Доклад. Алдан үткән конференцияләр дә шулай ук "Татмедиа" Агентлыгында үткән иде. Һәм күп кешедә аеруча кызыксыну да уятты. Үтәчәк семинар кысаларында Фәннәр

Вид материалаДоклад
Подобный материал:
Доклад.

Алдан үткән конференцияләр дә шулай ук “Татмедиа” Агентлыгында үткән иде. Һәм күп кешедә аеруча кызыксыну да уятты. Үтәчәк семинар кысаларында Фәннәр Академиясе тарих Институты “Татар тарихы” энциклопедиясенең I һәм II томын тәкъдим итү дә планлаштыра.

Татар дәүләт теле, аерым алганда, татар терминологиясе үсешенең актуаль мәсьәләләрен тикшерү; дәүләт программалары нигезендә эшләүче массакүләм мәгълүмат чараларында яңа терминнар кулланылышының вариантларын тәкъдим итү һәм аңлату; экономика, күчемсез милек базары, нефтегазохимик комплекс, компьютер технологияләре, белем бирү учреждениеләре өлкәсендә унификацияләнгән заманча терминология эшләү - бүгенге семинар-конференциянең төп бурычы булып тора.

Татар теле дәүләт теле статусын алганнан бирле милли терминология мәсьәләсенә зур урын бирелә башлады. Соңгы елларда технологиянең үсүенә, чит тел сүзләренең татар теленә актив үтеп керүенә бәйле рәвештә, уннарча элеккеге терминнарның эквивалентлары табылды. Соңгы елларда актив рәвештә сүз ясалышы өлкәсендә эшләр алып барыла, яңа терминнар туа. Татар теленең рәсми-эшлекле сферада, уку йортларында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң кулланылуына бәйле радио, телевидение һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларында терминнарны дөрес файдалану һәм анализлау ихтыяҗы туа. Болары семинар-конференциянең максатлары була.

Материал һәм чараларның якынча темалары: түбәндәгеләрне карау планлаштырыла:
  1. терминнарның тарихи формалашуы;
  2. сәламәтлек саклау, наркотикларга каршы көрәш программасы, күчемсез милек базары, нефть, газ, химия комплексы, компьютер технологияләре һ.б. өлкәләрдә кулланыла торган терминология;
  3. гомумхалык фәнни номенклатура һәм татар теле терминнары;
  4. 2004-2013 елларда массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында Татарстан Республикасы Дәүләт программасын тормышка ашыру.

Программа нигезендә радио, телевидение тапшыруларында һәм басма чараларда еш очрый торган хаталарга анализ ясау тәкъдим ителә.