Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

Вид материалаДокументы

Содержание


II. Төп өлеш .
2. Сыйныфтан тыш чараларда сөйләм осталыгы тәрбияләү.
III. Йомгаклау
Сөйләм эчтәлекле булырга тиеш.
Сөйләм логикалы, ягъни акылга ятышлы булырга тиеш.
Сөйләм саф, чиста булырга тиеш.
Сөйләм грамматик яктан төзек, орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес булырга тиеш.
Сөйләм тәэсирле булырга тиеш.
Борын – борын заманда
Тылсым вакыйгаларны бер-берсенә бәйли, төенли, конфликтны катлауландыра, сюжетның киеренкеле­ген тәэмин итә, маҗараларны үстерә)
Иншаларга анализ ясау
Дәрес барышы
Дәрескә йомгак.
Алып баручы.
Чыпчык. Башта сез миңа ярдәм итегез. Бөтен кошлар җылы якка китә, миңа җылы якка очарга кайчан вакыт җитәр икән? Балалар.
Аю. Урман патшасы мин, әйтегез: Сез кышкы суыкка әзерме? Төлке.
Аю. Яхшы, димәк, сез кышка әзер, Тәмләп йоклыйбыз хәзер. Алып баручы.
Убырлы. Әһә, эләктегезме?! Нинди матурлар, тазалар! Шүрәле.
Убырлы. Әйдәгез, башта сыйлыйм әле үзегезне. Әй, гөмбәләрем, чыгыгыз! (Чебен гөмбәләр биюе.) Убырлы
Убырлы. Агулы... Бергә.
...
Полное содержание
Подобный материал:
ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ ҺӘМ

МӘГЪЛҮМАТИ МЕТОДИК ҮЗӘГЕ


Квалификацион эш


Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү


Аксу урта мәктәбенең башлангыч

сыйныф укытучысы

Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы


2008


Эчтәлек


I. Кереш


1. Сөйләм телен

үстерүнең әһәмияте ...............................................................................3-5

II.Төп өлеш .

1. Дәресләрдә сөйләм телен үстерү ....................................................6-14

  1. Сыйныфтан тыш чараларда сөйләм осталыгы тәрбияләү..........14-16


III. Йомгаклау ............................................................................................. 17-18


IV. Кулланылган әдәбият..................................................................................19


V. Кушымта …………………………………………………………………20-37


I. Кереш


1.Сөйләм телен үстерүнең әһәмияте.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү – башлангыч сыйныфларда укытуның төп максатларыннан берсе.”Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”,- дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз.Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле хәзинәсен эзли,таба, күрә белергә өйрәтү мөһим. Укытучы укучыларның сөйләм эчтәлегенә генә түгел, формасына, әйтелешенә, интонациясенә, сүзләр сайлавына, җөмлә төзүенә, нәфис, матур һәм бәйләнешле сөйли белүенә игътибар итәргә, шуңа өйрәтергә тиеш. Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә, алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный.

Башлангыч сыйныфларда уку еллары – шәхес формалашуда аеруча җаваплы чор: балалар укырга, язарга, санарга, сөйләргә, аралашырга,

коллективта үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Кече яшьтәге мәктәп елларын хисләрдән сыйфатлар формалаштыру дип атасаң да ярый.Чөнки кешенең үзе өчен әһәмиятле сыйфатлары бу чорда иҗади үсә, шәхес формалашуга нигез салына.

Укыту-тәрбия процессында бала шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чараларның берсе – сөйләм күнекмәләрен үстерү.Уйлау – фикерләү сөйләм үсеше белән аерылгысыз бәйләнгән.Сөйләмнең ярлы булуы фикерләүнең начар үсеше турында сигнал булып тора. Димәк, баланың аңы үсү, белеме арту, аның чынбарлыкны танып – белү тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе сөйләмнең үсешенә, үз туган телен яхшы белүенә бәйле.

Мәктәптә уку балаларның сөйләм үсеше чыганакларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә.Алар укытучы җитәкчелегендә табигать күренешләрен, тирә - юньдәге кешеләр хезмәтен күзәтә, иптәшләре белән аралаша,укытучының сөйләмен тыңлый. Боларның барысы да бала шәхесен рухи баета, белемен арттыра һәм сөйләмен үстерә.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә ирешү максатыннан, башлангыч класслар өчен программадан файдаланып, мин түбәндәге план төзедем:

1.Балаларның сүзлек запасын ачыклау.

2.Укытучы соравына җавапны ачык, кыска һәм төгәл әйтү.

3.Сөйләмнән җөмләне аерып алу.

4.Рәсем буенча җөмләләр төзү.

5.Рәсемнәр сериясе буенча сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәя төзү.

6.Укылган җөмләләргә, текстка куелган сорауларга җавап бирү.

7.Төрле күренешләрне телдән сурәтләү.

8.Тәкъдим ителгән яисә балалар үзләре уйлаган тема буенча телдән яисә язма сөйләм төзү.

9.Шигырь, инша, әкиятләр иҗат итү.

Шушы план нигезендә эшләп,балаларның сөйләм телләрен үстерүнең төп максатларын санап үтәргә мөмкин:

1.Укучыларның фәннәр белән кызыксынуларын үстерү һәм аңа мәхәббәт

тәрбияләү, аларда татар халкы тарихын , аның бай мирасын өйрәнү теләге уяту.

2.Укучыларның белемен киңәйтү, тирәнәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен арттыру. Тел һәм әдәбият белән кызыксынучыларга мәктәп программасыннан тыш мәгълүмат бирү.

3. Аерым темалар буенча алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту.

4.Сыйныфта бирелә торган төрле яклы тәрбияне(патриотик, гуманлылык, эстетик , дуслык – иптәшлек, хезмәт тәрбиясе һ.б.) сыйныфтан тыш эшләр белән бәйләп дәвам итү.

5. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү.

Билгеле, әлеге максатларга ирешүнең юллары байтак. Укучыларга төрле фәннәрне өйрәтү, аларның белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертүне таләп итә. Бүгенге яңарыш процессында республикабыз алгарышын тәэмин итәрлек, конкурент булырга сәләтле балалар үстерү безнең алдыбызга килеп баса. Хәзерге заманда кешенең интеллектуаль, профессиональ иҗади үсеш дәрәҗәсе хәлиткеч мәгънәгә ия. Белем сыйфатын күтәрү- тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен иң зарури гамәлләрнең берсенә әйләнеп бара . 21 гасыр мәгариф системасың асылы шунда, ягъни нәтиҗәле белем бирү, шәхеснең җәмгыятьтә урын табуы. Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиешләр.


II. Төп өлеш .


1.Дәресләрдә сөйләм телен үстерү.


Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге ята. Башлангыч мәктәптә дәресләрнең һәрберсендә дә диярлек баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла.

Мәктәптәге бер генә дәрес тә, бер генә эш тә сөйләм телен үстерү бурычларын читләп үтми. Укучыларның сөйләм телен үстерү эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш.

Укучыларны 1 сыйныфка кабул итәр алдыннан, әңгәмәләр, анкета,төрле тестлар аша аларның нинди сәләткә ия булуларын ачыклыйм. Хезмәтемне дә шул юнәләштә алып барам: дәресләрне кызыклы, балаларның танып – белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, иҗади эшчәнлеген үстерерлек итеп, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен истә тотып үткәрергә тырышам. 1 сыйныфта эшне таякчыклардан төрле фигуралар, предметлар төзеп уйнаудан башлыйм. Башта укучылар – гади предметлар, алга таба, үзләре дә сизмәстән, төрле фигуралар төзи.”Нәрсәгә охшаган?” соравы аша балаларның күзаллавын, фантазиясен үстерәм. Мөмкин һәм мөмкин булмаган вариантлардан барлык җавапларны да тыңлыйм. Шундый ук эшне геометрик фигуралар җыелмасы белән дә оештырам. Бу очракта балалар төзелгән фигуралар турында сөйли. Төсе, зурлыгы, характерлы сыйфатлары нинди? Предмет яки күренешләрне төрле яктан күрү, гадәти әйберләрдәге яңалыкны табу кебек сыйфатлар укучыларда образлы күзаллау, фикерләү сәләтен, иң мөһиме – бәйләнешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Балалар бер –берсен тыңларга өйрәнә, үзара иркен аралаша, мөстәкыйль фикер йөртеп җавап бирү мөмкинлеге туа.

Уку дәресләрендә укучылар матур итеп уку белән бергә, текстның төп мәгънәсен аңларга, сораулар куя белергә, шул ук вакытта үзләре дә тулы, дөрес җавап бирергә өйрәнә. Дәресләрне җанлы,мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Шулай эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Дәрес башында темага кагылышлы берәр гыйбрәтле хикәя укыйбыз, я халык әкиятләрен искә төшерәбез. Куелган сорауга җавап эзлибез,фикер алышабыз, бәя бирәбез. Дәресләрдә табышмаклар, сынамышлар, чагыштыру, тасвирлау чаралары куллану да уңай нәтиҗә бирә.

Табышмаклар предметның билгеләрен саный, кулланылышын әйтә, иң төп үзлеген ача һәм объектның исемен эзләп табу бурычын куя, яңа сүзне аңларга ярдәм итә, зиһен, логик фикерләүне үстерә, сөйләмне камилләштерә.

Халык сынамышлары әби – бабайларыбызның бай тәҗрибәсен туплаган. Балалар дәрестә әсәр эчтәлеге белән мәкальне чагыштыралар, әсәрнең төп мәгънәсенә, геройларның гамәлләренә туры килгән мәкальләрне сайлыйлар, үз фикерләрен дәлиллиләр.

Дәресләрдә гадәти күнегүләр белән беррәттән, кроссвордлар, ребуслар чишү дә тел байлыгын арттырырга ярдәм итә. Моннан тыш, төрле мәзәкләрне,кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы куллана белергә булыша.

Балаларны җөмләдә сүзләрне дөрес куллана белергә, туган телнең матурлыгын тоярга, үз фикереңне ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре уку һәм татар теле дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Укучыларның сөйләмен һәм акыл сәләтен үстерүдә сочинение язарга өйрәтү уңай нәтиҗә бирә.

Укучыларны сочинение язарга башта әйтмә формада әзерләргә кирәк. Сочинение язу өчен укучыларның тирә - як тормышта күргәннәрен, аларның күзәтү һәм тәэсирләрен, шөгыльләрен һәм уеннарын исәпкә алып,тема сайлау бик мөһим.

Темалар гомуми характерда булмаска тиеш, чөнки укучыларга тасвирлау авыр, ә берәр хәлне сөйләү алар өчен җиңелрәк. Башлан­гыч сыйныфларда балаларның үз тормыш­ларында булган хәлләр: «Без су буенда нәрсәләр күрдек? (II сыйныф), «Урманда бул­ган хәл» (III сыйныф), «Чаңгы шуганда», «Кар бабай ясау», «Чыршы бәйрәме», «Мин әнигә ничек булышам» темаларын һ. б. сайларга мөмкин. Иң әһәмиятлесе — укучыга таныш тема булуы шарт. Аннары языласы сочинениене ничек башлау мәсьәләсе килеп баса; бу эш укытучы ярдә­мендә өйрәтелә.

Икенче мөһим нәрсә — өйрәтү чорында сочинение өчен материал — балаларга ошаган яки дәрестә укылган әсәрләрдән өзекләр, мәкальләр, табышмаклар, такмак­лар, санамышлар һ. б. туплау. Мәсәлән, «Көзге матурлык» темасы алынса, уку дәреслегеннән көз турында укылган мате­риал кабатлана, нинди җөмләләрнең көзге табигатьне тасвирлавы, аларны тагын ни­чек үзгәртеп, кыскартып, сүзләр өстәп язып булганы аңлатыла. Ләкин, минемчә, моның белән мавыгырга ярамый, ул беренче этап­та гына кулланыла ала, чөнки бу балалар­ны үз күзаллауларын һәм фикерләрен ачык­ларга ярдәм итми. Кайбер очракларда укы­ган материалларны да файдаланырга мөмкин, ләкин анда да үз уй-фикерләреңне дәлилләү кирәк.

Әгәр укыган әсәр буенча сочинение язы­ла икән, темадан читкә чыкмаслык конкрет план төзелә.

Картина буенча сочинение язу изложениедән сочинениегә күчү күнегүе булып санала.

Балалар башта бер темага багышланган берничә картина буенча сөйлиләр. Өч – дүрт картина буенча үткәрелгән әңгәмә укучыларны хикәя планын төзүгә әзерли.Планның һәр пунктына ике яки берничә җөмлә төзелә. Шулай итеп, башта хикәя телдән сөйләнә, аннары языла.

Эшнең алдагы этабы – бер картина буенча сочинение язу. Бу тип эшнең бурычы картинада күрсәтелгән вакыйганы хронологик тәртиптә зиһенгә алу һәм бәян итеп бирүдән гыйбарәт.

Укучылар өчен бер картина буенча сочинение язу авыр, чөнки бер картина язылачак сочинениенең төп өлешенә генә материал бирә ала. Сочинениенең баш өлешен һәм ахырын балалар үзләре “уйлап чыгарырга” тиешләр. Тасвирлау һәм фикерләү элементлары картина эчтәлегенә өстәмә була. Соңгысын һәр укучы үзенчә, мөстәкыйль эшли. Картина буенча сочинение язганда иң әһәмиятлесе — рәсемнең сюжеты буенча әңгәмә үткәрү. Билгеле, укыту­чы балаларның игътибарын картинаның әһәмиятле деталь­ләренә юнәлдерә. Бергәләп план да төзелә. План буенча берничә укучының төзегән җөмләләре тыңланыла һәм сүзлек эше үткәрелә. Бу сюжет­та кулланырга мөмкин булган яңа сүзләр тактага язып аңла­тыла. Мәсәлән, “Сөйләм үстерү өчен картиналар” сериясеннән “Көзге урманда”, “Кышкы уеннар”, “Без – кошларның дуслары”, “Яз” рәсемнәре буенча балалар үз тормышларында булган хәлләр турында сочинение язалар.

Сюжеты ансат, состав өлешләргә җиңел бүленә торган булганда гына, укучылар бер картина эчтәлеген сөйләп, язып бирә алалар.

Сочинение язарга өйрәнү уку дәресләре белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки уку дәреслә­рендә укучылар текстны өлешләргә бүләргә, һәр өлешкә исем бирергә, биремнәрне үтәргә, текстның кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнәләр.

Укучылар I сыйныфтан ук сорауларга җавап бирә башлыйлар. Бу — бик җаваплы һәм әһәмиятле эш. Сорауларга һәрвакыт тулы җавап таләп итү дә сочинение язуга әзерлек була. I сыйныфта телдән хикәя төзегәндә (ел ахырында) тактага язылган сорауларның кайбер сүзләрен җавапта кул­лана белергә өйрәтә башлау уңай нәти­җәләр, бирә.

II сыйныфта укучыларның күмәк эшлә­ре, төрле шөгыльләре турында әңгәмәләр оештырыла. Балалар кечкенә хикәяләр төзиләр, аларның кайберләре дәфтәргә яздырыла.

Кайбер очракларда (башлангыч өйрәтү этабында) укытучы класс тактасына бе­ренче җөмләне язып куя. Ә аннан соңгы җөмләләрдә, күп нокталар куелып, алар урынына укучылар сүзләр өстәп, җөмләне тәмамлап язалар. Тиешле сүзләрне күзә­түләрдән чыгып яки картинага карап таба­лар. Таблицага язылып куелса да ярый. Сочинение язганда орфографик сүзлектән файдаланырга өйрәнүне дә истә тотарга кирәк. Сүзлек белән эшләгәндә укучылар үзләренең актив лексикаларына яңа сүзләр өсти алалар. Әгәр ул үзе кулланырга теләгән сүзнең ничек язылуын белми икән, сүзлеккә мөрәҗәгать итеп, сүз ясау күнекмәләрен дә арттыра ала.

III сыйныфта балаларның күзәтүләренә бәйле темаларга, сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, алдан әзерлек үткәреп, хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү рәвешен­дәге сочинениеләр яздырыла.

III — IV сыйныфларда сочинение планын мөстәкыйль төзүне дә файдаланырга кирәк.

Төрле планнарны чагыштырып, иң уңышлысына, ягъни теманы киңрәк ачыклый тор­ганына балаларның игътибарын юнәлдерү файдалы.

Бу сыйныфларда кайбер сочинениеләр экскурсиядән соң языла. Мәсәлән, мин «Яз кил­де» дигән темага сочинение язуны түбәндәгечә оештырам.

1. Экскурсия вакытында күргәннәрне сөйләтү. Яз билгеләре.

2. Сораулар буенча эшләү.

— Экскурсия вакытында һава нинди иде? (Көн аяз иде.)

— Язның нинди билгеләрен күзәттек? (Кар эри, гөрләвекләр ага, агачларның бөреләре бүрткән, чирәм чыга башлаган, тузганаклар чәчәк атарга әзерләнә, кояш­лы урында җир күренә.)

— Һава нинди? Болытлар нинди?

— Ни өчен яз көне көннәр җылына? (Кояш җылыта. Кояш яз көне озаграк як­тырта, җирне ныграк җылыта.)

— Ни өчен яз көне кар эри? (Кар кояш җылытудан эри, кар эрегәч, җир күренә башлый.)

— Яз көне агачларда нинди үзгәрешләр күренә? (Бөреләр бүртә.)

— Нинди кошларны күрдек? (Кара кар­галар, сыерчыкларны күрдек.)

Укучылар язган сочинение экскурсия ту­рында хисап кына түгел, а иҗади эш бу­лырга тиеш. Экскурсия вакытында укучы­ларның игътибарын табигатьтәге күре­нешләргә юнәлдерергә, ни өчен? нигә шулай? дигән сораулар куеп, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыкларга кирәк. Со­чинениедә баланың табигатькә мөнәсәбәте, кичерешләре дә чагылу әһәмиятле.

Билгеле, башлангыч сыйныфларда уку­чыларның сүзлек байлыгы әле бик ярлы була. Укучылар сүзләрнең күчерелмә мәгънәсен еш кына сиземли алмый, телнең синонимик байлыгын, стилистик мөмкин­лекләрен үзләренең сөйләү һәм язу күнегү­ләрендә тиешенчә файдалана белмиләр. Шуңа күрә IV сыйныфта сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе, күп мәгьнәлелеге аңла­тылырга тиеш. Сочинениедә нинди сүз­ләрнең мәгънәсен аңлатырга, синоним, омоним, антонимнарга, нинди сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә игътибар бирергә икәнен алдан билгеләп кую уңышлы була. Күчерелмә мәгънәле сүзне сочинениедә куллану мөмкинлеге туса, башта ул сүзнең туры мәгънәсе һәм күчерелмә мәгънәсе би­релә һәм соңгысының нинди принципта тууы ачыклана.

Сочинение язганда укучылар сыйфатлар­ны бик аз куллана. Шуңа күрә I сыйныфта ук нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләрнең телнең иң матур бизәкле сүзләре икәнен аңларга һәм сөйләмдә кул­лана белергә өйрәтүне күздә тотарга тырышам. Моның өчен җөмлә төзегәндә исемнәрне табу, исемнәрдән чыгып сорау кую юлы белән сыйфатларны табу, сыйфатның ни өчен бу исемгә бәйле булуын аңларга өйрәтү әһәми­ятле. Бу күнегүләрне үтәргә табышмаклар аеруча ярдәм итә. Билгеләре буенча пред­метларны табу өчен мондыйрак табыш­макларны кулланырга була: «Җәен — соры, кышын — ак, аңа шулай яхшырак», «Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай», «Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә» һ. б.

Билгеле, фигыльләрне, бигрәк тә хә­рәкәтне, тавыш, аваз чыгаруны, тойгы, хис­не белдерә торган сүзләрне дә белергә кирәк. Монда эш-хәрәкәте буенча предмет­ны табу күнегүләре эшләнә.

Сочинение язганда, сүзне — сүзтезмәдә, җөмлә һәм сөйләмдә куллану, сүзнең җөмләдә нинди сүзләр белән бәйләнеп килә алуына аеруча игътибар бирергә кирәк. Җөмләдә сүзләрнең тиешле тәртибен сак­лау белән бергә, аларны җөмлә төзегәндә дөрес бәйләү мәсьәләләре дә әзерлек чо­рында истә тотыла. Сүзнең төзелешен белү, аның тамырын табу һәм мәгънәсен ачыклау күнегүләре үткәрелсә, сочинение вакытында шундый сүзләрне куллану җөмләне дөрес итеп төзергә ярдәм итә. Кушма һәм парлы сүзләрне өйрәнгәндә, аларның нинди очракта кулланылуы аңла­тылса, III — IV сыйныф укучылары шундый сүзләрне язма эшләрендә файдаланалар.

Үз фикерләрен үз сүзләре белән, кичереш һәм мөнәсәбәтләрен белдереп язылган текстны изложение дип йөртәләр. Анда укучының эчке дөньясы чагыла,аның дөньяга карашы, тормышка мөнәсәбәте күренә.

Изложениеләр сочинениегә әзерлекнең "югары басмасы” булып тора. Ул бала сөйләмен үстерүдә аерым урын тота, чөнки изложение – сөйләмне әдәби формалар белән баета һәм баланы сочинение язарга өйрәтә. Әлифба чорыннан ук системалы рәвештә шуңа әзерлек алып барылса, 1 һәм 2 нче сыйныф балалары уку китабына күчкәч, төзеләше гади булган, синтаксик катлауландырылмаган кечкенә хикәяне изложение итеп яза алалар.

Изложение өчен текст сайлау – мөһим мәсьәлә. Башлангыч мәктәпнең III, IV сыйныф укучылары өчен дә изложение язуга иң яраклы текст булып хикәя санала. Изложение язарга нинди дә булса бер вакыйга булган, билгеле бер сюжетка корылган текст өстендә өйрәтергә кирәк. Изложение өчен алынган хикәядә эпизодлар күп булмаска тиеш. Лексик һәм синтаксик яктан катлаулы булмаган барлык сүзләрнең мәгънәләре балаларга аңлашылган, җөмлә конструкцияләре гади, текст 3 -4 кисәктән булып, кисәкләргә ансат аерыла торган булырга тиеш.

Изложение текстлары әкренләп катлаулана; эпизодлар саны арта, сүзлеге байый, туры сөйләм һәм диалоглар очрый башлый. Изложение өчен алынган хикәя һәм мәкаләләр композиция ягыннан да катлаулана төшә. Эчтәлеге дә күбрәк кисәкләрдән тора, текст составындагы тиңдәш кисәкле җөмләләр дә арта бара.

Укучылар әзер текстны мөстәкыйль рәвештә изложение итеп яза белергә эзлекле өйрәнәләр; укчыларның сөйләме яңа сүзләр, сүз әйләнмәләре һәм синтаксик конструкцияләр белән байый. Шуның өстенә бәйләнешле сөйләм төзи белергә, билгеле бер эзлеклелектә, план буенча хикәянең сюжетын җәеп җибәрергә дә остара, шомара баралар.

Изложение текстын ничә кат уку мәсьәләсе сыйныфның хәзерлек дәрәҗәсенә, укытучының изложение өстендә эшне ничек оештыруына, текстның авырлыгына, күләменә бәйле. Шулай да, ике кат укыгач, изложение язарга укучыларны гадәтләндерү, шуңа өйрәтү максатка ярашлы итеп санала.

Хикәя укылгач, укытучы сораулары буенча аның эчтәлеге кыскача тикшерелә. Хикәянең эчтәлеге аңлашылганмы икәнен билгеләү өчен, 2-3 сорау бирү җитә. Аннары укытучы җитәкчелегендә изложение планы төзелә, һәм план тактага языла. План буенча балалар булачак изложение текстын телдән төзиләр. Аннары изложение язалар. План буенча телдән текст эчтәлеген кабат – кабат сөйләүләрне әкренләп киметә барырга кирәк.

Алга таба әкренләп планны үзләре мөстәкыйль төзергә өйрәнәләр, текст эчтәлеген сөйләп тормыйча, изложение яза белү күнекмәләре алалар. III - IV сыйныф укучыларының изложениеләре шушы таләпләргә җавар бирергә тиеш:
  1. Укучы текст эчтәлеген дөрес итеп, фактларны бозмыйча бирә. Вакыйга һәм эпизодлар эзлеклелеген саклый.
  2. Дәфтәрләренә язылмаса да, изложение эзлеклелеге билгеле бер план буенча бирелә.
  3. Укытучының биременә карап, изложение җентекле, тулы яки кыскача булырга мөмкин.
  4. Изложение грамматик – орфографик дөрес булырга тиеш.

Башлангыч мәктәптә изложениеләр өйрәтү характерында була. Изложение язарга өйрәткәндә, баштарак укытучы укылган текстны ничек язарга икәнен күрсәтә.Моның өчен укучылар текстка карата сораулар куялар яки план буенча текстны телдән изложение итеп сөйлиләр. Күмәкләшеп “редакцияләгәндә” укучылар үзләренең төзәтмәләрен кертәләр. Болар укытучы җитәкчелегендә эшләнә. Сыйныф белән телдән эшләнгән бу “изложение”не балалар мөстәкыйль рәвештә үз дәфтәрләренә язалар.

Изложение язарга өйрәтүне, билгеле бер схемага салып, баскычлап карап була:
  • рәсемнәр буенча изложение язу;
  • кызыклы, кыска вакыйгаларны биргән хикәяләр буенча үз сүзләрең белән изложение язу;
  • укыган әсәрләрнең берәрсенә охшатып, шуңа охшаш хәлне тормыштан алып язу.

Алга таба изложение өстендә балаларның мөстәкыйль эшләүләре арта бара. Ләкин читенлекләр чыкканда, балалар укытучыга мөрәҗәгать итәләр.Укытучы аларның эшләүләрен даими күзәтеп, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тора.

Изложение һәм сочинениеләрнең күләм­ле һәм кечкенә төрләре дә була: анысы исә укытучының дәрестә куйган максатына һәм билгеләгән вакытка бәйләнгән.Кечкенә сочинениене туган тел дәресендә грамматик бирем белән дә тәкъдим итәргә мөмкин.. Сочинение темасының һәм изложе­ние текстының кызыклы һәм балага таныш булуы шарт. Шунын белән бергә, укыла һәм языла торган текстларның тәрбияви яктан кыйммәте аеруча мөһим. Шулай булгач, из­ложение өчен текстлар сайлау укытучының әдәбиятны, бигрәк тә балалар өчен язылган әсәрләрне яхшы белүен, шулай ук әлеге текстның сүзлегенә анализ ясавын сорый: яңа сүзләрнең эчтәлеге аңлатыла, язылышы кыен булган очраклар ачыклана, хаталар искәртелә.

Сочинение яки изложение язылып беткәч, балалар бер-берсенең эшләре белән таны­ша, моннан соң һәр автор үз эшен кабат укый һәм эшкәртә.

Сочинение һәм изложение яздыру – кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы эш төре.Укучыларның күбесе сочинение язарга ярата. Чөнки ул – иҗади эш. Монда һәр бала хыяллана, теге яки бу күренеш, предмет турында үз фикерләрен белдерә. Укытучы балалар иҗатына юнәлеш бирә, аларның фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыра.

1- 4 сыйныфларда сынлы сәнгать дәресләре укытыла. Сәләтле балаларның күбесе бер уңайдан укылган әсәрләргә дә иллюстрацияләр ясый. Бу исә аларга “Ни өчен әлеге эпизодны сайлап алдың?”, ” Үз рәсемеңдә нәрсә күрсәтергә теләдең?”, ”Әсәр белән рәсем арасында нинди аерма бар?” һ.б. шундый сораулар бирергә нигез булып тора. Күренекле рәссамнарның картиналары буенча эшләү дә укучыларның сөйләм телен үстерерүдә нәтиҗәле чара. Милли йөзебезне чагылдырган “Сабантуй” (Л.Фәттахов), “Урал тавы өргәсендә”(Б.Урманче), “Су буе”(Ф.Әминов) һ.б. картиналар укучыларда милли горурлык хисе уятуга, көнкүрешебезгә, милли культурабызга кагылышлы сүзләр байлыгын арттыруга ярдәм итә. Шулай ук бөек рус рәссамнарының иҗатына да мөрәҗәгать итү кирәк. Бигрәк тә, И.И. Шишкин әсәрләрен балалар яратып кабул итәләр.

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен арттыра, рухи, әхлакый сыйфатларны формалаштыра торган сюжетлы уеннарны да дәресләрдә еш кулланам. “Исәнләшү” темасын өйрәнгәндә “Теремкәй” әкиятен рольләргә бүлеп уйнап, әкият геройларын төрле исәнләшү сүзләре белән каршылау; “Ялкаулык һәм тырышлык” темасына дәрес үткәргәндә Өлгер һәм Авыраяк булып уйнау; бер – берсенә әдәпле сүзләр әйтеп, “тылсымлы таяк” тапшыру; “телефоннан” сөйләшү; үзләрендә булган кимчелекләрне әйтеп, шул тискәре сыйфатларны бетерү, “дәвалау” өчен “тылсымлы даруханә” дән”дару “сатып алу кебек сюжетлы- рольле уеннарны балалар кызыксынып башкаралар.

Укучыларның үз фикерләрен дөрес, ачык, матур итеп әйтә белүләренә, тыңлаучы аңларлык итеп,тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә омтылам.

Дәресләрнең бер өлешендә төрле темаларга викторина, читтән торып сәяхәт

үткәрү дә балаларны сөйләмгә, аралашу әдәбенә өйрәтә. 4 нче сыйныфта фонетик КВН, “Сүз төркемнәре “ иленә сәяхәт, 3 нче сыйныфта “Йолдызлы сәгать” һ.б. моңа ачык мисал булып торалар.


2. Сыйныфтан тыш чараларда сөйләм осталыгы тәрбияләү.


Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә. Алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Дәрестән тыш эшләрдә сүзгә сак караш, сөйләм осталыгы тәрбияләү юнәлешендә дә даими эш алып барыла. Халыкның ”Акыллы сүзгә ни җитә” , “Һәрбәр сүзнең үз урыны бар”дигән мәкальләре бик урынлы әйтелгән бит. Кичәләр оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу чаралар укучыларда белем һәм фәнгә карата кызыксыну уята, балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерәләр, киң күзаллау булдыруга ярдәм итәләр .

Дәрестән тыш эшләр дә планлы рәвештә алып барыла. Мондый эшләрне планлаштыруда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучы һәм китапханәче катнаша. План төзегәндә республикага, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бәйле истәлекле көннәр исәпкә алына. Алар, нигездә, белем һәм тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнә, дәресләрнең дәвамы буларак, укучының кызыксынуларын исәпкә алып үткәрелә.

Телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф –гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү һәм ,иң әһәмиятлесе, аралаша белергә өйрәтү максатыннан оештырылган татар теле һәм әдәбияты атналыгы зур әһәмияткә ия. Ул, гаять тантаналы, күтәренке шартларда бәйрәмчә үткәрелә. Атналык башланыр алдыннан, мәктәп залы игътибарны җәлеп итәрлек белдерү, татар язучыларының тормыш һәм иҗатын чагылдырган таблица-плакатлар, төрле башваткычлар, ребус, кроссвордлар белән бизәлә. Күрсәтмә әсбапларның күп һәм төрле булуы укучыларны әлеге чара белән кызыксындыруда һәм аларның төрле чараларда актив катнашуларына ирешүдә ярдәм итә.Беренче көннән соңгысына кадәр, татар көйләре һәм җырлары яңгырап тора, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйнала.

Шушы атналыкның бер көне башлангыч сыйныф укучыларына бирелә. 2007 – 2008 нче уку елында без, 4 нче сыйныф укучылары белән ,Туган телләр көненә багышлап “Туган телем – назлы гөлем” дип аталган балалар иртәсе үткәрдек. Кичәнең максаты да укучыларның сөйләм телен үстерү,туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.Иң беренче эш итеп, кичә барлык балалар катнашуында узуына әһәмият бирергә кирәк.Сөйли белгәне сөйләсен, җырлый белгәне җырласын, биесен... Аналар көненә багышлап оештырылган шигырьләр иҗат итү конкурсына да укучылар теләп катнашалар.Укучыларда үзләренең иҗади сәләтен сынап карау мөмкинчеле туа.Әниләр турында матур – матур хикәяләр, сочинение иҗат итәләр. Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәре зур оешканлык белән билгеләп үтелә. Бу кичәләрдә башлангыч сыйныф укучылары да актив катнаша.

Ноябрь ае мәктәбебездә театр айлыгы кысаларында үтә.Һәр сыйныф бу айлыкка зур тырышлык белән әзерләнә.Башлангыч сыйныф укучылары тамашачыларга күбесенчә сәхнәләштерелгән әкият тәкъдим итә.Әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү - әдәби тел нормаларын үзләштерүдә чын күрсәтмә материал. Драммалаштырылган уеннарда персонаж исеменнән сөйләү хәтер сәләтен яхшырта, акылны камилләштерә,сөйләм үстерә, сәнгатьлеккә ирешүдә мөһим чара булып тора.

Яз җиткәч үткәрелә торган “Нәүрүз” бәйрәме, “Әниләр бәйрәме”, “Туган көн” бәйрәме дә зур оешканлык белән үтә. Мондый чаралар аша балаларда ата- анага, туган илгә хөрмәт тәрбиялим, аларның иҗатка омтылышын арттырам, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә омтылам.


III. Йомгаклау


Аңлап йөгерек укый , дөрес һәм тиз яза белгәндә генә, балада нәтиҗәле белем –тәрбия алу нигезе салына. Моны истән чыгармаска кирәк. Шул ук вакытта истән чыгармаска тиешле тагын бер нәрсә - һәрбер сабый табигать тудырган зат. Үсә барган саен баланың эш-хәрәкәтендә аерым бер теләк-омтылышлар, мавыгулар, кызыксынулар ачыклана башлый. Бу вакытта без-педагоглар - ярдәмгә килергә тиешбез. Бала бит ниндидер әзер формадагы савыт түгел. Ул –табигатьтән үк хәрәкәтчәнлек алган, эчке бер көчләргә ия булган, башлангыч сәләт-чалымнары, үзлегеннән үсү – формалашу кебек мөмкинлекләре булган зат.

Баланың сөйләм теле бай булу - гомуми интеллектуаль үсешенең бер өлеше.

Дәресләрдә сөйләм телен үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап һәм күптөрле. Тик аны һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Бу эшемне язганда мин педагог – новаторларның эш - тәҗрибәләре белән тирәнтен таныштым. Аларның укыту алымнарын мин үз эшемдә кулланырмын дип планлаштырам.

Башлангыч классларда сөйләм күнекмәләре үстерүнең әһәмиятен тирәнтен аңлаган хәлдә, бу мөһим проблемага мин беренче класстан ук игътибар итәм. Соңгы елларда “Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү” проблемасын методик темам итеп сайлау да шуңа бер мисал.

Методистларыбыз Г.Ибраһимов, М.Корбангалиевләрнең бәйләнешле сөйләм үстерү турындагы хезмәтләренә нигезләнеп, методик темам буенча эзлекле эш алып бару өчен максат – бурычларны билгеләдем. Беренче класстан ук балаларга бәйләнешле сөйләмгә куелган таләпләрне аңлатам. Алар түбәндәгеләр.

1. Сөйләм эчтәлекле булырга тиеш. Кечкенә балалар бер предметка карап, бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләп китәргә яраталар, үзләре дә тоймастан читкә тайпылалар. Мәгънәсен аңламыйча теге яки бу сүзне җөмлә саен куллануларына юл куймаска тырышам. Андый сөйләм ямьсез булуын аңлатам.

2. Сөйләм логикалы, ягъни акылга ятышлы булырга тиеш. Укучылардан үз фикерләрен эзлекле итеп оештыруларын таләп итәм.

3. Сөйләм ачык булырга тиеш. Укучыларыма: “Без җиңел һәм аңлаешлы итеп сөйли алабыз. Аңлашылмаган сүзләр кыстырып сөйләмегезне ямьсезләмәгез!”,- дип искәртеп торам.

4. Сөйләм саф, чиста булырга тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары кемнедер кабатларга, кемнедер охшатып сөйләргә яраталар. Бу яшьтәге балаларга рус сүзләрен кушып сөйләү, “урам телен” кирәгеннән артык куллану хас. Мондый очракларда мин аларга дөрес юнәлеш бирергә тырышам.

5. Сөйләм грамматик яктан төзек, орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес булырга тиеш. Укучыларымның сөйләмнәрен әдәби тел нормаларына туры килерлек итеп формалаштырырга тырышам.

6.Сөйләм тел чараларына бай булырга тиеш. Бер үк уйны төрлечә әйтә алырга, җөмләләрдә бер үк сүзләрне кабатламаска өйрәнәбез.

7. Сөйләм тәэсирле булырга тиеш. Дәрестә сәнгатьле уку алымнарын өйрәтү, рольләргә бүлеп уку, шигырь укучылар бәйгеләре – максатка ирешүдә төп чаралар.

Шуны истән чыгармаска кирәк: нинди генә шөгыль тапмасын, укучы эшенең, шөгыленең файдалы, кирәкле , мәртәбәле икәнен тоярга тиеш. Гомумән, кеше өчен иң зур бәлаларның берсе - файдасыз, кирәксез, мәгънәсез һәм нәтиҗәсез эш башкару, шул эшкә көч сарыф итү.

Алыштыргысыз шартларның тагын берсе - һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын искә алу. Төрле дәресләрдә, дәрестән соң оештырылган чараларда нәкъ менә шуңа игътибар итәргә кирәк. Бу принципларның саклануы – балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның зәвыгына дөрес юнәлеш бирү, һәм , ниһаять, дөрес эшләү дигән сүз.


Кулланылган әдәбият


1. А.З.Рахимов. Эзләнүләр һәм табышлар. Мәкальләр һәм дәрес эшкәртмәләре җыентыгы.-К.:РИЦ “Школа”,2000.-93 б.

2. Г.Ибраһимов. “Татар телен ничек укытырга?”

3.А.Ш.Асадуллин. “Башлангыч мәктәптә сөйләм үстерү методикасы”.

4.С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. “Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы”

5. “Мәгариф” журналы: 2001 №8. -21 б., 2001№9-68 б., 2001 №10. - 48 б.,

2002 №7 - 56 б., : 2006 №7. - 30 б.

6.Н.И. Политова.Развитие речи учащихся начальных классов.”

7.М.Хәсәнова.”Укучыларның сөйләмен һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү”.

8.З.Хәбибуллина,Р.Миңнуллина. “Сочинение язарга өйрәнәбез”.


Борын – борын заманда...

Тема: милләт йөзе - әкияттә

Максат: 1)әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү; 2) бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерәү;3) укучыларның төркемнәрдә дуслашып, узара фикерләшеп, бер-берсенә булышып эшләүләренә ирешү.

Җиһазлау: Ф.Яруллинның «Сайланма әсәрләре», Ә,Бикчәнтәева шигыре, АЛлишньң «Тылсымлы хи­кәяләрле, әкиятләрне сурәтләгән рәсемнәр.

Төре: Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу этабы

1) психологик халәт тудыру

2) белемнәрне акгуальләштерү

а) үткән дәрестәге уку мәсьәләсе нинди иде?

б) халык әкиятләре турында ниләр белдек?

ә) иҗади өй эшләрен тыңлау.

Әкият иҗат итү.

Өй эшен һәркем үзе бәяли. Иң яхшы дип табылган иҗади эшләр махсус җыентыкка туплана,

II. Уку мәсьәләсен кую.

Әкияти хисең саумы, кеше, җанда?

Җуймадыңмы җирдән күчкән тылсым көчең ?

Әкиятне җую - кешелекне җую-

Әфсен-төфсен!

Җаннан-җанга күчсен серле әкиятләр,

Яз җилләре булып, җирне назлап иссен!

Котсыз яшәп җирнең котын алучыга

Ачы каргыш төшсен! -

Әфсен-төфсен!

Тикшерү өчен сораулар:

а) шагыйрь нәрсә турында әйткән?

- әкият язмышы турында.

б) аның әкияткә мөнәсәбәте.

- ул хафалана, әкиятне яклап чыга.

- ул безне әкият укырга чакыра. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз бара­чак?

- Халык күңелендә туган матурлык - әкият ту­рында.

Ш. Уку мәсьәләсен чишү

1 нче бирем

- Нәрсә ул әкият?

- Әкиятләр безне кая алып бара? Көтелгән җаваплар: хыял дөньясына уйда , күңелдә , яхшылыкка , яманлыкка .

Әкиятләр әдәбиятның кайсы төренә карый? Бу төргә анализ ничек ясала? .

Җавап:.әкиятләр халык авыз иҗаты­ның сөйләм теленә карый.

1. Әкиятнең төп героен табу.

2. Әкият героеның кайда хәрәкәт итүен билге­ләү.

3. Тылсым көчен табу.

4. Конфликтны(каршылыкны) табу.

5. Геройның нәрсәгә омтылуын, нәрсәгә ирешү­ен, нәреә табуын билгеләү.

6, Чагыштырып сурәтләнгән эпизодлар.

3 иче бирем.

Әкиятнең эчтәлегеңдә нинди көч сурәтләнә?

Җавап: Эчтәлектә тылсым кече ята.

Тылсым нинди өлешләрдән тора?

Тылсым вакыйгаларны бер-берсенә бәйли, төенли, конфликтны катлауландыра, сюжетның киеренкеле­ген тәэмин итә, маҗараларны үстерә).

4 иче бирем,

а) Әкият дөньясы ничек күз алдына килә?Анда нинди вакыйгалар сурәтләнә?(әкият дөньясы гадәти түгел, күренешләр иксеэ-чиксез, гадәттән тыш хәлләр .чынбарлыктагы яманлык белән яхшылык, явыз­лык белән изгелек көрәше).

5 иче бирем. Әкиятнең төп героен табыгыз( халык вәкиле: карт белән карчык, йә төпчек ул, карт белән карчыкның бердәнбер газизе, егет, кыз).

6 нчы бирем . Халык әкият героена үзендәге нинди яхшы , асыл сыйфатларын биргән? (батыр, елдам, гаят көчле, гайрәтле, куркуны белмәс, тырыш, дош­маннарына аяусыз, үз максатына омтылучы, халык бәхете өчен көрәшүче, гаделлек сөюче, әхлаклы, олы­ларны олылаучы, инсафлы, һ.б.)

7 бирем .

Егеткә кемнәр ничек ярдәм итә?

(аксакал картлар акыл тәҗрибәсе бирә, саф күңелле кызлар тугрылыклы дус, ышанычлы иптәш, юлдаш булып тора).

8 иче бирем.

Явызлык ничек җиңелә (тапкыр акыл, йөгерек зиһен ярдәмендә)

9 нчы бирем.

Бу җиңүнең нигезендә нәрсә ята? (якты идеаллар, уй-хыяллар, омтылышлар, халыкның киләчәк бәхете, өмет-хыяллары, татар халкының күркәмлеге, акылы, тапкырлыгы, кунакчыллыгы, фәл­сәфи тәҗрибә).

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Татар халык әкиятләре турында. Аларда халкы­бызның йөзе, югары әхлагы, рухи сафлыгы, гүзәл­леге. Әкият яши, яшәргә тиеш һәм яшәячәк.

V. Өйгә эш. Рус халык әкиятләрен укып, шул халыкның яхшы сыйфатларын билгеләргә.


Иншаларга анализ ясау

МАКСАТ: 1. Иншалардагы хаталарны төзәтү һәм кисәтү,язма сөйләм төзи белергә өйрәтү, осталык формалаштыру, тотрыклы күнекмәләр булдыру, язма эшләрнең сыйфатын яхшырту, бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү.

2. Сүз запасын баету, төпле,логик, эзлекле, эчтәлекле язма күнекмәләре формалаштыру.

3. Әхлак тәрбиясе бирү, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү , ана теленә мәхәббәт уяту.

ҖИҺАЗЛАР: Плакатлар,дәфтәрләр, дәреслек. '

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I Оештыру өлеше.

Укытучының кереш әңгәмәсе.

Укучылар инша язарга өйрәнүнең иң кирәкле состав өлешенең берсе - укы­тучы тикшергәннән соң, хаталарга, ким­челекләргә сезнең белән бергә дәрескә анализ ясау. Без сезнең белән Т. Миңнуллин әсәре буенча инша яздык. Хикә­ягә карата инша язуның асыл мәгънәсе, соңыннан әсәргә карата мөнәсәбәтеңне белдерү һәм үз бәяңне бирү иде.

II. Иншалардагы кимчелекләр.

1. Бик якын арада бер үк сүзләрне кабатлау.

2. Фигыль заманнарын урынсыз алыштыру.

3. Уңышсыз жөмләләр, җөмләдәге сүзләр дөрес урнашмау.

3.1 Сүзләрне һәм тәгъбирләрне дөрес кулланмау.

Балалар белән бабай үз тиңнәре ке­бек күрә.

Ул әбиләргә, ялгыз әбиләргә булышкан!

Ялкау малай булырга кирәкми, (ярамый)

Минем ялкаудан пример аласы кильми.

4. Кирәкле сүзне төшереп калдыру: Мин хезмәт сөючедән (кешедән)

үрнәк алам.

Ялкау (кеше) биргән эшне, сүзне үтәми.

Яхшы, эшчән (кешедән) үрнәк алыр­га кирәк.

5. Сүзләр бәйләнешен дөрес бил­геләмәү:

Шундый тату без гаилә. Мин һәм клас­сташларым белән әсәр укыдык. Бу әсәр миңа (миндә) яхшы фикерләр калдыр­ды. Ялкау кешене яратмыйлар, бала­лар аларның (аның) белән.уйнамый.

Мин (минем) шушы ялкау малай кебек буласы да килми , шуңа күрә дәресләрне (дәресләргә) хәзерләнеп йөрергә торышам (тырышам).

6. Сүз тәртибенең дөрес булмавы: Бу малай ялкау һәм ялганчык малай икән. Ә әни минем миңа булыша, ә мин аңа булышам.

Мин укыган идем Т. Миңнуллинның әсәрен. Аңда язылган иде ничек Т. Миңнуллин 7-8 яшьлек малайлар белән дуслашуы.

7. Иншаның сәнгатьчә эшләнеше тиешле дәрәҗәдә түгел.

Кимчелекләр, хаталар өстендә сис­темалы рәвештә эшләү, сезгә бәйләнеш­ле язма сөйләм төзи белергә ярдәм итә. Язма эшләрнең сыйфаты яхшырачак.

III. Ныгыту

Укытучы алдагы дәресләрдә языла­чак инша темаларын тәкъдим итә:

«Кыш көнебез ничек күңел ачабыз», «Олыларны хөрмәтләргә кирәк».

Шушы темаларга мәкальләр әйттерү.

IV .Дәрескә йомгак.

Билгеләр кую.

Өй эше бирү.


Көз- матурда кунакта

Максат.Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Алып баручы.

Бер рәссам бөтен дөньяны

Алтын төскә буяган,

Хәтта көчле яңгырлар да

Бу буяуны юмаган.

Балалар, бу рәссамны бе­ләсезме?

Балалар. Бу алтын көз.

Алып баручы. Әйе, ул -Көз. Ә беләсезме, Көз безне кунакка чакырган. Менә те­леграмма: "Кадерле балалар! Сезне кунакка көтәм. Дусла­рым сезгә юл күрсәтер." Ба­лалар, сез әзерме? Әйдәгез, юлга чыктык.

(Балалар агачлар арасын­нан баралар, каршыга чып­чык очып чыга.)

Чыпчык. Чик-чирик! Кай­да . юл тотасыз?

Балалар. Көзгә кунакка барабыз. Безгә юл күрсәтә алмассызмы?

Чыпчык. Башта сез миңа ярдәм итегез. Бөтен кошлар җылы якка китә, миңа җылы якка очарга кайчан вакыт җитәр икән?

Балалар. Чыпчыклар җы­лы якка очмыйлар, бездә кышлыйлар.

Чыпчык. Дөрес, балалар, мин биредә кышлаучы кош. Минем канатларым бик кеч-кенә, шуңа күрә мин җылы якка оча алмыйм. Сез, бала­лар, кыш көне мине ашатырга , җим бирергә онытмагыз инде . Әнә тегендә , агач төбендә урман җәнлекләре бәхәсләшә. Сез алардан юл сорагыз .

Балалар. Исәнмесез, урман җәнлекләре. Нәрсә турында бик кызып-кызып бәхәсләшә­сез?

Аю.

Урман патшасы мин, әйтегез:

Сез кышкы суыкка әзерме?

Төлке.

Без бияләйләр бәйләдек

Йомшак һәм җылы йоннан.

Куян.

Без киез итекләр алдык,

Курыкмыйбыз бураннан.

Мә, аю, киеп кара әле.

Тиен.

Мин җәен тик тормадым,

Чикләвекләр тупладым.

Минем өем - биектә

Имәндәге куышта.

Анда коры һәм җылы.

Һич курыкмыйм мин кыштан.

Керпе (яфрак ябынган).

Яфрак астында булганга,

Мине гел онытасыз.

Куакта минем өем,

Шуңа җайланган көем.

Өем тулы гөмбәләр,

Тиен, кунакка килгән!

Аю.

Яхшы, димәк, сез кышка әзер,

Тәмләп йоклыйбыз хәзер.

Алып баручы. Аю, җәнлек­ләр, туктагыз. Безгә Көз матурга юл күрсәтегез.

Төлке. Әнә теге калын урман артында Урман хуҗа­сы яши, шул сезгә юл күрсә­тер.

Алып баручы. Балалар, менә бу сукмактан гына ба­рыгыз.

(Балалар ярты юлны узгач ,Убырлы_карчык белән Шүрәле агач башыннан сикереп төшә.)

Убырлы. Әһә, эләктегезме?! Нинди матурлар, тазалар!

Шүрәле. Сез кая барасыз соң?

Балалар. Көзгә кунакка. Безгә юл күрсәтә алмассыз­мы?!

Убырлы. Әйдәгез, башта сыйлыйм әле үзегезне. Әй, гөмбәләрем, чыгыгыз!

(Чебен гөмбәләр биюе.)

Убырлы (балаларга). Ай минем тәмлеләрем, әйдәгез сыйланыгыз!

Балалар. Чебен гөмбәсен ашамыйлар!

Шүрәле. Ашагыз, ашагыз, сез алар кебек матур...

Убырлы. Агулы...

Бергә. ... булырсыз!

Шүрәле. Белемлеләр, белә­ләр. Алайса, безнең белән ярышыгыз. Җиңсәгез - юл күрсәтербез.

(Себеркегә атланып ярышу; ауган агачтан үтү (өстеннән үрмәләп чыгу); "сукмак" -аерылмыйча җитәкләшеп йөгерү.)

Убырлы. Булдырдыгыз! Безгә сездән башка күңелсез булса да, әйдәгез, озатабыз.

(Бераз баргач, Урман ху­җасын очраталар.)

Урман хуҗасы.

Гөмбәләрем, җиләкләрем,

Чикләвекләрем белән

Сезне бик тә яратканга,

Мин әкияттән киләм.

Сез минем сорауларга җа­вап бирегез, мин сезгә Көз-матурга юл күрсәтәм.

- Безнең урманнарда нин­ди агачлар үсә?


Көз билгеләрен санагыз. (Балалар җавап бирә.)

Урман хуҗасы.

Булдырдыгыз, балалар,

Карагыз, юл бирегез.

Алтын Көз килә безгә.

Көз. Хәерле көн, балалар!

Матур җәйләр үтеп китте,

Мин хуҗа булыр көн җитте.

Күчтәнәчләр би-и-ик күп,

Әйдә әле, авыз ит!

Алсу, сиңа кызыл алма!

Алия, сиңа чияләр!

Гөлнур белән Гөлчәчәккә

Баланнар баш ияләр!

Помидорым - Айсылуга,

Кыярым - Илназга.

Капчыктагы бәрәңгене

Салып куегыз базга.

Вареньеларым күп төрле:

Җиләктән һәм алмадан.

Карлыганныкын салырга

Буш савытлар калмаган.

Ләкин бүләкләрне бушка бирмим. Табышмакларның җавабын тапсагыз, бүләклә­рем - сезнеке.
  • Нинди яшелчәләр мыек­лы? (Борчак, фасоль, кыяр.)
  • Кайсы яшелчәнең күзлә­ре бар? (Бәрәңге.)
  • Нинди петрушканы ашка салмыйлар? (Уенчык.)
  • Нинди яшелчәнең "боры­ны" кызыл? (Редис, кишер, чөгендер.)

Көз. Яхшы, табышмакла­рыма җаваплар таптыгыз. Әйдәгез, минем алтын яф­ракларымны җыеп, салют ясыйк!

Ә менә минем күчтәнәчлә­рем. (Чиләкнең капкачын ачса - ул буш.) Кая киткән минем алмаларым?

(Бер читтә убырлы карчык алмалар ашап утыра.)

Көз. Ай-яй-яй! Сиңа ничек оят түгел?! Хәзер үк күчтә­нәчләрне балаларга бир, алай­са кәкре ботакка әйләндерәм!

Шүрәле белән Убырлы (бер­гә). Без риза, риза! (Алмалар­ны бирәләр.)

Көз.

Кемнәр урманнарны саклый,

Агачларны сындырмый,

Урманнарда тавышланмый,

Анда учак яндырмый -

Болар - минем дусларым!

Алып баручы. Балалар, көз­нең күчтәнәчләре әле болар гына түгел. Бүлмәдә ул безгә мул табын әзерләгән.

(Бәйрәм табын артында тәмамлана.)


Ә.ЕНИКИНЕҢ "ИПЕКӘЙ" ХИКӘЯСЕ

Максат. Укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ны­гыту өстендә эшне дәвам итү.

Проблемалы ситуацияләр тудырып, фикерләү сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру­ны дәвам итү.

Милли төбәк компонен­тын кулланып, балаларда хал­кыбызга, аның гореф-гадәтлә­ренә мәхәббәт, авылыбыз игенчеләре белән горурлану хисе, икмәккә сак караш тәр­бияләү.

Җиһазлау. Көз турында балалар иҗат иткән шигырь­ләр, әкиятләр, дәреслек (21-23 битләр), табышмаклар, "Икмәк ничек табынга килә?" темасын ачыклаучы рәсемнәр,

Дәрес барышы.

/. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Узган дәрес материал­лары буенча әңгәмә:

-Үткән дәрестә без нин­ди шигырьләр укыдык?

Бу ике шигырьдә нин­ди охшаш һәм аермалы як­лар бар?
  1. Көз турында балалар­ның үзләре язган шигырь һәм әкиятләрен укыту.
  2. Укытучының гомуми­ләштерүче сүзе.

- Чыннан да, Р.Гәрәйнең шигырендә әйтелгәнчә, көз ул йортларга муллык алып килә.
Менә быел да көзге уңыш җыеп алынды. Бу муллык, уңыш кешеләрнең тырыш
хезмәтеннән башка гына бар­лыкка килми. Бүгенге дәрес­нең темасы да тырыш хезмәт нәтиҗәсендә табыла торган иң кыйммәтле нәрсәләрнең бер се турында.

II. Яңа материалны аңла­ту.

1. Кереш әңгәмә.

-Балалар, сез ничек уй­лыйсыз: җир йөзендә кеше өчен иң кадерле әйбер нәрсә икән? (Әни, ризык, ипи.)

- Ә ни өчен әни белән икмәк икесе дә бик кадерле?
(Җаваплар тыңлана.)
  1. Табышмак чишү һәм дәреснең темасын ачыклау.

Бер иҗеге эш кушса,

Икенчесе — бер чәчәк.

Кушып язсаң икесен,

Мичегездә пешәчәк. (Икмәк.)
  1. Икмәкнең кадере, ки­леп чыгуы турында укытучы сүзе.

-Ә сез беләсезме: җир йөзендә икмәк ничек барлык­ка килгән? Кешеләргә иң

беренче икмәк булып гадәти чикләвек һәм имән чикләве­ге хезмәт иткән. Башта аны чылатып ашаганнар, соңын­нан киптереп тартканнар да ботка һәм коймак пешергән­нәр. Тора-бара иген үстерер­гә өйрәнгәннәр. Бүген дөнья­да бар халыклар икмәк өчен Мисырга бурычлы. Анда яшәүчеләр ачытып пешерел­гән икмәкне ашап карыйлар һәм аны пешерергә өйрәнә­ләр, аннан бөтен дөньяга та­раталар. Кеше, кай якларга гына китмәсен, иң башлап җир эшкәртеп орлык чәчкән, икмәк үстергән.

4. "Икмәк ничек табын­га килә?" темасына сөйләшү.

Икмәк, безнең табынга килгәнче, нинди юл үтә соң? (Балалар сөйлиләр, һәрбер этап рәсем белән яктыртыла бара.)

Бу рәсемнәр җыелмасы­на нинди исем куярга була? (һәрберсе үз фикерен әйтә.)

6. Ә.Еникинең "Ипекәй" хикәясен уку өстендә эш.

Тактада сүзлек эше үткә­релә:

гыйбрәтле зарури фаҗигале иң затлы бәрәкәт

Укытучының хикәяне үрнәк укуы, куелган сорауга укучыларның җавапларын тыңлау, хикәяне балалардан чылбырлап укыту.

- Язучы бу әсәрендә хал­кыбызның нинди мәкален искә ала? Ә сез икмәк ту­рында нинди мәкальләр бе­ләсез?

Икмәк — алтыннан кыйммәт.

Икмәккә — хөрмәт.

Икмәк — табын кояшы.

Тормышның нигезе — икмәктә һ.б.

III. Яңа күнекмәләр фор­малаштыру.

1. Хикәя өстендә эшне дә­вам итү:
  • 4 мәгънәле кисәккә бү­леп укыту;
  • һәр өлештә сүзнең нәр­сә турында баруын ачыклау — телдән план төзү;
  • графопроектор аша эк­ранга төшереп, "Дәвам ит" уены уйнау.

-Ана — җан бирүче... (ә ризык яшәтүче).

- Әгәр урамда ипи сыны­гы ятканын күрсә, ... (ул аны, иренмичә иелеп алып, читән­гә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә).

Икмәк үстерү — ... (авыр эш, бик күп хезмәт, тәҗрибә,тырышлык сорый ул).

2. Икмәк турында шигырьләр уку, фикер алышу. (Ә.Лсхаков. "Икмәк турында",И.Тыйләҗев. "Кадерсезләмә­гез икмәкне".)

IV. Йомгаклау.
  • Бүген без нәрсә турын­да сөйләштек һәм укыдык?
  • Ипи турында нәрсәләр белдегез?
  • Ипине без ни өчен һәр­вакыт олыларга тиешбез?

V. Билгеләр кую.

VI. Өй эше бирү.

А — теләгән кызыл юлны аңлаешлы, йөгерек укырга;

Б — эчтәлек сөйләргә;

В — "Җирдә яткан ик­мәк сыныгы" темасына хи­кәя язарга.


Тема: «ҖӘЙ КИЛӘ» ТЕМАСЫНА СОЧИНЕНИЕ ЯЗУ.

Максат: Теманы ача белү һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Дәрес барышы:

I. Актуальләштерү.

Модель буенча сөйләгез.



яшел кояшлы чәчәкле җылы

— Сорау билгесе урынына нинди сүз куярсыз?
II. Уку мәсьәләсен кую.

— «Җәй килә» темасын сезгә бүген киңрәк ачарга кирәк. Димәк, дәрестә нәрсә эшләрсез? (Хикәя төзербез.)

(Укытучы төгәллек кертә: сочинение язарбыз.)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Җәй турында әңгәмә.
  • Җәй билгеләрен санагыз. (Чәчәкле, нурлы, кояшлы, озын көннәр һ.б.)
  • Сез җәйнең кайсы мизгелләрен яратасыз? (Җылы көнне елгада су керүне, комда кызынуны һ. б.)
  • Җәйге урман сезне үзенә ничек җәлеп итә? (Яшеллеге, чәчәкләре, җиләкләре белән.)
  • Сез җәйне бигрәк тә ни өчен көтәсез? (Җәйге каникул­лары өчен.)



  1. Хикәя төзү.
  2. Мөстәкыйль язу. Сочинение үрнәге.

Укуның соңгы көннәре. Бар кеше дә өзелеп-сагынып көт­кән җылы, чәчәкле, нурлы җәй килә. Балалар соңгы уку көннәрен ничек җиткерергә белмиләр. Алар тизрәк җәйге каникуллар башлануын көтәләр.

Җәй көне бала-чага урамнан кайтып керми. Ә авыл җәй айларында бала-чага тавышына бигрәк тә бай була. Шәһәрдән әби-бабайларын сагынып кайткан оныклар бар авылны гөр­ләтеп тора. Алар тиз арада авыл балалары белән дуслашып та өлгерәләр.

Җәйнең иң матур, иң гөрләп торган урыны — елга буе. Комның аякларны пешерә торган кызулыгын да сизмичә, балалар яр буйлап йөгерәләр, уйныйлар, кызыналар. Ә аннан инде барысы бергә, шау-гөр килеп, суга чумалар. Көчле та­вышлары белән балыкчыларга комачаулыйлар. Җылы йом­шак су, кайнар кояш балаларны чыныктыра.

Балалар елга буе белән генә канәгатьләнмиләр, урман матурлыгына сокланырга да, аның баилыкларыннан авыз итәргә дә өлгерәләр.

Бергәләшеп чәчәкле болында күбәләкләр куалар, кызарып пешкән җиләкләр җыялар. Әби-бабайларын да онытмыйлар. Җиләк җыеп кайтып, аларны җиләкле чәй белән сыйлыйлар.

Ничек инде менә шундый гүзәл мизгелләргә бай чәчәкле, җиләкле җәй килүен көтмисең ди!

4. Берничә хикәяне уку. (Вакыт калса.)


IV.Йомгаклау.

— Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?

V. Өй эше.
  1. Җәй билгеләрен өегездә кабатлагыз.

Китаптан җәй турында шигырь күчереп языгыз.


Тема: ИЗЛОЖЕНИЕ ЯЗУ.

Максат: Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Дәрес барышы:

I. Актуальләштерү.

Иҗади эшләрне тикшерү.

II. Уку мәсьәләсен кую.

— 311 нче күнегүнең биремен укыгыз.

— Димәк, без бүген нишләрбез? (Текст белән эшләрбез.)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
  1. Текст белән танышу.
  2. Эчтәлеге буенча сораулар.

Әхәткә нинди эш йөкләнгән? Ул иртән торуга нишли? Бозауның кушаматы ничек? Ул кая борылмакчы була?

Ә Әхәт аны кая куып җибәрә?

Наҗия йокыдан уянгач нишли?

Ни өчен ул торганчы каз бәбкәләре ашатылмаган була?

Балаларның болай эшләвен автор ничек аңлата?

3. План төзү.
  1. Әхәт һәм Акбаш.
  2. Наҗия һәм каз бәбкәләре.

3) План буенча телдән эчтәлеген сөйләү.
  1. Орфографик әзерлек.

Бозау, мөгрәп, басуы, ямъ-яшел, бәбкәләрен, әти-әниләренә.

6. Мөстәкыйль язу.

V. Йомгаклау

— Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?

VI. Өй эше.

Үзегез язган текст белән гаилә әгъзаларын таныштыры­гыз.


Сертотмас үрдәк.

Максат.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әдәби китаплар укуга кызыксыну тәрбияләү.

Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Хуҗа, Әтәч, Тавык, Каз, Күркә, Чеби, Керпе, Куян, Төлке.Төлке балалары, Аю, Бүре.

Автор. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк бул­ган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ер­ткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Те­геләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңла­мый ташлап китәләр икән.

Музыка. Ишегалдында кош-кор­тлар: әтәч, тавык, чеби, каз, күркә тавышлары ишетелә.

Сертотмас үрдәк (һәр кош янына ки­леп). Ишеттеңме бер яңа хөбер? Сиңа гына сер итеп сөйлим! (Залга төшә һәм бөр тамашачы янына килеп).

Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим!

Хуҗа (керә, кош-кортларга карап). Мин урманга утын кисәргә китәм. Өйдә юклыгымны берәүгә дә бел­дерәсе булмагыз! (китә)

С. үрдәк (кош-кортлар янына ки­леп). Нигә белдермәскә кушты икән?

(Тын гына музыка. Караңгы төшә. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Таң ата.)

Әтәч (кычкыра). Кик-ри-күк!

Тавык. Нишләптер безнең хуҗа­быз күренми әле.

Каз. Ка-ка-кайчан кайтыр икән ул?

Күркә. Бел-бел-белмим шул.

Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин кур-ка-а-ам! (Сертотмас үрдәк үтәп бара.)

Әтәч. Үрдәк, тукта!

Тавык. Кара әле, тыңла әле! Сиңа әйтәбез.

Каз. Ка-ка-кайтмый да кайтмый Ху­җабыз. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Күрке. Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Чеби. Ләкин берүк нишләп йөрүең­не берәүгә дә белгертәсе булма!

С.үрдәк (күнеп). Ярар, сезнең ха­кыгыз өчен генә барсам барырмын инде. (китә)

Музыка. Сертотмас үрдәк елга буйлап йөзә.Менә ул куе урманга барып җитә. Күбәләк куып йөри. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасың болай?

С.үрдәк. Урманда утын кисүче Ху­җабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшл­әрем мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал елан­нар юкмы?

С. үрдәк. Менә шушы сукмак без­нең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Керпе. Мин инде андый усаллар­ның берсе дә түгел, синең серләрең­не белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шу­лай да син саграк бул! Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр. (китә).

Үрдәк аның киңәшенә колак сал­мый, ашыга-ашыга урман эченә ат­лый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый.

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл бул­ганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

С.үрдәк. Хуҗабыз белен этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды. Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗа­ның алмагачларын кимерергә ба­рырга бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк. (югала)

Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә. Анда зур соры аю йоклап ята.

С. үрдәк. Әй, тор әле, йокы бәле­ше! Эт иярткән, кулына балта тот­кан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы киләп уяна). Күрмәдем. (Үрдәкнең кайгысын уртаклашкан­дай кыланып). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (Үрдәк китә).

Аю. (үзалдына) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (китә). Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урман­да япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

С. үрдәк. Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Бүре. (тешләрен шыгыр­датып, үз-үзенә). Боларның сарык­ларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (Үрдәккә карап) Ан­дый кешене күргәнем юк. (китә)

Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләү­не дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк. Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке бала­лары уйнап йөриләр.

Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке. Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите.(балаларына бүлеп бирә)

Төлке балалары (авызларын ялый-ялый).Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән! Ләкин без туймадык! Безгә та­гын кирәк!

Төлке. Хәзер, бәбкәләрем, авыл­га барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!

Автор. Бер Сертотмас үрдәк ар­касында бу хуҗалык тәмам тузды­рылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базы­на төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗаның абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый кал­ган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән...

Хуҗа. Тагын берничәне тоткач, то­лып тектерермен.

Автор. Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушула­рына алар да бик нык үкенгәннәр.

Менә шуның белән әкияттә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегез­не саклый белегез!