Сочинение язарга өЙРӘНӘбез методика һәм үрнәкләр «Яңалиф»
Вид материала | Сочинение |
СодержаниеКеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта Бәхет турында уйлану Гүзәл минем туган җирем |
- Дәрес №25 Электроскоп. Электр үткәрүче һәм электр үткәрмәүче җисемнәр. Электр кыры, 176.15kb.
- Реферат язу өчен киңәшләр Тема сайлау һәм проблеманы билгеләү, 87.96kb.
- Отчет осоронда муниципаль район хакимиәте үҙ эшмәкәрлеген Рәсәй Федерацияһы һәм Башҡортостан, 363.96kb.
- Хәзерге татар теле татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең, 6578.54kb.
- Программа казан -2006, 895.95kb.
- Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар”, 47.07kb.
- 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры, 4016.44kb.
- Календарь знаменательных, 3856.62kb.
- Дарь знаменательных и памятных дат. 2011 /Татарстан Респ, 3511.02kb.
- Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 368.45kb.
Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш
План.
I. Матурлык (кеше матурлыгы) турында безнең уйлануларыбыз.
II. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш.
- Ничек матур булырга, ягъни тышкы матурлыкны гына матурлык дип санап буламы?
- Батырлыкта — матурлык.
- Кешеләргә файдалы булу — үзе бер матурлык.
- Гадилек — үзе бер матурлык.
- Хезмәт кешесенең матурлыгы.
- Физик яктан матур булып буламы?
- Безнең арабызда матур кешеләр яши.
- Әдәбиятта матур кеше образлары.
III. Минем идеалым.
Эпиграфлар:
Много есть чудес на свете,
Человек из всех чудесней.
Софокл.
Никакая внешняя прелесть не может быть полной, если она не оживлена внутренней красотой. Красота души разливается подобно таинственному свету по телесной красоте.
В. Гюго.
Приветливость и доброта делают человека не только физически здоровым, но и красивым.
Д.С. Лихачев.
Файдалануөченматериаллар:
Кинофильм: «Чучело».
Әдәбият:
- Г. Әпсәләмов. «Ак чәчәкләр».
- Ф. Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала».
Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы
План.
I. Ватанны ярату көче.
II. «Яшәсәм дә, үлсәм дә, тик Туган ил өчен!»
- Туган илен саклап күтәрелгән шагыйрь сүзе.
- «Пистолетым итте хыянәт».
- Җәлилнең Туган илгә мәхәббәт, тугрылык, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләр циклы.
- Шагыйрьнең Туган иле белән аерылу сагышы.
- Юк, барыннан да элек, тик булса иде ирек.
- Гомеремне дә бирәм халкыма.
III. Синең каршыңда башым иям, Җәлил!
Эпиграф:
Юк, барыннан да элек,
Тик булса иде ирек.
Кылычым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
М. Җәлил.
Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта
План.
I. Яңа тормышка аяк басу алдыннан уйланулар.
- Мин кем, мин нинди?
- Кем булырга, нинди булырга?
- Үрнәк алырдай замандашларым бармы?
II. Кем син, нинди син, замандашым?
- Замандашымны күрә, таный белергә мине нинди китаплар өйрәтте?
- Ул антына тугрылыклы булып калды (Рифкать Миргазизов).
III. Минем замандашым үткән буыннарның васыятенә тугрылыклы.
Бәхет турында уйлану
План.
I. Бәхет — кешелек хыялы. Әдәбиятта бәхет темасы.
II. Кеше бәхете.
- Кешенең бәхете — көрәштә.
- Кешеләргә файдалы булу, аларны бәхетле итү — үзе бер бәхет.
- Бәхет — туган җирендә яшәү.
- Ярата һәм яраттыра белү — зур бәхет.
- Кешенең бәхете — хезмәттә.
III. Мин үз бәхетемне ничек күз алдына китерәм.
Эпиграф:
Ни син, бәхет?
Бер мине генә мени
Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.
Гомер буе бер таң көткән кеше,
Гомер буе аңа таң атмаган.
И. Ихсанова.
Файдалану өчен әдәбият:
- Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф».
- Г. Әпсөләмов. «Ак чәчәкләр».
- Ш. Хөсәенов. «Мәхәббәт һәм нәфрәт». «Казан утлары». №2, 1991 ел.
- М. Маликова. «Күрше бәхете».
- Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай».
Гүзәл минем туган җирем
-
Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.
Г. Зәйнашева.
Авылыбызда бер калкулык бар. Шул калкулыкка басам да авылымны күзәтәм. Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормалана-бормалана тын инеш аккан. Авылыбыз нигезе өчен нәкъ шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз. Картлар сөйләвенә караганда, авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше — Юраш атлы бабай исеменнән күчкән.
Бу — минем туган авылым — Иске Юраш, Татарстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым. Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына, Татарстаныма гына хастыр. Аның алсулыгы — кояштан, аксыл-сарысы — йортлары буявыннан, ап-агы — ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе. Ирексездән күңелдә шигъри юллар туа:
Җир йөзендә шундый авыл бар —
Тургайлары матур сайрыйлар,
Инеш-чишмәләре агарга
Җырлап торган көйләр сайлыйлар.
Чәчкән, урган тырыш игенче
Җир үбәргә анда тезләнә.
Өстендәге аксыл күлмәге
Кайнар тирдән аның тозлана.
Төрәз каксаң, анда һичкайчан
Кыланмыйлар өйдә юк булып.
Булмаса да йортта әллә ни,
Кунак итә барыбер утыртып.
Халкы аның алтын җәй төсле —
Буламы соң шуны онытып?
Иске Юраш! Шунда яшибез
Керсез күңелләрне җылытып.
Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.
Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.
Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан — иң зур республикаларның берсе. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә 3,7 миллион кеше яши. Туксаннан артык милләт бар.
Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Элегрәк безнең бу исемне әйтергә дә хакыбызны тартып алганнар иде. Татарстан халкының бай табигатьле җирдә яшәп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез ничә еллар буена кемнәргәдер буйсынып яшәде һәм җитештерелгән байлыкларның күбесе югарыдагылар кулына керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм... дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Ниһаять, халкыбызның зарыгып көткән көне, көрәшеп алган җиңү сәгате сукты.
Мең тугыз йөз туксанынчы елның утызынчы августы көнне республиканың бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге игълан ителде. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде. Декларация кабул ителгәннән соң, шактый эшләр башкарылды. Элекке Татарстан АССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелде. Безнең беренче Президентыбыз сайланды. Бу җаваплы эшкә Минтимер Шәрип улы Шәймиев алынды.
Татарстан промышленносте һәм авыл хуҗалыгы зур үсеш алды. Ул ике йөздән артык промышленность продукциясе чыгара. Шулай ук республикабыз электр энергиясе җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Машина төзү, нефть чыгару буенча ул бөтен дөньяга танылды. Инде менә ничә дистә еллар буе туган җиребез куеныннан «кара алтын» чыга.
Бөек Ватан сугышы барган елларда, төгәлрәк әйтсәк, мең тугыз йөз кырык өченче елда «Шандыр тавы» итәкләрендә беренче тапкыр нефть табыла. Еллар узган саен нефть чыгару арта һәм илебездәге төп байлыкларның берсе булып тора.
Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә Ибраһим Гази «Гади кешеләр», Шамил Бикчурин «Каты токым», Гариф Ахунов «Хәзинә» әсәрләре белән танылды.
Гариф Ахунов «Хәзинә» романында Идел-Урал буйларыннан җир мае эзләү тарихы турында сөйли, ягъни әсәрдә барачак вакыйгаларның гаять әһәмиятле булуын, бу мәсьәлә ничә буын кешеләренең игътибарын җәлеп иткәнен искәртә. Романда сурәтләнгән вакыйгалар Татарстан җирендә бара. Республикада нефть промышленностеның үсеше, андагы хезмәт кешеләренең тыйгысызлыгы, омтылышы күрсәтелә. Хезмәтнең кеше тормышындагы роле ачыклана. Роман нефтьчеләр турында, ләкин ул нефтьчеләр килүдән дә башланмый, Әлмәт шәһәренә беренче таш салынудан да башланмый, ә йөз дә өч яшьлек Йөзлекәй карчыкның үлеме белән башлана. Романда Йөзлекәй карчыкның үлеме тарихи бер вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелә. Йөзлекәй карчык халкыбызның мәгълүм бер чоргы күңел сыйфатларын, мөнәсәбәтләрен үзе белән алып китә. Ләкин тормышның хикмәте аның бөтенләйгә өзелмәвендә, нигезенең буыннан буынга күчә бара алуында! Әйе, Татарстан җиренә яңа тормыш иңә! Нефть белән бергә, яңа заводлар, яңа калалар белән бергә Татарстан җиренә яңарыш чоры килә! Нефть белән бергә Татарстан туфрагында яңа тормыш мөнәсәбәтләре шытып чыга. «Хәзинә» романы шушы катлаулы чор, каты көрәш тудырган яңа мөнәсәбәтләргә, яңа кешеләргә багышланган.
Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала. Горур кеше беркайчан да Туган иленең хәерче, ирексез булуына юл куймый. Күптән түгел үзебезнең район газетасы «Алабуга нуры» битләрендә авылдашыбыз Раиф абый Сәлимовның «Авылыбыз атамалары» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда авылыбыз исеменең килеп чыгышын, тирә-юньдә урнашкан авылларның атамалары нәрсә аңлатканлыгы турында язды.
Татарстанда мең тугыз йөз сиксән сигезенче елда милли хәрәкәт башланды. Бу хәрәкәт «Татар иҗтимагый үзәге» дип аталды. Үз халкы язмышына битараф булмаган һәр кеше бу хәрәкәткә кушылды. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде.
Татар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге әгъзасы булган Фирдәвес абый Хуҗин бу хәрәкәткә үзеннән бик зур өлеш кертә, «Алабуга нуры» газетасы битләрендә әледән-әле чыгып килүче хикәяләрендә татар халкы язмышы, авыл проблемалары белән янып-көеп, борчылуын күрәбез.
Татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын торгызу буенча да эш алып барыла. Бер ел элек авылыбызда мәчет ачылу тантанасы булды. Ата-ана, мәктәп, җәмәгатьчелек биреп бетерә алмаган тәрбияне бәлки дин аша кабул итәр яшьләребез. Мөстәкыйльлек алу, динебезне яңарту, телебезне үстерү, дәүләтебезне тагын да ныгытыр, байлыгыбызны арттырыр, халыклар дуслыгын көчәйтер дип ышанасы килә.
Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә һәм күп кенә башка төбәкләрдә дә күпмилләтле Татарстан көннәре үткәрелә. Татарстанның сәнгать осталары, язучылар төрледән-төрле һәм бай эчтәлекле программа белән баралар. Чөнки халык мәдәнияте гаҗәеп үзлеккә ия: ул кешеләрне берләштерә, мәрхәмәтлерәк итә.
Татарстан көннәре халкыбызның чын дуслык бәйрәменә әверелде. Әйе, бу бәйрәм күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Бу — безнең халкыбыз өчен бик сөенечле хәл.
Татарстанны бүген бөтен дөнья таный. Республикам өчен кичергән горурлык хисләремне шагыйрь Зыя Мансурның изге фикерле шигъри юллары аша белдерәсем килә:
Йөзең нурлы, сулышың киң,
Юлларың иркен синең.
Яхшы җырга тормышың тиң,
И газиз җирем минем!