Сочинение язарга өЙРӘНӘбез методика һәм үрнәкләр «Яңалиф»

Вид материалаСочинение

Содержание


IX — XI сыйныфларда сочинение язарга өйрәтү нигезләре
Подобный материал:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   41

IX — XI сыйныфларда сочинение язарга өйрәтү нигезләре


Сочинениеләр өстендә эшләү IX—XI сыйныфларда даими рәвештә алып барыла. Уку елы барышында IX—XI сыйныфларда 8 дән алып 10 га кадәр сочинение яздырылырга тиеш. Шуларның 4 се — мәктәптә, ә калганнары өйдә яздырыла.

Әдәбиятны укытуның башлангыч чорындагы кебек, югары сыйныфларда да укытучының әдәбиятны укыту алымнары сочинение язарга өйрәтүдә төп таяныч хезмәтен үтиләр.

Укытучының кереш һәм күзәтү дәресләре буенча бирелгән лекцияләре нигездә укучылар өчен әдәби темага язылган сочинениенең үрнәген хәтерләтәләр. Укытучы үзенең лекциясендә өйрәнеләчәк темага кереш ясый. Бу теманың төп фикере нәрсә? Аны ничек бирергә һәм нинди фактларга, мисалларга таянып исбатларга? Әйтелгән фикерләр буенча ничек нәтиҗә ясарга? Менә бу алымнарның барысын да тәҗрибәле укытучы үз дәресләре үрнәгендә күрсәтә ала. Укытучының эш алымнарын үзләштерү өчен мондый лекцияләрнең кайберләрең IX сыйныфтан башлап конспектлаштырырга өйрәнергә кирәк.

Эчтәлекне киңәйтеп яки төп фикерне белдереп, кыскартып сөйләү кебек күнегүләр дә укучыларны үз фикерләрен әйтергә өйрәтү юнәлешендә эшләнә.

IX—XI сыйныф укучыларының әдәбиятны нигездә үзләштерә алуы шул сочинениеләрне яза алу сыйфатына бәйле.

IX сыйныфта сочинениенең жанрлары турында тулы белешмә бирелә (монография, мәкалә, очерк, хат, рецензия, аннотация һ.б.). Идея белән бәйле рәвештә тема турында мәгълүмат тирәнәя. Аерым темалар тикшерелә, берничә темага бердәм исем бирелә.

Югары сыйныфларда иҗади мөстәкыйль эшләрнең иң җаваплы һәм катлаулы формасы — сочинениеләр өстендә эшләү. Әдәби сочинение һәм башка төрле иҗади эшләрне алда искә төшерелгәнчә, V—VIII сыйныфларда үткәрелгән мөстәкыйль эшләрдән аерып карарга мөмкин түгел. Ул нигездә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә тормышка ашырыла (программаның бәйләнешле сөйләм үстерү бүлегендә мондый эшләрнең төрләре шактый күрсәтелгән).

Теоретик яктан якын килгәндә, IX сыйныфта укучылар сочинениенең идеясен һәм темасын ачу, материалны системага салу, аны логик эзлеклелектә бирә белү һәм төрле жанр сочинениеләре белән эшли белү күнекмәләренә ия булырга тиешләр. Ләкин бу күнекмәләр укучыларның тормыш тәҗрибәләре белән баетылгач кына үзләрен аклыйлар.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, югары сыйныф укучылары әдәби материал белән эшли белмиләр. Нинди материалны сайлап алырга? Күләме күпме булырга тиеш? Аңа ничек бәя бирергә? һ.б. Шуңа күрә V—IX сыйныфларда да сочинение язарга өйрәтү билгеле юнәлештә алып барылырга тиеш. Урта мәктәпне тәмамлаганда XI сыйныфта чыгарылыш имтиханында сочинение булуны исәпкә алсак, һәр сыйныфта 2 шәр өйрәтү характерындагы сочинение яздырылырга тиеш.

Берничә моментка тукталыйк.
  1. V—VIII сыйныфларда сочинение язу күнекмәләре югары сыйныфларда нигез итеп алына һәм шуларга таяныла.
  2. Сочинение язганда мөһим булып саналган өйрәтү, күнекмәләр бирү, контроль, бәяләү һәм анализ этапларын истән чыгармаска кирәк.
  3. Язучының иҗатын өйрәнү белән сочинениегә хәзерлек арасында бәйләнеш булырга тиеш.

Сочинение язарга өйрәнү этабы үзе берничә моментны үз эченә ала:

а) язучы иҗатын өйрәнү барышында белем запасын туплау;

б) әдәби әсәрне анализлау процессында язма эшләр үткәрү;

в) сочинение язарга хәзерлеккә багышланган махсус дәресләр үткәрү (сүз кабатлау-йомгаклау дәресләре турында бара);

г) өстәмә материал туплау.

Дәреслек материалына өстәмә рәвештә тәнкыйть әдәбияты һәм башка материаллар тәкъдим ителә.

Югары сыйныф укучыларын сочинениеләргә булган бердәм таләпләр белән таныштыру кирәк. Бердәм таләпләр үз эченә сочинениеләрнең эчтәлеген, композициясен, язылу формасын һәм тышкы оформлениесен дә ала. Аларга түбәндәге төп таләпләр куела.

I. Сочинениенең эчтәлегенә карата:

а) темага туры килү;

б) идея дәрәҗәсенең югарылыгы;

в) һәр әйтелгән фикернең нигезләнүе;

г) цитаталардан дөрес һәм урынлы файдалану;

д) укучының шәхси фикерләре һәм темага шәхси мөнәсәбәте.

Эчтәлегенең бирелүе буенча тикшергәндә теманың ничек ачыклануына, фактларның һәм даталарның дөрес бирелүенә дә игътибар ителә.

II. Сочинениенең композициясенә карата:

а) эчтәлегенең планга туры килүе;

б) планның аерым пунктлары арасында логик бәйләнеш булу;

в) сочинениедә төп өлешләрнең пропорциональлеге;

г) тәмамланган булуы.

III. Сочинениенең теленә карата:

а) грамматик яктан камиллеге;

б) сөйләм һәм стиль дөреслеге;

в) теленең сәнгатьлелеге.

IV. Сочинениенең тышкы оформлениесенә карата:

а) дөрес почерк, кирәк урында кызыл юл һәм полялар калдыру, юлларны тутырып язу;

б) сочинениенең темасына һәм эчтәлегенә туры килерлек эпиграф сайлау. Аны языла торган темага караган әдәби әсәрдән дә, халык авыз иҗатыннан да, башка әдәбияттан да китерергә мөмкин. Сайланган эпиграф куш җәяләр эченә алынмый.

Сочинение өстендә эшләгәндә тагын берничә моментка тукталыйк. Шундыйларның берсе — бирелгән теманы яктыртканда фактик материаллардан файдалану, укучының үз фикерләре, гомумиләштерүләре. Бу исә укучыдан мөстәкыйль фикер йөртә, исбатлаулар ясый, текстка таянып фактлар китерә һәм нәтиҗәләр чыгара, теманы ачарлык киңәйтелгән план төзи белүне таләп итә.

Мисал өчен аерым темаларны планлаштыру һәм сочинение үрнәкләре китерелә.


IX сыйныф

Г. Кандалый — реалист шагыйрь

План.
  1. Г. Кандалый — реалистик поэзияне нигезләүче.
  2. Г. Кандалый иҗатының каршылыклы яклары.
  3. «Мулла белән абыстай» шигыренең идеясе һәм Г. Кандалыйның дингә мөнәсәбәте.


XI сыйныф

Табибларның фидакарь хезмәтләре

(Г. Кутуйныц «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча)

План.

I. Кеше һәм аның турында кайгырту.

II. Табиблар — кеше сәламәтлеге сагында.

1. Галия образы:

а) Галиянең эчке дөньясы;

б) ихтыяр көче;

в) гаилә бөтенлеге өчен көрәше;

г) җәмәгать эшләрендә катнашуы.

2. Галия — гүзәл ана.

3. Әдәбиятта табиб образының бирелеше.

III. Табиб хезмәте — иң кешелекле һәм могҗизалар тудыручы хезмәт.


Бу сочинение Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен үткәннән соң яздырыла.

Өйрәтү сочинениеләрендә укытучы тарафыннан еш кына «Ә син сочинениең белән нәрсә әйтергә теләдең?» дигән сораулар куелырга тиеш. Мондый сораулар язылачак тема буенча укучыга дөрес юнәлеш бирү өчен эшләнә.

Югары сыйныфларда да укытучы тема сайлаганда тормышның үзенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәсәлән, җәмгыятьтәге сәяси вакыйгалар, хезмәт, спорт, мәктәп, яшьләр тормышы, сәяхәтләр, яраткан китаплар һ.б.

Укучылар өчен темалар тәкъдим иткәндә, аларны проблема буларак кую кызыклырак һәм уңышлырак булачак. Мондый темалар укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә, тормыштагы вакыйгалар һәм әдәби әсәрдәге эпизодларны чагыштырып карарга да өйрәтәчәк.

Мәсәлән, VIII сыйныфта М. Фәйзинең «Галиябану» драмасын һәм X сыйныфта Ф. Әмирханның «Хәят» повестен өйрәнгәч, Булатова К.Г. (Әлмәт районы) укучыларга түбәндә китерелгән темага сочинение яздыра.