Кайгы җиле ишек какмасын
Вид материала | Доклад |
Ата-аналар жыелышына доклад.
Кайгы җиле ишек какмасын
(Гаиләне наркотик афәтеннән саклау өчен нәрсә эшләргә?)
Наркомания — чорыбыз афәте. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле рәвештә 20 меңнән артык җинаять эшләнә. Соңгы биш елда әйләнештән алынган наркотикларның гомуми күләме 16 тоннадан 95 тоннага җитте. Моңарчы без наркотикларны бәхетсез гаиләләрдә туып үскән үсмерләр генә куллана дигән фикер белән килешеп яшәдек. Кайбер ата-аналар әле дә: «Минем балам тәртипле, ул начар юлга басмас. Аның ашарына да, кияренә дә, ялына да акчасы җитәрлек. Ул беркайчан да наркоман булмаячак, мин аны яхшы беләм», —дип фикер йөртә. Ни аяныч, тормыш моның тамырдан ялгыш фикер булуын мисалларда һаман раслап тора. Наркомания афәте һәркемнең ишеген шакырга мөмкин икән.
Моны булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң? Бу куркынычны ничек җиңәргә? Һәм, гомумән, аны йөгәнләп буламы? Бетен ил, җәмгыять белән көрәш ачканда наркомания куркынычы, һичшиксез, чигенәчәк. Билгеле инде, бу эшне тормышыбызның нигезен тәшкил иткән гаиләне яклаудан, саклаудан башларга кирәк. Чөнки бала төп тәрбияне ата-анасыннан ала. Әйдәгез, бүгенге очрашуны иң элек гаилә тәрбиясе бирү кануннарыннан башлыйк әле. Аларны төгәл үтәсәк, сәламәт, акыллы, белемле буын тәрбияләп үстерербез, «наркомания» дигән тәнне өшетә торган сүзне бөтенләй ишетмәбез.
1 нче канун. Ул — «Баланы ничек бар, шул килеш кабул итегез» дип атала.
Табигать яшь баланың нәселдәнлек геннарына дистәләрчә, йөзләрчә буыннар туплаган сыйфатларны да куша. Шуңа күрә бер үк гаиләдә матур, акыллы, сәламәт һәм аңа капма-каршы бала туарга мөмкин. Бары тик ата-ананың эчкерсез мәхәббәте генә берәүләргә үзенең матурлыгын һәм сәламәтлеген сакларга һәм үстерергә, ә икенчеләренә табигый кимчелекләрен күркәм сыйфатларга әйләндерергә мөмкинлек бирә.
2 нче канун. «Бала үз хаталарын танырга өйрәнсен» дип атала.
Бала тормышына туктаусыз тыкшынмагыз. Һәр вак-төяк өчен борчып торсаң, ул үз гамәлләренә бәя бирә алмый башлаячак. Бала үзе кылган хаталарның ачысын татысын, яхшыны яманнан аерырга өйрәнсен.
3 нче канун. «Карарларны ялгыз кабул итмәгез».
Ата белән ана уртак фикергә ирешкәндә генә карар кабул ителергә мөмкин. Балалар мәктәп яшенә җиткәч, аларны да фикер алышуларга җәлеп итәргә кирәк. Тора-бара алар гаиләдә хәлиткеч сүзне әйтү хокукы да алырга тиеш.
4 нче канун. «Ата-аналар-ның шәхси үрнәге — балаларга тәрбия бирүдә төп шарт».
Гаиләдә шау-шулы низаг аеруча зарарлы: балалар алардан өлкәннәргә караганда күбрәк зыян күрә. Һәрнәрсәдә ата-ананың шәхси үрнәге кирәк. Әти кеше тәмәке тартса, яшүсмерләрне тәмәке тартудан тыю кыен. Әни кеше пөхтә киенмәсә, кыз баладан җыйнаклыкны таләп итеп булмый. Бу хакта Лев Толстой: «Үзебезне тәрбияләмичә генә балабызны тәрбияләргә тырышсак, тәрбия катлаулы һәм кыен эш булып күренәчәк. Әгәр инде башкаларны үз үрнәгебез белән тәрбияли алачагыбызны аңласак, бу мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калачак», — дигән.
5 нче канун. «Барысы турында да ачыктан-ачык сөйләгез һәм четерекле сораулар бирүчегә дә ышаныч күрсәтегез».
Әйе, балалар белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Аларны эшегезгә, акча бүлүгә, чираттагы ялны үткәрүгә кагылышлы әңгәмәләрдә катнаштырыгыз. Бәхәсләшкән чакта да балаларга хөрмәт саклагыз. Апарның үз фикерләре, үз инанулары барлыкка килүгә шатланыгыз. Үзегезнең хак-сызлыгыгызны таный белегез. Бала зур тормышка чыгар алдыннан гаиләдә менә шулай беренче сынау үтә.
6 нчы канун. «Балага юмартланып бүләкләр яудырмагыз».
Еш кына бала безне бүләкләр сорап аптырата. Баланың нәфесен чикли белергә өйрәнегез. Артык күп бүләкләр баланы боза, аңарда бары тик таләп итү ихтыяҗы гына барлыкка килә. Балачакта үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәнмәгән кеше иҗтимагый таләпләр белән низагка керә: укырга да, эшләргә дә теләми. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә кешелек кичергән экологик һәм әхлакый кризис кешеләрнең үз ихтыяҗларын чикли алмавыннан килеп чыккан.
7 нче канун. «Гаилә эшләрен бергәләп башкарыгыз».
Гаиләдә вазифаларны бүлү зарур. Әни кеше өйдә хезмәтче булырга тиеш түгел. Балаларны яшьтән үк чисталыкка өйрәтү мөһим. Өй җыештыруның билгеле бер кагыйдәләрен урнаштырырга кирәк һәм аны гаиләнең һәр әгъзасы төгәл үтәргә тиеш. Өйдә төгәл режим саклансын. Билгеле бер вакытта ашап алу, саф һавада йөреп керү, ял итү, йокларга яту зарур.
8 нче канун. «Балагызның дуслары өегезгә дә килсен».
Балагызның дуслары өчен өегезнең ишекләре һәрчак ачык торсын. Балаларга ышаныч күрсәтергә, аларны мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка өйрәтергә кирәк. Әгәр гаиләдә бер-береңә яхшы мөнәсәбәт урнашса, балалар ата-аналары белән барысын да ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнә.
Менә без гаилә тәрбиясе бирү кануннары белән дә таныштык. Аларны төгәл үтәсәк, күпләргә үрнәк гаилә булып яшәсәк, әйткәнемчә, «ак үлем» куркынычы безне читләтеп үтәр, кайгы җиле берәүнең дә ишеген какмас. Ә хәзер кабаттан наркомания темасына әйләнеп кайтыйк. Наркомания афәтен булдырмас өчен без аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын белеп торырга тиешбез.
Наркосәүдәгәрләр яңадан-яңа корбаннарны кармакка эләктерү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырыша. Ни аяныч, бүгенге кайбер яшьләр арасында контр-культура хакимлек итә. Аны «Рок, секс һәм наркотиклар культурасы» дип атыйлар. Рок җыр сүзләре һәм көйләр аша яшүсмернең психикасына тәэсир итә, ирекле, бозык мәхәббәтне данлый. Социологик күзәтүләр нәтиҗәләре раслаганча, психикасына зыян килгән яшүсмер беренче очраклы җенси элемтәдән соң, гадәттә, наркотиклар татып карый.
Шуңа күрә балаларыбызда яшьтән үк туган телебезгә, милли моңнарыбызга, халкыбызга мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләргә омтылыйк.
Хөрмәтле ата-аналар! Балада сабырлык, түземлелек, сәламәт яшәү рәвешен өстенрәк күрү кебек сыйфатлар тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Чөнки ихтыяр көче тәрбияләнмәгән бала яшьтәшләренең тәкъдименә, үгет-нәсихәтенә аеруча тиз бирешә. Мәсәлән, «Кәефеңне күтәрү өчен бер генә тапкыр булса да наркотиклар татып кара», «Наркотиклар бөтен проблемаларны оныттыра», «Барысы да наркотиклар куллана, син дә татып кара», «Наркотик кабул итсәң, дөньяга икенче төрле карый башлыйсың» дигән дәлилләр белән наркотиклар тәкъдим иткәндә кайбер яшүсмер алардан баш тарта алмаска мөмкин.
Хәзерге вакытта яшүсмерләр арасында наркотик кыйммәтләр системасы бар. Әлеге кыйммәтләр буенча бер тапкыр да наркотиклар кулланмаган яшүсмерне «ак карга» дип исәпләргә мөмкин, бүгенге яшьләр телендә аны «лох» дип тә йөртәләр. Яшүсмерләр мондый мыскыллауларны авыр кичерә. Шуңа күрә һәр гаиләгә балаларының наркотик бәйлелеккә эләгү куркынычы яный.
Социологик тикшеренү мәгълүматларына караганда, 16 яшькә кадәрге укучыларның 12 проценты бер тапкыр булса да наркотик татып караган. «Моңа сезне нәрсә мәҗбүр итте?» дигән сорауга, алар:
кызыксыну этәрде;
минем дә зур кеше булып күренәсем килде;
яшьтәшләремнең мыскыллап көлүләреннән курыктым, дип җавап биргән.
Шунысы аяныч, әлеге 12 процент балаларның 1 процентка якыны наркоман булып китә. Бүгенге көн чынбарлыгы әнә шундый. Бу саннар җимерелгән меңләгән язмыш, вакытсыз өзелгән кеше гомере турында сөйли.
Яшүсмерләр нигездә токсик матдәләр куллана. Токсикомания Наркотиклар конвенциясе нигезендә Халыкара авырулар исемлегенә 1989 елда кертелгән. Наркотиклар конвенциясе токсик матдәләр белән мавыгуны наркомания авыруы дип исәпли. Соңгы елларда аларны куллану эпидемия рәвешен алды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: җилем, ацетон, эреткеч парлары кебек токсик матдәләр теләсә кайсы наркотиктан күп тапкырлар көчлерәк. Җилем, ацетон парларын иснәүне наркобизнес белән шөгыльләнүчеләр уйлап тапкан. Токсикомания чиге — 7 яшь. Мондый кечкенә баланы наркоманиягә җәлеп итү кыен. Ул укол кадаудан курка. Ә токсикомания упкыны аны үзенә җиңел йотып ала. Чөнки һәр балага кызыксынучанлык сыйфатлары хас бит. Ул күп нәрсәне аңлап та бетерми.
Эреткеч яки җилем парлары иснәгән яшүсмерләрнең йөзендә пешкән урыннар хасил була, битенә сыткылар чыга. Наркоманнар, кагыйдә буларак, 25 яшьтән соң тормыш белән хушлаша. Токсикоманнар-ны да шундый ук аянычлы язмыш көтә.
Әйе, бик катлаулы заманда яшибез. Наркоманиянең кешелек дошманы булуын һәр бала белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә бүгенге шартларда мәктәп белән гаиләнең тыгыз хезмәттәшлеге зур әһәмияткә ия. Яшь буын һәрчак камиллеккә омтылып, әти-әниләреннән үрнәк алып яшәргә өйрәнсен. Тормыш гел көрәштән генә тора. Кимчелекләргә каршы көрәшергә өйрәнгән яшүсмер үзендә ихтыяр көче булдыра, уңай сыйфатлар тәрбияли. Яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үскән кеше зур тормыш сынаулары алдында беркайчан да югалып калмаячак.
( “Мәгариф” журналыннан)