1941-елның22 июнендә,якшәмбе көн иртәнгесәгать4 тә Гитлер Германиясе безнең илгә хыянәтчел рәвештә хәрби һөҗүм -сугыш башлады

Вид материалаДокументы
Подобный материал:
1941-елның22 июнендә ,якшәмбе көн иртәнгесәгать4 тә Гитлер Германиясе безнең илгә хыянәтчел рәвештә хәрби һөҗүм –сугыш башлады.

1939 нчы елны Германия белән СССР арасында һөҗүм итешмәү турында килешү төзелгән иде.СССР хөкүмәте Гитлер Германиясенә бик ышанмаса да бу килешүне шулай тиз арада бозып сугыш башлар дип көтмәгән иде.Бу сугыш –Икенче бөтендөнья сугышы дип аталды.Чөнки соңрак бу сугышка дөньяның күп илләре үзләренең кораллы көчләре белән катнашты.Болар арасында әһәмиятлеләре-АКШ,Бөекбритания, Франция,Польша.Венгрия,Румыния.Югославя илләре.

Сугыш башланып 10 көн эчендә Гитлер гаскәрләре СССР Җирләре булган Литваны,Латвияне,Эстонияне,Украинаның күп өлешен басып алдылар.Фашистлар очкычлары үзләренең бомбардировщикларыныңочу районнарын киңәйтеп Мурманскины,Оршаны,Могилевны,Смоленскины.Киевны.Одессаны,Севастополь бомбага тотты.Ватаныбыз өстенә җитди куркыныч килде.Чөнки фашистлар Германиясе СССР га каршы сугышны немец гаскәрләре өчен уңайлы,ә совет гаскәрләре өчен уңайсыз шартларда башлады.Германия гаскәрләре инде тулысынча сугышка әзерләнеп 170 дивизия илебез чикләренә китерелеп сугыш башларга сигнал гына көтеп торалар.Гитлерның максаты безнең илне яулап алып

Илебезнең җир өсте һәм җир асты байлыкларын үзенә файдалану,ә халкын коллыкк хәленә төшереп эшләтү иде.

Сугыш башлануга СССР халыкларының барлык көчләрен тиз арада туплап,барлык көчне Гитлер гаскәрләренә каршы туплау максатында Мәскәүдә Дәүләт оборона комитеты төзелде.аның председателе итеп Иосиф Виссарионович Сталин расланды.

Сугыш башлангач беренче булып радиодан халыкка тышкы эшләр комиссары В.Молотов мөрәҗәгать итте,аннары 3 нче июль көнне И.В.Сталинның радио буенча чыгышы булды.Алар икеседә сугышның барышы турында сөләп халыкларны бердәм рәвештә немец фашистларына каршы көрәшергә өндәделәр.

Җиңүнең һич шиксез безнең якта буласына ышандырдалар.Илдә тәртип булдыру,һәр җирдә сак булу кирәклеген искәрттеләр.

1941-елның октябренә немец гаскәрләре башкалабыз Мәскүгә якын ук килеп җиттеләр.Кайбер урыннарда 30 чакырым гына кала.Шуңа да карамастан Октябрь

Революциясенең 24-еллыгына карата Мәскәүнең Кызыл мәйданында хәрби парад оештырыла.Анда Сталин речь сөйли.Гаскәрләр парадтан соң туры сугышка китәләр.Немецгаскәрләрен тар-мар итеп Мәскәү тирәсеннән чигендерү башлана.

Ул елны кыш бик салкын була.Немец гаскәрләре бик күп кешесен һәм техникасын югалта.Безнең гаскәрләр яңа техника алып тәҗрибә туплап яңа көчләр белән немецларны чигенергә мәҗбүр итәләр.

Сугыш башланган көн -22 июнь кояшлы тыныч көн иде.Авыл халкы Сабан туе ын үткәреп авыл болыннарына колхоз терлекләре өчен печән әзерләргә керешкәннәр иде.Шушы көнне үк районнан авыл Советына сугыш башлану турында телефон аша хәбәр җиткерәләр.Район үзәге Котлы Бүкәш авылында иде,ул “Кызыл Йолдыз” районы дип аталды.Сугышка хәтле авыл хуҗалыгын урманчылык тармагы белән берләшеп промартель дип аталды.Артельдә арба –чана ясау,күмер салу (агач яндырып),мунчала әзерләү эшләре башкарылды.Авыл басуларында игенчелек белән шөгыльләнделәр.

Колхозның исеме Камил Якуб иде.Сугыш алдыннан промартель директоры Әхмәтшин Хәсәнша ,колхоз рәисе Заһидуллин Галиулла,бераздан аны Сәйфетдинов Бәдретдин алмаштыра,авыл советы рәисе Гатауллин Нигъматулла.

1942-елны гает буласы көнне Әхмәтшин Хәсәнша промартель эше белән авылдан киткән.Гәет укытуда гаепләп кулга алалар .Төрмәдә бераз утыргач сугышка җибәрәләр. Сугышта һәлак була.

Сугышка хәтле авыл мәктәбе җидееллык була.Директоры Илларионов фамилияле кеше иде.Завуч Назюков Госман иде.Ул елларда укытучылар барысыда читтән килгән кешеләр иде.Илларионов һәм Назюковлар сугышка алындылар.Илларионов исән кайтты,Назюков Госман сугышта һәлак булды,гаиләсе авылда калды.

Сугыш башлану хәбәре килеүгә үк авыл халкы гөж килде.Эш урыннарына кешеләр җибәрелде.Ир-егетләрне сугышка озату башланды.Башта район военкоматына –К.Бүкәшкә атлар белән иттеләр.аннан Казанга озаттылар.Озатучы хатын-кызларны,балаларны кыр капкасыннан чыгармау тәртибе дә бар иде.

2-3көннән Казаннан кәгазьплакатлар кайтарылды.Аларны капкаларга ябыштырып куйдылар.Ул плакатларда безнең солдатларның немецларны җиңүләре сурәтләнгән иде.

Авылда кечерәк кенә йөк машинасы бар иде.Шоферы Кәри мов Йосыф иде.

Ул сугышка шушы машина белән китте.Кире исән кайта алмады.Бу сугышка Күки авылынна 285 кеше китә,шуларның 170 сугышта илебезнең азатлыгы өчен сугышып үлеп калдылар.Бу сугышка бер йорттан 2-3 әр ир-егет китүчеләр булды.

Гайнетдинов Нигъмәтҗан һәм хатыны Кәфия абыстай дүрт улларын озаттылар.Габделхак,Мирзаҗан,Зыятдин һәм Бәйрамхан,дүртесе дә сугышта һәлак

булдылар.Хөсәенов Нигъмәтҗан һәм хатыны Хәбибҗамал ике егет озаттылар,икеседә үлеп калдылар.Кайбер гаиләдән аталы-уллы китеп үлеп калучылар да булды.

Сугышка китеп 1-2ай узуга авылга сугышта үлүчеләрнең хәбәрләре килә башлады.Яраланып кайтучылар була башлады.Бу сугышта авылдашыбыз Миннулла абый Гыйззатуллин сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.1925 елда туган.1943 елны үзе теләп сугышка киткән.Исән-сау әйләнеп кайтты.

Немец гаскәрләре Идел буендагы Сталинград шәһәренә килеп җиттеләр.Авылда төннәрен керосин лампасы яндырылса да тәрәзәләрне капларга боерылды.Кичләрен тикшере йөриләр иде.Хатын-кызларны Буа,Тәтеш якларына окоплар казырга алып киттеләр.Кышкы салкында ач-ялангач хәлләрендә юешләнгән киемнәрдә туң җирне чокып окоп казыдылар.Авылның алты кызын Байкал-Иркутск аша үтүче тимер юлны төзек тоту эшенә алып киттеләр.

Бу бик авыр хезмәт була:тимер,агач-таш,балчык ташып юл эшләре башкарыла.барысы да кул көче белән.Ачлык белән җәфаланалар,40 градуслы салкыннарда такта вагоннарда яшиләр.

Авыл җирендә дә тормыш гел авырга бара.Авылдагы колхоз эшләре өлкән яшьтәге хатыннарга .балаларга кала.Җир эшкәртергә ,игеннәрне урып –җыю чорында,1-2 трактор .комбаинны Котлы Бүкәш МТС тан китерәләр.Тракторларга агач шакмак(чурки ) ягалар.Аларда да хатын-кызлар эшли.Җитештерелгән ашлык Фронт өчендип заготзернога озатыла.Халыкка икмәк бирелми.,терлекләргә фураж`һәм чәчүлек калдырылмый.Колхозның күп кенә җирләре эшкәртелми кала.

Хайваннарга ашатырга булмагач алар күпләп үләләр.Җирләрне кешеләр үз сыерларын җигеп тырмаладылар.Ындырларга көлтәләр сыер җигеп ташылды.Хәтта кышкы салкында колхоз бәрәңгесен сыерлар җигеп Шомбытка иттерделәр.Атлар,сыерлар юлда арыгач яннан хуҗалары тартышалар.

Игеннәрне хатын-кызлар урак белән урдылар.Иген чәчүдә өлкән яшьтәге ирләр муенга тубал асып чәчүлек чәчтеләр.Урактан кесәгә бөртек салсаң да төрмәгә җибәрделәр.Халыкка икмәк.акча бирү булмадыАвыл халкы язга чыгуга кычыткан,черек бәрәңге,алабата җыеп ашады.Элмә каерысын ваклап тегермәндә тартып он ясап ашау әйберсе пешерәләр иде.Кар астыннан чыккан бөртекләрне ашап үлүчеләр дә булды.

Яз җитеп үзәннәргә су төшә башлагач хатын-кызлар биштәрләп күтәреп 40-50 чакырымнан,чәчүлек ташыдылар.Язын туң кар өстеннән кечкенә чана белән урманнан колхоз терлекләрен элмә чыбыгыташыдылар.

1941 елның август аенда авылга 60 ка якын Эстон милләтеннән булган кешелшр китерделәр.Болар Эстониянең”Тарту” дигән шәһәреннән Совет офицлары гаиләләре була.Башта авыл клубында яшәп тордылар,аннары буш торучы йортларга тараттылар.Эстоннарны өч кешесе үлепавыл зиратына куелдылар.Килгән елның кышында,Эстон хатыннары Бүкәшкә исполкомга ашарга сорарга барганнар.Кунарга калганнар,ә бер хатын өйдә имә торганбаласы булгач кайтырга чага.Авыл ягына чыгып болыннан күтәрелгәч арган хәленңдә утырып тора.Һәм шул хәлендә үлеп китә,исеме Адиля иде 4баласы ятим кала.

Шулай итеп КүКи авыл халкы да Гитлер Германисе нә каршы сугышта ,күп югал-туларга дучар булсаларда фашистларны җиңү өчен үзләреннән бик күп хезмәт кертте.