Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

Вид материалаДокументы
Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнүнең әһәмияте
Гомер заяга узмаган
Кайтам инде туган Чупаема
Ул елларда девон катламында
Гафури иҗатында милләт язмышы
Халык авыз иҗатын фәнни яктан эшкәртүдә г. тукайның новаторлыгы
Подобный материал:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   26

ҖИРЛЕ ТӨБӘК ӘДИПЛӘРЕ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ

Мифтахова Г.,

Менделеев муниципаль районы

Ижевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең

Фәнни җитәкчесе: Төхбәтова Ч.И.


И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле Дөньяда күп нәрсә күрдем

Син туган тел аркылы.

(Г. Тукай)

Безнең туган телебез бөек Тукайлар, Ватаны һәм халкы өчен гомерен кызганмаган Җәлилләр, җыр-моңлы Сәйдәшләр теле. Без татар халкының ул һәм кызлары булуыбыз белән, чын мәгънәсендә, горурлана алабыз. Татар теле-халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, милли мирасын һәм данлы тарихын үзендә багълаучы бәясез хәзинә ул. Без исә,татар телен аралашу, аңлашу чарасы буларак кулланып кына калмыйча, татар исемен горур йөртеп,телебезнең матурлыгын, аһәңлелеген, бай әдәби мирасын саклап калырга бурычлыбыз. Мин телне җәмгыятьтә була торган һәрбер үзгәрешне үзендә чагылдыручы көзге дип атар идем. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең көзгедә әледән-әле таплар күренә башлады. Бүгенге көндә татар җәмгыятенә бер генә минутка күз салсак, без чын саф татарларның санаулы гына калуын, ә татар теленең чит телләр белән дөнья мәйданыннан кысрыклап чыгарылуын күрербез. Нәкъ менә шуңа күрә телебезне саклап калу өчен көрәш көн кадагындагы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала ала. Әлбәттә инде, бу мәсьәлә җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьәләсе белән бәйләнгән. Чөнки җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү укучылар күңелендә патриотик хисләрне ныгыта, туган телгә мәхәббәтне тирәнәйтә һәм телне саклап калу көрәшендә нигезле һәм кыйммәтле өлеш кертү булып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тарихыбыз битләрендә тирән эз калдырган, үз чорларының бөек шәхесләре булган һәм мең еллар элек яшәгән каләм әһелләрен өйрәнү белән беррәттән, һичшиксез, бүгенге көндә иҗади сукмаклар буйлап атлаган җирле әдипләрен өйрәнү дә бик урынлы һәм кирәкле, минемчә. Беренчедән, әлеге әдипләрнең иҗат җимешләре дә балалар тарафыннан җиңелрәк кабул ителә. Үз замандашларыңның уй-фикерләре һәркемгә дә кызыклы, минемчә. Аларны аңлавы да кыенлык тудырмый, үзеңнең тәҗрибәң дә якын дип әйтергә була. Икенчедән, хәзерге заман укыту өлкәсендә сыйфатлы белем бирү мәктәп программасына федераль компонентны гына түгел, мили-региональ компонент итеп кертүне дә күздә тота. Бу, үз чира- тында, укучыларның белемнәрен тирәнрәк, ныклырак итә. Чын мәгънәсендә, үзеңне рухи әхлакый яктан бай, югары тәрбияле кеше булу, иң беренче чиратта, үз туган телеңне белү һәм саклау кирәк. Шул очракта гына кеше чын белемле , зыялы шәхесләр рәтенә керә, башка телләрнең һәм бүтән тормыш кырларының серләренә төшенә ала, минемчә. Өченчедән, турыдан-туры җирле-төбәк әдипләре мәсьәләсенә кайтсак, шуны әйтергә мөмкин: әлеге иҗат шәхесләрен өйрәнү балаларның күңелләрендә әдәбияткә мәхәббәт уята һәм аларда яңа сәләтләр, тирән яшеренеп яткан иҗат орлыкларын ача ала. Шулай итеп, яңа иҗади йолдызлар кабыначак, милли мирасыбызны, әдәби байлыгыбызны киләчәк буыннарга тапшыра алырлык кешеләр килеп чыгачак. Бу, әлбәттә, бик куанычлы хәл. Дүртенчедән, патриотик тәрбия мәсьәләсе дә без караган мәсьәләне чишүдә чагылыш таба. Җирле төбәк әдипләрен өйрәнү чын патриот- лар тәрбияләүгә зур өлеш кертә, минемчә. Безнең Татарстаныбыз –күп милләт- ле республика. Ә инде бөтен дөнья масштабларында алсак, җир шары, меңләгән милләтләрне, хлыкларны үз эченә ала. Һәрбер милләткә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, аны зурлау, халыкларның дус-тату яшәве зур бер проблема булып тора. Бу проблеманы хәл итүдә әдипләрнең роле зур. Чөнки , үз чиратында, җирле әдипләребез бу проблеманы чишү өстендә эшлиләр. Безнең Менделеев районы үзенең иҗади шәхесләре белән дан тота: матур җырлар,аһәңле шигырьләр,мәгънәле хикәяләр иҗат итә.Мәсәлән, Егор Уткин исеме 1960,1970 еллардагы поэзия сөючеләргә яхшы таныш. Шагыйрь үзенең төп әсәрләрен шул елларда язды,шул елларда әдәби хәрәкәттә билгеле бер эз калдырды. Аның «Кырлар сәламе»исемле җыентыгы һаман укучылар тарафын- нан яратып укыла. Шагыйрьнең үзе дә, шигырьләре дә,якты образы да һаман безнең күңелләрдә яши. Марсель Гыймазетдинов 1943 елның 11 декабрендә Менделеев районы Бәзәкә авылында туган . Ул-шагыйрь, оештыручы. Марсель Гыймазетдинов районыбызның һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашкан кеше. 1992 елда аңа Егор Уткин премиясе бирелә. Аның «Яшәү мәгънәсе»(1990 ел)», Язлардан алалмыйм күземне»(1992 ел)», «Син мине белмисең»(1994 ел) исемле җыентыклары бар. Аның шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Бу җырлар әле дә җырчылар тарафыннан безнең сәхнәләрдә яңгырый. Иҗат эшчәнлеге чәчәк аткан чорда шагыйрьнең үлеме-милли татар әдәбияте өчен зур югалту. Ләкин язган шигырьләре аны Татарстанның иң күренекле шагыйрьләр рәтенә куя. Фәния Шакированың шигырләрендә яшәү дәрте,авылга мәхәббәт хисе чагыла,әти-әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләнә. Аның «Очар кошым» (1997ел) җыентыгы дөнья күрә. Ул җаны-тәне белән туган җиренә,туган халкы- на гашыйк кеше. Аның күңеле тулы шигъриять һәм моң. Әнә шул шигъри күңеле аңа яшәргә көч бирә. Йөрәгендәге хисләре шигырьләренә күчә бара. Илгиз Абдуллинның шигырьләре күңелгә үтеп керә һәм укучылар тарафыннан яратып укыла. Аның «Сагыну»(1992 ел),»Бер җылы сүз»(1994 ел) җыентыклары бастырылып чыга. Ул Егор Уткин исемендәге әдәби бүләккә лаек кеше. Ә менә укытучы һөнәрен үзләштергән Гайшә Сәгъдиеваның шигырләре яшәргә көч өсти,тормыш юлында очраган авырлыкларны кичерергә ярдәм итә. Аның «Күңел хисләре»(2002 ел),»Уйлар мизгеле»(2006 ел) исемле шигъри җыентыклары дөнья күрә. Якташыбызның шигырьләрен укыганда,аларның тирән уйлар белән язылганын ,хис-тойгылар белән сугарылганын тоябыз. Ул бик шигъри,музыкаль,югары күңел хәрәкәтләрен тиз кабул итүчән,табигать матурлыкларына,аның төрле күренешләренә карата сизгер кеше иде.

Хәзер яшь иҗат итүче Турай карлыгачы Ләйсән Гайнетдинованың иҗаты белән танышыйк. Ул 1989 елның 28 сентябрендә Менделеев районы Турай авылында дөньяга килгән.Кечкенәдән үк шигырьләр язарга яраткан. Иң беренче шигырен 3 сыйныфта укыганда иҗат иткән. Бүгенге көндә ул Чаллы педагогия институтының чит телләр бүлегендә белем ала. Аның»Язгы лирика»(2004 ел),»Йөрәк сере»(2006 ел) шигырьләре иҗат җимешләрен бирә башлады. Ләйсәннең йөрәгендә шигырь уты сүнми. Дөресрәге,бер йөрәктә сүнсә,икенче йөрәктә дөрләп кабына. Аның шигырьләрендә күңел дәрьялары- ның сагыш моңы да,мәхәббәт һәм матур мизгелләрдән хәтирәләр,гүзәл тойгы- лар да сүрәтләнә. Җир-ана күкрәгеннән саркыган чишмә суы кебек,аның күңеле түреннән бер-бер артлы шигырьләр чыга. Нәкъ шул чишмә кебек аның шигырьләрендә сафлык,пакълек,чисталык,матурлык тасвирлана. Бүгенге көндә дә ул иҗат эшен дәвам итә. Бүгенге татар әдәбиятен менә шундый җирле-иҗат итүчеләрдән башка күз алдына китерүе кыен. Милләтнең хәтер чылбырлары буыннан-буынга ялганып, өзелми килә. Без Менделеев районында тир түгеп ,армый-талмый үз халкына хезмәт иткән,бар гомерләрен,талантын олуг әдәбиятыбызга багышлаган җирле әдипләребез белән горурлана алабыз. Шулай итеп, җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьләсе бик актуаль һәм кирәкле булып тора.

Әдәбият

Абдуллин И.И. Сагыну җыентыгы. – Яр Чаллы: Камаз нәшрияты , 1992.

Гайнетдинова Л.Н. Язгы лирика.– Менделеев нәшрияты,2004.-19 б.

Гыймазетдинов М.Г. Син мине белмисең. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1994.-104 б.

Сәгъдиева Г.С.Уйлар мизгеле. – Менделеев нәшрияты,2006.-43 б.

Уткин Е.В. Күңелемә коя чишмәләр. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2007.-82 б.


ГОМЕР ЗАЯГА УЗМАГАН


Мөбәрәкшина Я.

Алабуга шәһәре,

4нче гимназия

Фәнни җитәкче: Данилова.З.С


Алабуга шәһәре күренекле шәхесләргә бай булуы бездә горурлану хисе уята.Хәзерге көндә төбәгебезнең әдәбият ,сәнгать өлкәләрендә танылган күренекле шәхесләребезнең тормыш юлы ,иҗаты турында мәгълүмат туплау эшен дәвам итү белән шөгыльләнәбез.

Үзебезнең Алабуга җирлегендә иҗат итүче шагыйрьләр,язучылар иҗаты белән дәресләрдә,сыйныфтан тыш чараларда танышып барабыз. Минем фикеремчә, безгә,яшь буынга, шәхесләребез исән чакта, аларның үткән тормыш юлын,аларның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк,чөнки алар тарихы-илебез ,шәһәребез тарихы! Шушы максаттан чыгып, безнең мәктәп музеенда "Шәһәребезнең лаеклы кешеләре " дигән стенд эшләнгән.Мәктәбебездә ветераннар һәрвакыт булып тора.Күптән түгел татар теле дәресенә төбәгебез язучысы Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Рәис ага Кашапов килде.Аңа инде 81 яшь.Без Рәис аганың сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләгәннәрен шаккатып тыңладык.Бу очрашу миндә бик зур тәэсир калдырды.Мин башта аның тәкъдим иткән шигырьләрен укыдым,Аннан соң аның турында язылган материаллар белән якыннан таныштым. Төбәк язучыбыз-Рәис ага Кашапов та сугыш елларында тылда тырыш хезмәте өчен 1946 нчы елда " Хезмәттәге батырлык өчен "медале белән бүләкләнә.Гәрчә сугышта катнашмаса да, минемчә, нәкъ аның кебек яшьүсмерләр авыр тормыш йөген тартып, Җиңү көнен якынайткан.

Рәис Габделхак улы Кашапов 1929 елның 26 мартында Әлмәт районы Чупай авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә,авыл мәктәбендә 7 класс белем ала.Хезмәт дәверендә гади эшчедән җитәкчегә күтәрелә,үз белемен күтәрә,абруй казана.Күп еллар төзүче булып эшләгән Рәис абый шигърияткә һәм прозага тартылып яши. Әдәби иҗат белән яшьли шөгыльләнә башласа да, бу эшкә ул пенсиягә чыккач кына ныклап керешә. Аның шигырьләре матбугатта, күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Рәис абыйның 40 елга якын гомере Алабуга шәһәре тормышы белән бәйләнгән. Ул Алабуганың матур табигатен, кешеләрен үз итә, якын итә, әмма туган авылы Чупай аңа башкачарак якын, кадерле.

Кайтам инде туган Чупаема,

Тыңлар өчен тальян моңнарын.

Чыгар өчен ихлас күңел белән

Каршылырга таңның нурларын.[Кашапов 1997:78]

1997 елда Рәис аганың «Авылым яме» дигән әдәби очерклар җыентыгы дөнья күрә. Китапка кергән очерклар җанга ятышлы телдә. Авторның туган авылы Чупай тарихына, авыл кешеләренә һәм аларның гүзәл эшләренә багышланган.

Китапка кереш сүзне язучы Рахмай Хисмәтулла болай ди: «Бу кулъязма авторының исеме моңарчы әдәбиятта артык шауламаганга күрә, нибары коры авыл тарихы гынадыр дип кенә укый башлаган идем, укый-укый исләрем китте. Мең шөкер, ярый әле безнең халыкта, эчендә ут йотса да, артык шауламыйча гына, сабыр гына шушындый кадерле, бәһасез тарихлар язучылар бар. Китапта мавыктыргыч хикәяләр, этнографик күренешләр дә, тел сөйләм байлыгы үрнәкләре дә җитәрлек. Бу галимнәр өчен дә бик бай фәнни чыганак була ала».[Кашапов 1997:1]

Рәис Кашапов туган авылының үткәннәрне искә төшереп, шул хисләрне башкалар белән уртаклаша, сүзен башкаларга җиткерергә тырыша. Шул дәрт аңа каләм, кәгазь алып, авылының тарихы, кешеләре, бүгенгесе һәм киләчәген бәян итәргә куша. Исән-сау якташлары белән очрашып, Чупай турында, гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар турында материал туплый, архивлар актара, кирәклесен күчереп ала. Үз күңелендәге хәтирәләр дә аңа материал бирә. Сугыш елларында ятим калу, сыерлары үлү, әниләре авырып китү кебек җан өшеткеч хәлләр сурәтләнә.

Рәис бабай Чупай авылыннан үсеп чыккан күп кенә күренекле кешеләрнең тормыш юлына күз сала, алар турында куанып яза. Дин тормышын яктырткан хикәясендә ул Чупайдагы ислам дине һәм аның шәхесләрен дә искә ала, XIX гасырдан алып бүгенге көндәге мәчетләрнең тарихы оста итеп язылган. Хәзерге һәм киләсе буыннарга әхлакый тәрбия бирүдә чыганак булырлык әсәрләр .

Рәис Кашапов үзенең "Якташларым яктысы" дигән җыентыгындагы "Үкенечләремнең, иң үкенечлесе" әсәре минда тирән хис, аналарны сөю, аларга яхшылык кылу дәрте уята.Автор бу хикәясендә авыр сугыш елларында үз әнисенең язмышы аша, хатын-кызларның нинди авырлыклар, кимсетүләр күрүләрен китап укучыларга җиткерә.

Язучы үз әнисенә бик күп игелекләр күрсәтсә дә, дөнья белән хушлашканда хәер-фатихасын алса да, үзенең аңа җитәрлек дәрәҗәдә игътибар күрсәтә алмавына бик үкенә."Утыз өч яшендә тол калып, безгә җил дә тидермичә, кимсеттермичә һәм йөзләребезгә кызыллык төшермичә яшәгән әниебезнең фани дөнья белән хушлашуына күп еллар үтте инде, - дип башлый ул үзенең соңарып килгән үкенү хисләрендә. Дин әһелләре чакырып, аның рухына коръән укытам, сәдака бирәм, ә җаным барыбер канәгатьләнү тойгысы сизми. Үзең ана булмыйча, ананың кадерен белеп булмый дигәннәр шул. Ул бит минем ", җылы, назлы сүзләремә, иркәләвемә, игътибарыма, өзлексез ярдәмемә лаек иде- дип тәмамлый ул хикәясен.[Кашапов 2002:73] Шушы укенү юллары белән безгә һәм барча кешеләргә, әти-әниләргә исән чакта мәрхәмәт күрсәтергә, игътибарлы булырга, игелекле гамәлләр кылырга һәм аларның хәтерен калдырудан сак булырга өнди.

Рәис Кашапов иҗатында Алабуга шәһәре аерым урын алып тора. Үзенең шигырьләрендә торган шәһәре Алабуганың гүзәллеген, матурлыгын мактый, яшел урманнарына, хуш исле болыннарына сокланып мәдхия яза. Аның ”Яшәрә чал кала”, ”Алабугам-яшьлек калам”,”Алабуга миләшләре”, ”Бөек Җиңү бәйрәме” шигырьләрендә шәһәребезнең уңган кешеләренә багышлап язган юллар бар:

Ул елларда девон катламында

Кара алтын”күле табылды.

Землянухин бригадасы тишкән

Буровойда факел кабынды.

Төбәк язучыбыз Рәис Кашапов һаман да тынгысыз тормыш белән яна. Шәһәребезнең әдәби-мәдәни хәрәкәтенең үзәгендә кайный. Ул "Аксакаллар"җәмгыяте әгьзасы,һәр җомга мәчеткә намаз укырга йөри. Минемчә, ата-бабаларыбыз юлы - киләчәккә маяк ,бүгенге тормышта безгә туры юл күрсәтүче.

Рәис аганың язмалары кемнедер кызыксындырыр, кемнедер дулкынландырыр дип ышанасы килә.Мин үзем олылар сүзенә еш колак салам." Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"-дигән безнең татар халкы. Язмамның ахырында Рәис агага нык тазалык, озын гомер телим,аның кылган эшләре белән горурланам.


Әдәбият

1. Мингалим Р. Әдәби түгәрәкләрдә.- Шәһри Казан газетасы, 1992. - 19 с.

2. Кашапов Р. Язмышлар кочагында.- Алабуга нәшрият йорты, 2002.-73б.

3 Әхмәтшин Р. Авылым турында җыр.- Әлмәт таңнары газетасы, 1999.-19 с.

4. Кашапов Р. Авылым яме.- Алабуга: Алабуга нәшрият йорты, 1997.-129 б.

5.Саримова М. Иҗат уңышлары юлдаш булсын.- Алабуга нуры, 1998.-2 с.

6. Кашапов Р. Чулман язлары.-Алабуга:Алабуга нәшрият йорты, 1997.-84 б.


ГАФУРИ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Мөхәмметдинова А.

Сарман гимназиясе,

Фәнни җитәкче: Салихова А.Н.

ХХ гасыр башы әдәбиятында зур иҗтимагый күренешләр, сәяси хәлләр, көрәш вакыйгалары, аерым геройның авыр кичерешләре, хис-тойгылары, омтылыш-хыяллары, сөенеч-тойгылары белән бик җайлы үрелеп, матур, би-зәкле картина, гасыр башындагы шәхес һәм халык тормышы картинасын барлыкка китерәләр. Бу тарихи күренешләр бик күп әсәрләрдә, шул исәптән М. Гафури әсәрләрендә дә киң яктыртылды. М. Гафуриның иҗатында тема күбрәк дөнья революциясе, совет кешесе, аның рухи дөньясы, омтылышлары шул чордагы тарихи җирлектә ачылды. Шундый темалардан түбәндәгеләрне атарга була: 1905-1907 нче ел күтәрелешләре, реакция, I империалистик сугыш , октябрь революциясе, хатын-кыз азатлыгы.

Бу темаларны сурәтләгәндә язучы шәхес язмышы белән иҗтимагый хәлләр-не, шәхес тормышы белән масса хәрәкәтен игътибар үзәгендә тота. М. Гафури әдәбиятка Беренче рус революциясе алдыннан килде. Утыз елдан артыкка сузылган иҗатында ул зур әдәби мирас калдырды. Аның бик күп шигырь һәм поэмалары, мәсәл һәм нәсерләре, хикәя һәм повестьлары, пьеса һәм либрет- толары, күп санлы мәкаләләре бар. Гафури иҗатында татар һәм башкорт хал -кының мәгърифәт өчен, сыйнфый азатлык өчен алып барган көрәшләре тулы чагыла.

1905-1907 нче еллар иҗатына кеше эксплуатацияләүгә корылган җәмгыять- нең асылын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, төрле сыйныф вәкилләренең характер һәм рухи сыйфатларын “Алтын приискасында”, ” Ялчы”, “Көтүчеләр”, “ Чит илдә” кебек әсәрләрендә күрергә була.

Аерым алганда, капиталистик җәмгыятьтә җир-сулар, урман-болыннар, завод-фабрикалар, аерым хуҗалар кулында булуын,ярлылар шул хуҗаларга ялланып эшләүләрен, теләсә нинди авыр шартларда, теләсә нинди авыр эш башкарырга мәҗбүр булуларын язучы ачык чагылдыра. Чөнки язучы үзе дә шул җәмгыятьтә туып үскән бит!

М. Гафури әсәрләре гади халыкка теләктәшлек белән сугарылган. Патша Россиясендә хезмәт кешеләренең авыр тормышы һәм хуҗаларның кешелексез- лекләре 1905-1907 нче елларда язылган әсәрләренең төп темасы. Мәсәлән, “ Шагыйрьнең алтын приискасында” әсәрендә революциягә кадәрге тормыш күренешләре һәм хезмәткә мәхәббәт, белем алу, үзара ярдәмләшү һәм эшсезлек темалары алына.

1905 нче елларда татар театры , күп санлы газета-журналлар чыга башлау, мәктәп-мәдрәсәләрдә рус телен өйрәнү һәм башка уңай яклар барлыкка килә. Әдәбиятта исә халык образы, азатлык өчен көрәш темаларын күтәргән язучылар арасында М. Гафури да бар . Бу темага аның “Беренче Дума ачылды”, “1906 елдан 1907 елга васыять ”, “ Бай кеше”, “ Мал өчен ”, “ Базарга чыктым”, “1906 елга 1907 елның җавабы” дигән шигырьләрен атарга була. Шагыйрь фикеренчә, патша бәреп төшерелергә, ярлылык , искелекләр бетерелергә, халыкка тулы азатлык бирелергә тиеш.

Беренче рус революциясе җиңелгәч, илдә реакция еллары башлана. М. Гафури үзенең халык улы икәнен һичкайчан онытмый, иҗаты белән гади халык интересларын яклавын дәвам итә.

Авырлык, ярлылык кай җирдә булса, мин дә шул якта.

Булырмын вөҗданымның зур теләген биргән шул чакта ,-- дип яза ул.

Реакция елларындагы язылган шигырь һәм мәсәлләрдән : “ Үгез белән бүре”, “ Сарыкны кем ашаган?”, “Җанварларга килгән үләт”, “ Ялчы бабай”, “Сатлыклар”, “Үзем һәм халкым”, “Мин кайда?”, “Хәят юлында”. Шушы кешелексез шартларда да язучы яхшы сыйфатларын саклаган, намуслы, эчкерсез кеше образларын табарга омтылган.

1914 нче елны башланган империалистик сугыш Россия халыкларын коточкыч авыр хәлгә куя. Сыйнфый һәм милли изелү янына сугыш михнәте өстәлә. Гафури башта сугышны явызлыкларга чик кую дип аңласа (“Кыямәт”), соңыннан ул байларның һаман да рәхәттә яшәвен, ә кан һәм күз яше гади халык өлешенә төшүен күрә (“ Ишет, тәңрем”.). Язучы бу фикерне “ Солдат хатыны Хәмидә” исемле хикәясендә, “Ела!”, “ Сугышта хәбәрсез югалган туганга” шигырьләрендә дә уздыра. Аннан ул коточкыч гаделсезлекләргә юл куйган көчкә селтәнә һәм “Юктырсың ла, алла ...” дигән шигырен яза.

М. Гафури сугышны кабызган сәбәпләрне сыйнфый тигезсезлектән таба. Мәсәлән, “ Ул кем?” шигырендә сугышның сәбәбен эзләргә чакыру ярылып ята.

Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья киң булмас сиңа,

Барча эшләрдән элек баш бул, туган, үз иркеңә...

1917 нче елгы революция тудырган яңа кеше образын чагылдыруга М. Гафури җиң сызганып тотына. Ул бу тарихи вакыйганың төп максатын яңаны төзүдә, моны башкарып чыгарлык көчне ул эшчеләр һәм крестьяннар дуслыгында күрә.

Бир син миңа утлар тирәсенә

Эшләп, кызарып янган кулыңны,--

Бир син миңа кырда сабан сөреп,

Туфракланып каткан кулыңны ...

“ Бир кулыңны!..

Революцияне әдип яшәп килгән гаделсезлекләр өчен байлардан “ хи- сап алу көне” дип бәяли. Бу аның “Хисап көне”, “ Ант”, “ Татар егетенә”, “ Эшче поэмасы”, “ Урак һәм чүкеч”, “Кызыл байрак”, “Азатлык сугышын яклап”, “ Яңа тормыш турында” мәкаләләрендә ачык күренә.

“ Аждаһа” шигырендә язучы революция дошманнарына каршы көрәшкә чакыра торган лирик образ иҗат итә.

М. Гафури татар культурасы үсешенә, әдәбиятка, киләчәккә өмет баглап, күп кенә яңа темалар, чорга хас образлар алып килде. Ул каләм-коралы белән халык азатлыгы өчен актив көрәш алып барды, әдәбиятта яңа традицияләргә нигез салучы вәкилләрнең берсе булды.

М. Гафури соңгы көннәренә кадәр актив иҗат итте. Ил һәм халык тормышының барлык тармаклары да Гафури иҗатында чагылыш тапты. Ул үз Ватанының ялкынлы патриоты булды.


ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫН ФӘННИ ЯКТАН ЭШКӘРТҮДӘ Г. ТУКАЙНЫҢ НОВАТОРЛЫГЫ

Минемуллина Д. Р.

3 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Демухаметова Г. М.


« Халык авыз иҗаты әсәрләре халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер.Бу бер төрле сихри көзгедер» Габдулла Тукай

Халкыңның үткәнен белми торып бүгенгесен белеп булмый. Р.Фәхретдиновның хәдисләрендә дә шундый аять бар. Халыкның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тоташтыручы бердәнбер күпер –халык авыз иҗаты әсәрләре. Шулай булгач, аларны өйрәнү, куллану аша гына без ниндидер нәтиҗәгә ирешербез. Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре-яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән башка күп кенә иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә бара.Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен мәктәптә өйрәтү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә.

XX гасыр башында халык әдәбиятын өйрәнүне дәвам итүдә Г.Тукайның да роле зур була. Ул үз иҗатында балалар фольклорын киң куллануы белән нәниләр телендәге халык хәзинәсенең дә зур кыйммәткә ия булуын күрсәтте, игътибарны аларны җыюның кирәклегенә юнәлтте.

Шагыйрь әсәрләрендә халык иҗатының мәкальләрен, әкиятләрен, җырларын, мифологик образларын чагылдыра. Тукай шигърияте һәркемгә аңлаешлы, өлкәннәргә һәм балаларга да якын булырлык иҗат. Г. Тукай иҗаты — татар халкының мәңгелек чагылышы. Мондый шагыйре булган милләт — зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

Аның иҗатына чын мәгънәсендә халыкчанлык хас. Фольклор аша әсәрләренең телен халык сөйләменә якынайткан, образлылыгын көчәйтүгә китергән. Әнә шулай үзеннән-үзе җырлап торучы Г. Тукай теле белән халык теле аерылмас бербөтенне тәшкил итә.Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын ала. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклаша, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

Әсәрләрен укыгач, Тукайның халык иҗатына мәхәббәте һәм ышанычы милли чыганак буларак кабул ителүе нык сизелә.

атар поэзиясендә хикмәтле сүз алымы элек-электән үк килгән һәм аеруча яратылып кулланылган. Г.Тукай иҗатын афоризм традициясе дә читләтеп үтми.

Фольклорда афоризмнар үзенең жанрлар составы ягыннан шактый бай һәм күп төрле. Алар тел-аралашу, фикер алышу, белем һәм тәрбия бирү чарасы. Ул туктаусыз үсә, байый, шомара бара. Бу кешенең үз фикерен, хис-тойгыларын үтемлерәк, тәэсирлерәк, җанлырак бирергә теләвеннән барлыкка килә.Үл теләк яшәештә беркайчан да сүрелми. « Синең ни әйтүеңнән бигрәк, ничек әйтүең мөһимрәк»,- ди халык мәкале. Сөйләмне шундый максатка ярашлы итүдә халык афоризмнарының роле зур.

Халык афоризмнары арасында әдәби-эстетик кыйммәте буенча да, сан ягыннан да төп урынны, һичшиксез, мәкальләр һәм әйтемнәр алып тора. Мин укучылар белән берлектә Г.Тукай әсәрләрендә кулланылган мәкальләрне һәм мәкаль ролендә кулланырдай Тукайның үткен фикерен чагылдыручы җөмләләрне һәм әйтемнәрне мөмкин кадәр җыйнадым, аларның күп файдаланылуын ачыкладым. Тукай шигырьләрендә кулланылган халык байлыгы аның әсәрләренең тулы эчтәлеген ачып, әйтер сүзен халык күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерү алымы.

Тукайның санап бетергесез бай хәзинәсендә, бихисап әсәрләрендә, очраган мәкальләрне туплап шигырьләрен тематикаларга аердык.

Беренче тематика: Халыкның изелеп, хаксызлык тарафыннан кимсетелеп яшәве,милләтебез язмышы.

Бу тематикага караган шигырьләрендә очраган мәкальләр:

1.«Җансыз агачтан җан, тума сукырдан күз көттек» («Азатлыкка »)

2. «Караны бер көн каралтып, акны бер көн аклар» ( «Государственная думага»)

3. «Хаклык һичшиксез гел өстен булыр»( «Шагыйрь һәм Һатиф»)

4. «Кайт асылыңа-асылың яхшы» ( «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма»)

5. «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» ( «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр? »)

Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Г.Тукай халыкның изелеп яшәвенә ачынып, яхшы тормыш буласына өметләнгән. Шулай ук халыкның бар кимсетүләргә риза булып яшәвенә борчылган.Нәрсәгә дә булса өметләнеп, риза булып, кемнәндер нәрсәдер көтәнен ул мәгънәсезлек дип исәпләгән.

Икенче тематика-белемгә омтылыш.

1. «Гыйлем, фикер чишмәсе бит-ул байлык.» («Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик... »)

2.«Укып рухыңны бөек итсәң, фәрештә булу мөмкин.» («Төрекчәдән»)

3.«Кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән», «Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше» («Ата илә бала»)

4. «Мәгърифәт нуры ачадыр күп нәрсәнең ялганын» («Сабыйга»)

Әлеге фикерләргә төшенсәң, белемле кеше беркайчан да югалып калмавын, һәркайда үзенең юлын табуын, бар нәрсәгә төшенүен, ирешен аңлыйсың.

Өченче тематика-хезмәткә өйрәнү, эш сөю, вакытның кадерен белү.

1.«Эш беткәч-уйнарга ярый»

2. «Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул.» ( «Кызыклы шәкерт»)

3. «Иң мөкаддәс нәрсә-эш»; «Эш агачы һәрвакыт та бик юмарт китерер җимеш»;«Яшьлегеңдә күп тырышсаң,эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел» («Эшкә өндәү»)

4. «Гомер иткән-тырышмактыр» ( «Гомер юлына керүчеләр»)

Бу мәкаль-әйтемнәрдә эшнең күркәмлеген, хезмәтнең уңай нәтиҗәләрен күрергә мөмкин. Бары тик хезмәт аша гына тыныч, рәхәт тормышка ирешеп була.

Болардан тыш, Г.Тукай үз әсәрләрендә әхлакый сыйфатларга, дуслык һәм туган тел темсына караган мәкаль-әйтемнәрне дә кулланган. Мәсәлән, «Кояш һәм ай – ике туган агай-эне»(«Ай һәм кояш»); «Күктәге торна өчен, күп очырганнар кулында бар кошын» («Өч хәкыйкать»); «Акча барда бар да дус»,«Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр»(«Теләнче»)

Иҗатыннан күренгәнчә, Г.Тукай халыкның яшәешен, әхлакый сыйфатларын шушы халык җәүһәрләреннән башка күз алдына да китермәгән. Ә халык авыз иҗаты исә телдән телгә күчеп, буыннар буенча хәтергә уелып калган тиңсез бай хәзинә. Шушы кыйммәтле халык байлыгын куллануы белән Г.Тукай үз әсәрләрен бала күңеленә үтеп керерлек һәм гомергә истә калырлык итүгә ирешкән.

Дәресләремдә Г. Тукай иҗатын халык авыз иҗаты аша балаларга аңлату күпкә отышлырак, чөнки аларның фикерләү сәләтләре, сөйләм телләре баей һәм әсәрләр шушы халык җәүһәрләре аша бала күңеленә озак вакытка сеңеп кала.


Әдәбият

  1. Гали Халитнең Г.Тукай турында истәлекләреннән.
  2. Гали Рәхимнең Г.Тукай турында истәлекләреннән.
  3. “Ай колакланса, ни була?”, Халык афоризмнары. Беренче китап., Казан: Мәгариф, 2002.
  4. “Шигырьләр җыентыгы”, Габдулла Тукай, Казан Татарстан китап нәшрияте, 1989.