнче, ювелир кебек, иң нечкә кораллар белән эшкә китерүче язучылар безнең хәзерге әдәбиятта байтак ук җыелыр иде. (Әгәр дә без әдәби тел үсте, баеды дибез икән, димәк, иҗат итүче әдип һәм шагыйрьләрнең бу өлкәгә керткән өлешләрен дә күз алдында тотабыз. Чөнки әдәби телнең үсешендә язучының тоткан урыны ифрат зур.) Шундый тел осталары дип мин иң башта Ә.Еникине, Ф.Хөснине, И.Газины, Н.Исәнбәтне, шагыйрьләрдән Х.Туфанны, С.Хәкимне, Г.Афзалны атар идем.

Талантлы әдипләрдән, әдәби телнең көчен, кадерен, аның әһәмиятен Н.Фәттах, минемчә, шулай ук тирән аңлаучы язучы. Аның әсәрләренең теле бай һәм үтемле. "Әтил суы ака торур" романын ул кыю рәвештә, беренче буларак, халыкның ислам динен кергәнче яшәгән теле белән язарга батырчылык иткән. Моның өчен әдәби таланттан тыш тагы әле галим булу да кирәк. “Кол Гали” пьесасында ул үзенең әдәби тел остасы булуына тагын бер мәртәбә инандыра.

Р.Төхфәтуллин теленнән лирик җылылык, мөлаемлылык, үзе яраткан геройларына хәер - хаһлык тойгысы сизелеп тора дияр идем. Аның йомшак, сабыр теле аша авыл кешеләренең эчке бай дөньясы, кечелекле, ягымлы тойгылары белән танышасың. Геройларының холык-фигылен, уй-хисләрен укучыга тулырак җиткерү өчен ул үзенә генә хас аеруча үтемле, ипле сүзләр таба алган.

Ә.Баянның проза теле вакыт-вакыт ярсып аккан язгы инешкә охшый. Кайчагында ярларыннан да чыгып киткәли, тора торгач юашланып та кала.

“Хәзинә” романының авторы Г. Ахунов исә ансат укыла торган йөгерек, җиңел тел белән язучы әдип. Ул юморга, халык телендәге тапкыр әйтемнәргә бик бай.

М.Мәһдиев – әдәби телгә Казан арты сөйләшенең үзенә генә хас интонациясен, моңарчы читтәрәк кала биргән, әдәбиятта кулланмаган аһәңен алып килүче.

Башка язучыларыбыз да байтагы әдәби телгә һәркайсы үз өлешен кертә, үз теле белән яза, үз алымын камилләштерә.

Никадәр тырышып язса да, соңыннан язып тәмамлаганнан соң, әсәрнең үзен канәгатьләндерми башлавы турында язучыларның үзләреннән дә ишетергә мөмкин. Нигә болай? Нигә хикәянең күңелдә уйнаганы шундый дулкынландыра да, нигә ул кәгазьгә төшкәндә зәгыйфьрәк чыга соң? Бу сорауга җавап итеп, Г.Бәшировның бер язмасыннан өзек тәкъдим итәсем килә: “Баштарак язган хикәяләремнең теле күп вакытны үземне канәгатьләндермәде... Әмма тирәнрәк алганда, моның нигезендә шул тел көчсезлеге ята иде. Тел кимчелекләренең тагын бер сәбәбе, минемчә, әдәбиятның үзендә әйләнә торган тел байлыгын куллану белән генә канәгатьләнүдә булса кирәк. Мин ул вакытта халык теленнән яңа байлык эзләргә, әсәремне моңарчы әдәбиятта булмаган отышлы яңа сүзләр, яңача әйтелешләр белән баетуга кирәгенчә игътибар итми идем. Татар әдәбиятының якты йолдызларына гашыйк кеше буларак, Г.Тукай, Г.Ибраһимов һәм башка кайбер язучыларның теленә шулкадәр сокланып яши идем, аларны камиллекнең шундый югары баскычына күтәргән идем ки, алар теленнән дә баерак, нәфисрәк телнең булу ихтималы турында бәлки уйлап та карамаганмын.

Телемне баету, әсәрләремдәге тел кимчелеген бетерү өчен халыкның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәсенә – халык иҗатына, халыкның сөйләү теленә мөрәҗәгать итәргә булдым.”

Дөрес, ачыктан-ачык сизелмәсә дә, әдәбиятның даими рәвештә иҗади бәйләнештә тора торган бер “туганы” бар. Ул – халык авыз иҗаты. Үзенә туу һәм үсеп китү өчен беренче җирлек хезмәтен үтәгән халык иҗаты белән язма әдәбият элек-электән үк инде “кан алмашып” яшәгән һәм халыкчанлыкка, миллилеккә, тел байлыгына, образлылыкка ирешүдә фольклор казанышларын киң файдаланган. Әлеге процесс, әлбәттә, татар әдәбиятына да хас булган һәм халык иҗатында эшләнгән мифологик һәм традицион – символик образларны, мотивларны, сюжетларны, прогрессив идеяләрне үзләштерү һәм ары таба үстерү рәвешендә барган. Халыкның сурәтле фикерләвенә хас алымнарны үзләштерү әдәбиятның образлы егәрлеген һәм эмоциональ – эстетик тәэсир көчен бермә - бер куәтләндерүгә, традиция белән яңачалыкның гармоник берлегенә нигезләнгән әдәби әсәрләр тууга китергән. Моңа мисал итеп Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш”, Һ. Такташның “Җир уллары трагедиясе”, М. Фәйзинең “Галиябану”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”, “Сандугач һәм чишмә”, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” кебек классик әсәрләрен телгә алу да җитә.

Билгеле, ике арадагы бәйләнеш ике яклы булган, ягъни язма әдәбият үзе дә халык иҗатына шактый гына йогынты ясаган. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендәге образларның халык җырларына үтеп керүе, “Таһир белән Зөһрә” дастанының сөйләмә вариантлары да барлыкка килүе, Г.Кандалый тарафыннан иҗат ителгән бик күп шигъри юлларның, киң таралып, халык лирикасы белән үрелүе яки шулар үрнәгендә яңа текстлар чыгарылуы, йә булмаса заманында профессиональ шагыйрьләр язган “Минзәлә”, “Бөдрә тал”(Ә.Ерикәй), “Таң атканда” (С.Хәким), “Кошлар кебек” (Ф.Бурнаш), “Аккош” (Ә.Фәйзи) кебек уннарча җыр текстларының, халыклашып, өстәмәләр һәм яңа строфалар белән тулылануы менә шуны раслап тора.

Әйе, матур әдәбият һәм фольклор гомер-гомергә бер-берсе белән җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Әмма Борынгы һәм Урта гасырларда алар арасында багланыш аеруча көчле булган. Туып һәм үсеп килгән язма әдәбият мифологиягә, фольклорга ныклап таянган, иҗади материалны, сәнгатьчә фикерләү алымнарын һәм чараларын алардан күпләп алган. Мәсәлән, Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Фәрһад-Ширин, Сәйфелмөлек һәм Бәдигылҗәмал сюжетларының һәммәсе дә диярлек язма әдәбиятка фольклор аша килеп кергән.

Татар халык иҗатында әйтеп бетергесез бай хәзинә тәшкил иткән афористик жанр төрләре үзләренә лаек урын алып тора. Шулар арасында беренче урынны, һичшиксез, макаль һәм әйтемнәр били. Мәкаль һәм әйтемнәр фольклорның кечкенә күләмле жанрлары. Бу жанр халык иҗатында бик күптәннән барлыкка килгән. Элек-электән халыкның аерылгысыз юлдашы, киңәшчесе булган. Мәкаль һәм әйтемнәргә тирән фикерне җыйнак итеп әйтеп бирү хас. Аларда ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, үткенлеге һәм байлыгы чагыла. Фольклор әсәрләреннән әдәби иҗат эшендә нәтиҗәле файдалануның гүзәл үрнәкләрен без Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә күрәбез.

Мәкальләргә охшаш тагын бер төр – канатлы сүзләр. Аларның мәкальләргә охшашлыгы шулкадәр ки, халык телендә йөри-йөри канатлы сүзләр мәкальләргә әверелергә мөмкин. Г.Тукай, М.Гафури, Һ.Такташ кебек күренекле шагыйрьләребезнең күп санлы канатлы сүзләре, халык телендә мәкальләр белән беррәттән әйтелеп йөриләр. Мисал өчен, Тукай шигырьләреннән мәкаль җыентыкларына күчкәннәр. Алар 150 якын исәпләнә.

Н.Исәнбәт тә әдәби әсәрләрендә фольклор материалларыннан, татар халык теленең лексик һәм стилистик мөмкинлекләреннән, этнография элементларыннан оста файдалана, шулар ярдәмендә комик яисә драматик ситуацияләр кора белә торган әдип. Аның «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу» (1942), «Түләк» (1942; драматик поэма), «Әбүгалисина» (1959; драматик поэма), «Кырлай егете» (1968), «Хәйләкәр Дәлилә, яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1978) комедияләре, балалар өчен «Былтыр кысты», «Җиде кыз» исемле әкият-пьесалары, «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки Утыз ялган», «Мыраубай батыр маҗаралары» кебек әкият-повестьлары һәммәсе халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләренә нигезләнеп язылганнар.

Кыскасы, бу ике арадагы бәйләнеш әдәби әсәр теленең матурлануына, баюына һәм камилләшүенә һәрьяклап ярдәм итә.

Әдәбият

  1. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәктәп һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек/ Тулыл. Икенче басма.- Казан: Мәгариф, 1998.
  2. Бүген дә, иртәгә дә / Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.
  3. Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 1999.
  4. Татар фольклоры /М.Х.Бакиров.- Казан: Мәгариф, 2008.
  5. Татар халык иҗаты /Төз. Ф.И. Урманче, К.М.Миңнуллин.- Казан: Мәгариф, 2004.
  6. Татар халык иҗаты. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. Беренче китап. – РИЦ “Школа”. – 2005.
  7. Тел – тарих көзгесе/ В.Х.Хаков.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
  8. Шатлыгым, кайгым минем.../ Төз. А.М.Вәлиева. – Казан: Мәгариф, 2003.
  9. Шигърият һәм җыр / К.М.Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 1998.