Сыйныф җитәкчесенең класс коллективын оештыруда һәм укучы шәхесен формалаштыруда роле

Вид материалаДокументы

Содержание


Шәхес белән коллективның моделе.
Сыйныф җитәкчесе һәм балалар оешмасы.
Подобный материал:
Тема: Сыйныф җитәкчесенең класс коллективын оештыруда һәм укучы шәхесен формалаштыруда роле.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Х.С.

Укытучы, бала гел янәшә,

Сикәлтәле юллы тормышта.

Серләр уртак, шатлык-кайгы бергә,

Әйтерсең без бер үк сулышта.

Максат:

Класстагы укучыларны уртак идеяләр белән янучы, кайгы-шатлыкны уртаклашырга әзер булучы, иптәшлек, кешелекнең иң гүзәл сыйфатларын тәрбияләү нигезендә берләштерү. Класс коллективының үсеш дәрәҗәсен билгеләргә өйрәнү.

Тәрбия системасына класс коллективын оештыру өчен алдынгы технологияләрне кертү.

Коллектив белән шәхес хезмәттәшлеге принципларын эшләү.

Бурычлар:

Түбәндәге сыйфатларны тәрбияләү:

А) бердәмлек;

Б) һәр укучының үзбәясе;

В) ярдәмчеллек

Г) авырлыкларны җиңеп чыгу

Эздәнү-тикшеренү этаплары:
  1. күзәтү;
  2. сораштыру (әңгәмә, анкеталар алу);
  3. эшчәнлекне анализлау;
  4. модельләштерү.

Педсоветта катнашалар:

Дирекция

Фән укытучылары

Социаль педагог

1-11 нче класс җитәкчеләре

Җиһазлау:

компьютер, экран, проектор.

Класс җитәкчесе – сыйныфның төрле юнәлеш буенча эшчәнлеген оештыручы, шәхеснең үсешенә ярдәм итүче, тормышта килеп туган проблемаларының чишү алымнарын аның күңеленә салучы. Гимназиябездә бу уку елында 42 класс-комплект бар. 42 сыйныф җитәкчесе балалар белән кулга- кул тотынышып эшли дигән сүз. 30 яшькә кадәрге – 3, 30-40 яшькә кадәрге – 14, 40-50 яшькә кадәрге – 20, 50-55 яшькә кадәрге – 4, 55-60 яшькә кадәрге 1 сыйныф җитәкчесе бар. Барысы да тәҗрибәле, эш стажы булган сыйныф җитәкчеләре. Хәзерге заман шартларында класс җитәкчесе эшенең нәтиҗәлелеген арттырыр өчен ул үзендә ышаныч, мәхәббәт, өмет булдырырга, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аралаша белергә, ата-аналары, хезмәттәшләре белән аралашу осталыгына ия булса гына, уңышка ирешә. Беркемгә сер түгел, яңа педагогик технологияләрне үзләштерергә, яңалыкка омтылырга тиешлеге дә мәгълүм. Киенү рәвеше дә һөнәргә туры килсен, зәвыклы итеп киенүе, матур, аңлаешлы итеп сөйләшүе дә зур урын алып тора. Гимназиядә сыйныф җитәкчеләре белән турыдан-туры эшләүче социаль педагог һәм психолог, оештыручы педагоглар бар. Тәрбия эше югары дәрәҗәгә куелган.

Класс коллективын формалаштыру билгеле бер стадияләрне үтә. Әзерлек этабында гимназиянең администрациясе катнаша.

Профильле класслар туплаганда, бер идея белән янучы, киләчәк тормышын күзаллап, үз алдына билгеле бер максат куйган балалар җыела. Сыйныфларга тупланганда, балаларның барлык яклары да исәпкә алынырга, анализланырга тиеш. «Укытучы, Кеше бул!» Эшкә тотынганда һәр сыйныф җитәкчесе шушы девизны кабул итә. Син кеше тәрбиялисең, ялгыш юлга кертеп җибәрүдән саклан! Сыйныф житэкчесеннэн зур тырышлык, тирэн белемлелек сорала. Укучыңны шэхси белем алу биеклеген проектлаштыру кунекмэлэренэ ойрэту бик моһим. Коллектив туплаганда түбәндәге кагыйдәләрне исеңнән чыгарма!
  1. Максатыңны ачык куй!.
  2. Зурдан купма!
  3. Укучылар белән киңәш!
  4. Балалар фикеренә колак сал!
  5. Чынга ашмаслык әйберне әйтмә!
  6. Син оештырган теге яки бу чарада һәр бала катнаша аламы?
  7. Баланы иптәшләре алдында кимсетмә!
  8. Балалардан ярдәм сорарга тартынма!

Эш-гамәлләрең өчен үзеңне җаваплы тот!
  1. Әйткәнеңне үтә!

1-2 нче классларда балаларда үз-үзен тоту күнекмәләрен ачыклау башкарыла. Бакчага йөргән булса тәрбиячеләре, өйдә тәрбияләнгән булса, гаилә белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. 3-4 нче сыйныфларда укучыларда лидерлык сыйфатлары һәм күмәк эшләрне башкару күнекмәләре булдыру сорала. 5-6 нчы сыйныфларда коллективны формалаштыру, 7-8 нче сыйныфларда коллективның үсеше күзәтелә. 9-11 нче сыйныфларда күмәк эшләр аша шәхесне хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп тәрбияләү, җәмгыятьтә лаеклы үз урынын яуларга әзерләү. Һәр сыйныф җитәкчесе үз класс коллективының үсеш күрсәткечен билгеләп бара. Беренчедән, баланың акыл эшчәнлегенең үсешен күзәтү: коллективта үзен ничек тота, классташлары белән уртак тел табамы, аларны ярты сүздән аңлый аламы, иптәшләренең үзенә булган мөнәсәбәтләрен ничек кабул итә? Икенчедән, баланың хис-тойгылар аша аралашуы: классташларының шатлыгын-кайгысын уртаклашамы, авыр вакытта ярдәм кулы сузамы? Өченчедән, баланың ихтыяр көченең ни дәрәҗәдә икәнлеген бәяләү: авырлыкларга каршы тора аламы, куркыныч, авыр вакытларда өметлеме?

Укучылар коллективын формалаштыруга киңәш-тәкъдимнәр:
  1. Класс җитәкчесенең эшчәнлеге ачык булсын. ”Бергә планлаштырабыз, анализлыйбыз, шатланабыз”.
  2. Эшнең нәтиҗәлелеге бармы? Үткәрелгән теге яки бу чараның укучыда калдырган тәэсире, уңай һәм кире якларын барлау.
  3. Бер-берсе белән хезмәттәшлеге, иҗади эшләрне күмәк башкаруның нәтиҗәсен күзәтү.
  4. Сайлау иреген бирү.
  5. Уңышка ирешү юлларын ассызыклау.
  6. Нәтиҗәгә юнәлтелгән максатчанлык булдыру.
  7. Эшчәнлекнең үзенә җәлеп итүе.

Бу уңайдан сыйныф җитәкчесенә укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, әхлак сыйфатларын тәрбияләгән класстан тыш һәм тәрбияви чараларга зур урын бирү зарур. Һәр үткәрелгән чара төрле тематик юнәлештә үткәрелеп, укучыларның танып-белү эшчәнлеген арттырырга тиеш. Шулай ук экскурсияләр үткәрү балаларны коллективка туплауда зур әһәмияткә ия. Әхлаклы укучылар тәрбияләү юнәлешендә дөрес, даими эш алып бару гармониясе иҗади, толерант шәхес тәрбияләүгә зур этәргеч ясый. Әхлак тәрбиясе буенча Саба җәмигъ мәчетеннән гимназиянен 1993 нче елгы чыгарылыш укучысы, "Мөхәмәдия" мәдрәсәсен унышлы тәмамлаган, дин белгече, гарәп теле укытучысы, бүгенге көндә Саба жәмигъ мәчетендә кайбер вазыйфаларны башкаручы Мөбәрәкшин Абдулла Илшат улы белән дәресләр үткәрү оештырылды. 4 нче чиректә шулай ук бу эш дәвам ителәчәк.

Республиканың Дәүләт музеена, күренекле шәхеслэрнең музейларына, милли китапханәгә, Саба районының истәлекле урыннарына экскурсияләр ясау һәм очрашулар үткәрү, әдәби кичәләр, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм милли йола-бәйрәмнәрен өйрәтү үзмаксат булып тора. Бу уңайдан да яхшы эшләребез бар. Сыйныф җитәкчеләре класс коллективлары Казанның төрле тарихи урыннарына, Болгар, Биләргә экскурсиялэр даими үткәрелеп тора. Районыбызның тарихи урыннарына Бигәнәйгә, Өтернәс шәһәрчелегенә экскурсияләр оештырыла. Бу эшне май аенда дәвам итәрбез. Болар барысы да зур эзләнүләр аша уйлый белүче, белемен тормышта куллана алучы шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә. Гимназиябезнең “Туган якны өйрәнү” музеена, кызганычка каршы, кайбер класслар әле бер мәртәбә дә кермәделәр, сыйныф коллективы белән экскурсия ясарга кирәк булыр. Музейга укучылар коллективлары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан эзләнү-тикшеренү эшләре буенча альбом төзеп башкардылар. Коллективта җаваплылык хисләре, күмәк хезмәткә намуслы караш тәрбияләү өчен менә дигән мөмкинлек.

Гаилэгэ баланы тэрбиялэудэ, анын ижади һэм акыл усешендэ педагогик ярдэм кирэк. 1 нче сыйныфтан ук эти-энилэр белэн узара ярдэмлэшеп эшлэу педагог белэн ата-ана аралашуынын ин унайлы формасы. Укучы белэн теге яки бу проблема туганда, аны гаилэ белэн чишу унай нэтижэ бирэ.

Сыйныф җитәкчесе һәр балага игътибарлы булырга тиеш. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алынган укучы белән укытучы арасында бәйләнеш тудыру технологияләре булдыру мөһим. Сыйныф коллективының моделен төзергә кирәк. Анда укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләр чагылыш тапсын. Кл.җитәкчесе


Укучы ата-ана


Ышаныч

җаваплылык

Хезмәттәшлек

Кайгыртучанлык

Иҗадилык

Гаилә белән мәктәпнең тыгыз хезмәттәшлеге бала шәхесен формалаштыруда һәм үсешендә зур роль уйный. Бәйрәм-кичәләр, тематик очрашулар кебек чараларда ата-аналарны катнаштыру безенең гадәткә керде.

· «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе»,

· «Ачык ишекләр көне»,

· «Яңа ел»,

· «Соңгы звонок», “Чыгарылыш кичәсе һ.б.

Укучылар коллективы белән идарә итүдә бер-берсе белән бәйләнешле функцияләргә контроль – планлаштыру-оештыру- модельләштерүләрне кертергә була. Аның нигезендә гуманлылык принцибы булырга тиеш.

Контрольне оптимильләштерү буенча киңәшләр:
  1. Балалар кабул итәрлек нәрсәне генә алырга кирәк.
  2. Ике яклы аралашу булсын.
  3. Чамадан тыш контрольлек итмә.
  4. Эшчәнлекнең эшли алырдаен гына алыгыз.
  5. Хезмәтне, тәртипне бәяләү, мактау.

Тәртип белән идарә итүгә киңәшләр.

Укытучы кайгыртучан булырга, шуны эш-гамәле белән күрсәтергә тиеш.

Ул түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:
  1. Укучы шәхесен кимсетми, аерым бер укучыны гына мактамый, яки артык ачуланмый.
  2. Балаларга хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый:
  • Сыйныфта яхшы мөнәсәбәт булдыра
  • Укучы фикерен катгый рәвештә кире какмый, аны хаталары өчен ачуланмый
  • Укучыларның кызыксынулары, фикерләре белән исәпләшә
  1. Үзен тәртипле тота, әхлак тәрбиясен бирүдә дөрес юнәлеш бирә.
  • Сыйныфта килеп туган эхлак проблемаларын уртага салып сөйләшү.
  • Балаларга кешегә кушамат тагарга, ялганларга, кимсетергә ярамаганлыгын тормышчан мисаллар белән аңлата (үзе бервакытта да ялганламый)
  1. һәр укучы белән индивидуаль якын килеп сөйләшә.
  • Һәр укучының сәләтен барлый;
  • Укучыга язмача рәвештә рәхмәт белдерә
  • Авыр вакытларда ярдәм итә.

« Каждый твой поступок отражается на других людях. Не забывай, что рядом с тобой человек.»

Синең һәр гамәлең кешеләрдә чагылыш таба. Онытма,синең янәшәңдә КЕШЕ!”

В.А.Сухомлинский

Укучылар коллективын оештыру формалары һәм методлары.

Хәзер коллективны оештыру юлларын карыйк. Класс коллективын оештыруда нәрсәләр роль уйный? Класс коллективын оештыруда балалар оешмасының, күмәк иҗади эшләр, класс коллективы лидерының роле бик зур. Ә лидер гел шәхесме?

Шәхес һәм аның формалашуы.

Сезгә 3 сорау.

Коллектив шәхескә ничек тәэсир итэ?

Как влияет коллектив на личность?

Шәхесне лидерлыкка ничек җайлаштырырга?

Как мотивировать личность к лидерству?

Коллектив белән шәхес арасында кагыйдә һәм закон тарафыннан беркетелгән билгеле бер мөнәсәбәтләр булдыру кирәкме?

Нужны ли установленные правила и законы взаимодействия личности и коллектива? Что это должны быть за правила?

Сорауларга җавап бирелә.

Димәк, коллектив туплау өчен бердәмлек кирәк: бер үк максатлар, кызыксынулар, гомум шартларга җайлашырга омтылу, лидерның авторитеты, социаль нормаларның тупланган булуы мөһим.

Болар гына коллективны туплау өчен,әлбәттә, җитми.

Коллектив белән шәхес арасында түбәндәге принципларның, бигрәк тә хезмәттәшлек принцибының булуы зарур.

-шәхесне ничек бар, шулай кабул итү, ягъни көчле һәм көчсез якларын да кабул итәргә әзер бул. Дөрес юнәлешне сыйныф җитәкчесе бирә.

-уңышка ирешүдә түземлелеген яки түземсезлеген тикшер һәм бәялә.

- аралашу культурасын

-юморның кулланылуын

-хаталар ясаудан курыкмаска һәм хаталарын тану

-объектив бәя бирү (баланы кимсетмә, өметен өзмә)

-укучы үз гаебен танысын (укытучы кирәк булганда укучылардан гафу үтенергә мөмкин)

Менә шушыларга игътибар итсәң, коллектив туплауда авырлык кичермәссең, бала язмышы да уңай хәл ителер.

^ Шәхес белән коллективның моделе.

Күргәнебезчә, класс коллективын оештыруда һәм укучы шәхесен формалаштыруда класс җитәкчесенең роле бик зур. Беренче чиратта, класс җитәкчесе теге яки бу эшне, чараны планлаштырганда укучылар белән киңәшләшергә, анализ ясарга, бергә шатланырга, яки борчылырга бурычлы. Һәр эштән соң нәтиҗә ясау, иҗадилыкта хезмәттәшлек булдыру сорала. Бу һәр сыйныф җитәкчесенең эш планында гына түгел, ә тәрбия системасында чагылыш табарга тиеш. Һәр сыйныф җитәкчесенең үз концепциясе бар. Концепция ул – класс коллективын оештыру фундаменты. Системалы эш алып барганда гына, бала шәхесенең коллективта үз урыны булачак.

Шәхес һәм коллективның үсеше бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Шәхеснең үсеше коллективның үсешеннән тора, аның үсеш дәрәҗәсенә бәйле, эшлекле һәм узара мөнәсәбәтләргә бәйле. Икенче яктан караганда, сыйныфтагы укучыларның активлыгы, акыл һәм физик яктан үсеше, укучыларның сәләтле булуы коллективка зур йогынты ясый. Шәхеснең формалашуы аның коллектив эчендә мөстәкыйльлеге һәм иҗади активлыгына бәйле. Класс җитәкчесе шул вакытта югары нәтиҗәгә ирешә, әгәр ул предмет укытучылары, балалар оешмсы, ата-аналар, социаль педагог, психолог белән тыгыз хезмәттәшлектә булса.

^ Сыйныф җитәкчесе һәм балалар оешмасы.

Коллектив белән дөрес һәм тиешле таләптә идарә иткәндә, ул. әлбәттә, шәхес формалашуга уңай йогынты ясый. Балалар оешмасы белән кулга-кул тотынып эшләү сорала. Сыйныф почмагын коллектив белән бергә ясарга киңәш ителә, күпчелек очракта я сыйныф җитәкчесе үзе генә ясый, я берәр балага биреп җибәрә, я художникка ясата. Мондый сыйныф почмаклары эшләми, ел башында ничек эленеп куела, шулай тора. Чөнки укучы шәхесен бу эшкә тартмаганнар. Ул коллективның эчендэ кайнамый. Аңа барыбер. Битараф шәхес тәрбиялибез. Битарафлык – иң куркыныч нәрсәләрнең берсе.

Класс җитәкчесенең балалар, ата-аналар, предмет укытучылары белән мөнәсәбәтләре дә, эшчәнлеге дә әһәмияткә ия.

Җәмгыятьтә кешеләр белән яшәргә өйрәтү мөһим. Нәрсә бирә ул?

- күзаллау булдыра

- үсешкә илтә

- халкыбызның гореф-гадәтенә, мәдәни кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалаштыра

- сәләтләре үстерелә

Тәрбиянең төп максаты – бәхетле бала тәрбияләү.

Тәрбиянең нигезендә хөрмәт, ярату ятсын! Шул вакытта гына бердәм, иҗади, әхлакый шәхес формалаша.

Гимназиядә тәрбиягә авыр бирелүче балалар саны күп булган сыйныфлар бар. 3 нче Г (Кашапова Д.Ш.), 4 нче Г (Фатыхова А.З.), 6 нчы Г (Гимазова Д.Т.), 9 нчы Г (Бариева М.М.), 9 нчы Д (Хәлилова Л.Х.) сыйныфлары шундыйлардан. Укучыларны бер коллективка туплау һәм укучы шәхесен формалаштыру өчен сыйныф җитәкчесе бу коллективларда үз концепциясен булдырган. Бу сыйныфлар гимназиянең сыйныфтан тыш чараларында, күмәк иҗади эшләрдә бик активлар. Сәләтләре барланган, үстерелә, мәсәлән, 6 нчы Г, 9 нчы Д сыйныфлары гимназия күләмендә үткәрелгән әдәбият-сәнгать ункөнлегендә, яңа ел, алтын көз бәйрәмнәрендә матур итеп, оешкан төстә, күмәк рәвештә чыгыш ясыйлар.

Гимназиянен волонтёрлары хезмэттэ!!!

Алар торле юнэлешлэр буенча тыгыз хезмэттэшлек алып баралар. Тимурчылык юнэлеше буенча 13 эби-бабайга ярдэм итсэк, хэйкэллэрне дэ читтэ калдырмыйбыз. Сыйныф житэкчелэре Садыйкова Р.Р. житэкчелегендэге 8 нче Б сыйныфы тимурчылары эфганчылар хормэтенэ куелган хэйкэлгэ бик телэп шефлык итэлэр. Бу кышта аларга кар корисе дэ корисе булды. Шулай да тырыш тимурчылар сынатмыйлар, сез аларны фотосурэтлэрдэ курэсез... Сугыш һәм хезмәт Ветераны Бибарцева Тәскирә Хәсән кызына гимназиябез тимурчылары һәрдаим ярдәм итеп торалар. Волонтёрлыкнын тимурчылык юнэлеше буенча олкэн буынга нык ярдэм курсэтелэ. 10 нчы Б сыйныф (сыйныф житэкчесе Шакирова Л.С.) тимурчылары Тукай урамында гомер кичеруче Гараева Зэйнэп апага бик телэп булыша. Эле кышы гел ярдэм генэ сорап тора. Ихатаны кардан арындыру буенча укучыларыбыз зур хезмэт башкара. Олкэннэрне кадерлик, хормэт курсэтик. Гимназиябезнең волонтёрлары өлкәннәргә, һәйкәлләргә шефлык итүдә активлык уүрсәтәләр. 8 А (Хәлилова М.С.), 8Б (Садыйкова Р.Р.), 10Б (Шакирова Л.С.) сыйныфларының хезмәтен уңай яктан билгеләп үтү урынлы булыр.

Укучылар коллективы арасыннан иң күп конкурсларда (гимназия, район, республика) 1 нче В (Галимуллина А.Р.), 3 нче Б (Кәримова Г.И.), Багабиева Г.Н., Әхтәмҗанова И.Х., Хөсәенова Г.Х., Маулина З.М.ларны әйтү урынлы булыр. Класс коллективы белән сыйныфтан тыш үткәргән чаралар турында мәгълүматны гимназия сайтына иң күп керткән сыйныф җитәкчеләре: 5 нче Б (Хөснуллина В.И.), 1 нче В (Галимуллина А.Р.).

Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән республикакүләм конкурсының “Кул эшләре” номинациясендә “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигән кул эше белән 5 нче В сыйныфы укучысы Юнысова Гүзәл 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе – Юысова Л.Г.

“Тамчы-шоу” телевизион интеллектуаль уен-ярышта гимназиябезнең 6 нчы Акласс укучыларыннан торган “Ак җилкән” командасы Әтнә районының “Ш.Мәрҗәни оныклары” командасын артта калдырып, җиңү яуладылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручы-педагог Фаляхова Г.Р. белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Сания Вәгыйзовнага, класс җитәкчесе Йосыпова Г.З.ларга дирекция исеменнән Рәхмәт белдерәбез.

“Яшьлек” театр студиясе мәктәп-гимназия театр коллективлары (барлыгы 25 коллектив) арасында Чаллыда үтә торган республикакүләм конкурска Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле белән китте. Җитәкчесе – Гыйниятуллин Ю.Н. 9 нчы Б классы коллективы, кл. җитәкчесе Шиһабиева Г.Р.

Педсоветның карарын кабул итү.

1. Балаларны коллектив итеп туплау һәм аларның мөмкинлекләрен, сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру.

2.Укучылар коллективында һәр баланы шәхес буларак ачу һәм анда ышаныч, өмет, мәхәббәт тәрбияләү.

3. Хәзерге заман шартларында җәмгыятьтә үзенең лаеклы урынын табарлык шәхес тәрбияләү.

4. Чыгыш ясаган сыйныф җитәкчеләренең эш тәҗрибәләрен кулланма итеп алырга.

14. Гимназия директорының йомгаклау сүзе.

15. Үзбәя.

Бүгенге педсоветның төп мәгънәсе нидән гыйбарәт?

Үзегездә берәр идея тумадымы?

Әле бу темага сөйләшү моның белән генә бетми, эзләнәсе, күп укыйсы, тәҗрибәле хезмәттәшләрдән урнәк аласы.